Кратер (борынгы юнан теленнән κρατήρ — «зур савыт») — вулканик активлык белән бәйле җирдә, гадәттә шар формасындагы, иңкүлек, хәрәкәттәге яки сүнгән вулкан авызы (тишеге)[1].

Везувий, Италия
Тангкубан, Ява, Индонезия
Ирасу вулканы, Коста-Рика

Вулкан кратеры үзгәртү

Янартау кратеры (вулкан кратеры) — янартау конусы түбәсендә, шулай ук янартау читендә урнашкан савытсыман (бүрәнкәсыман) чокыр. Диаметры берничә метрдан берничә километрга, тирәнлеге берничә метрдан йөзләрчә метрга җитәргә мөмкин. Кратер төбендә бер (берничә) тишек була. Шул тишекләр аркылы лава һәм башка вулканик матдәләр (мәсәлән, газлар) магматик учактан атмосферага, өскә чыгып утыра. Вулкан атканда, эрегән магма җир астындагы магматик камерадан газ белән өскә күтәрелә, кратерның тишегенә килеп җиткәч, лава булып ага башлый. Магмада эрегән газлар аны учактан вулкан каналы буенча өскә, кратерга этеп чыгара. Сыек лава тыныч кына ага, ә үзлерәк лавадан шартлап газлар чыга, бик үзле лава кратердан вак кисәкчекләр — вулкан көле һәм көчле атыш вакытында эре кисәкләр — вулкан бомбалары рәвешендә атылып чыга.

Янартау читендә урнашкан кратерны фланг кратеры дип атыйлар. Кайбер кратерлар тулысынча яисә өлешчә яңгыр яки кар суы белән тулып, кратер күле барлыкка килә.

Кратер янартау атылганда, шартлау булганда, эрозия сәбәпле җимерелергә мөмкин. Җимерелгән кратерларның кыршавы бер яктан авышканрак, тәбәнәгрәк була.

Барлык вулканнар да кратер ясамый.

Ай кратеры үзгәртү

Ай кратеры — Ай һәм башка планеталар өслекләрендә ерактан төсмерләнгән (күренгән) түгәрәк чокырлар һәм иңкүлекләр. Әлеге кратерлар планеталар өслекләренә метеоритлар, астероидлар төшү яки вулканик хәрәкәтләр сәбәпле ясалган дип аңлатыла.

Кратер манзарасы үзгәртү

Ирасу вулканы манзарасы, Коста-Рика

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү