Википедия бәхәсе:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр

Соңгы шәрех: «ЮАШ эшчәнлеге битендәге тәртип» темасында 9 ел элек элек Marat Vildanov язды

Derslek әфәндене вазыйфасыннан алу буенча оештырылган тавыш бирүнең нәтиҗәләрен, тавыш бирүнең процедурасы бозылган булу сәбәпле, дөрес түгел дип тануыгызны сорыйм.

~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 18 апр 2014, 15:52 (UTC)Җавап бирергә

Derslek әфәндене вазыйфасыннан алу буенча оештырылган тавыш бирүнең нәтиҗәләре, тавыш бирүнең процедурасы Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү кагыйдәләренә туры килә. 29 марттан 12 апрельгә кадәр узган тавыш бирү нәтиҗәсендә: 4 тавыш Риза, 1 тавыш каршы. Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү кагыйдәләре буенча Кулланучы:Derslek Администратор вазыйфасыннан азат ителә.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 16:02 (UTC)Җавап бирергә

Derslek әфәндегә ике тавыш бирү вакытында (III.2014,III-IV.2014) әйтелгән гаепләүләрне тикшереп, аларның дөрес булуы яки нахаклыгы турында карар чыгаруыгызны һәм, әгәр таләп ителсә, Derlsek әфәндегә карата тиешле кисәтү ясавыгызны сорыйм.

~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 18 апр 2014, 15:52 (UTC)Җавап бирергә

ЮАШ әгъзалары Марстан килмәгәннәр бит, алар шул бәхәстә дә катнаштылар, аларның фикерләре, карашлары билгеле. ЮАШ 1000 кешелек Викигә кирәктер мөгаен, ә Тат-Викидә хәзер 5 кеше генә эшли, 5 кешелек Викигә Тавыш бирү нигезендә туры демократия җитәр.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 16:40 (UTC)Җавап бирергә

ЮАШ эшчәнлеге битендәге тәртип үзгәртү

ЮАШ әгъзасы булмаганнарның охшаш үзгәртүләр кертүләрен ничек кабул итәргә? Мәкаләләр хуҗалары булмаган Википедиядә, ЮАШның игътибарына чыгарылган мөрәҗәгать шәхси милке булып кала аламы? - frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 14:11 (UTC)Җавап бирергә

Шура әгъзаләренең тәртипне бозып бетерелгән мөрәҗәгать соравына карата белдерелгән карашлары үзгәртү

Тәртипне бозып[1] бетерелгән бу мөрәҗәгатьнең тулы текстын әлегә битнең үзгәртүләр тарихыннан гына күрү мөмкинлеге калды.

1. Бот ярдәмендә коеласы яңа мәкаләләр исемлеге төзелгәндә башка кулланучылар фикере исәпкә алынырга тиешме?
2. Әһәмиятсезлеге исбатланган бото-стаблар күпләп бетерелә аламы?

Википедиядә стаб (ингл. stub) - ул мәкалә төпчеге генә дигән сүз. Татар Википедиясендә аларның статусын билгеләгән Википедия:Минималь күләм кагыйдәсе аларны бетерү мөмкинлеген бирмәве аркасында, берәр мәкаләне яки аның төпчеген бетерү турында фикер йөртү өчен, аның әһәммиятлек критериена туры килмәгәнен дәлилләргә кирәк. Бу тәртипне исә мәкаләләрне бетерү тәртибе билгели, бәхәссез бетерү өчен Википедия:Тиз бетерү критерийлары бар (боларның кайбер җитешсезлеге ачыкланды, ничек үзгәртү кирәклеге турында консенсус формалашкач, аларны рәсмиләштерү процессы башланды).
Димәк әлегә, мәкалә төпчекләрне күпләп бетерергә мөмкин булуы өчен, алар бергәләп тасвирлаган феномен (категория, төшенчә) әһәммиятсез булуын (бу феномен, мәсәлән үрнәк буларак китергәнегез Венера кратерлары, абруйлы чыганакларда телгә алынмаганын) дәлилләргә кирәк.
Википедиядә ботларны куллану - гадәти бер хәл. Берәр бот статусы булган хисап язмасы, Википедия кагыйдәләрен боза икән, аның хуҗасына карата кисәтү, ярдәм итмәсә ирегеннән мәхрүм итү (блоклау) чаралары кулланыла ала. Башкача әйткәндә, бот хокукларын кысу - гади кулланучы хокукларын кысуга тиң.
Татар Википедиясенең гамәлдәге тәртипләре ышамый икән, аларга үзгәртүләр кертү тәртибе бар - Викимедиа проектларының нигез мәсләкләре һәм Википедия мәсләкләреннән аермалы буларак, кулланмалары үзгәрмәгән нәрсә түгел. -- frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 07:12 (UTC)Җавап бирергә

Бот белән йөкләнгән мәкаләләрне бетерү каян килеп чыкты? Күбесе гаять тулы мәкаләләр. Бетерүгә бернинди нигез күрмим. -- Marat Vildanov (бәхәс) 20 апр 2014, 06:40 (UTC)Җавап бирергә

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бер теркәлгән мөрәҗәгать бетерелә алмый, каралып һәм карар чыгарылганнан соң бер ара узгач, ЮАШ мөрәҗәгатьләре һәм карарлары архивына күчерелә ала.
«ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр» проекты битенә кире кайту.