Википедия:Администратор вазыйфасыннан азат итү: Derslek, Март 2014
ВП:Администратор вазыйфасыннан азат итү
Kitap фикере буенча Кулланучы:Derslek Википедиянең кагыйдәләрен боза, нейтраль караш кагыйдәсен үтәми, сәяси цензураны үткәрә.
Kitap Кулланучы:Derslekне Администратор вазыйфасыннан азат итәргә тәкъдим итә.
Кагыйдәләр буенча Тавыш бирү 2 атна буена бара. Процедура - 3 атна бара. Тавыш бирүдә бер айдан элегрәк теркәлгән һәм 100-дән артык төзәтмә эшләгән кулланучылар тавыш бирә ала.
Әгәр сез Кулланучы:Derslekне Администратор вазыйфасыннан азат итүне якласагыз, түбәндә Риза куегыз. Администратор буларак Derslekкә өстә ташланган гаепләүләрне нахак итеп танысагыз, Каршы бүлегендә Каршы тамгасын куегыз. Тавыш бирү 2 мартның Казан вакыты белән 21.00 башланды.
Әгәр дә, тавыш бирү нәтиҗәсендә администраторны үз вазифасыннан азат итү тәкъдиме өчен 50%-тан күбрәк тавыш бирелсә, Wikimedia-га тиешле хәбәр языла.
Риза
үзгәртү- Риза --Kitap (бәхәс) 2 мар 2014, 16:10 (UTC)[җавап бирү]
- Риза--E737 (бәхәс) 3 мар 2014, 06:42 (UTC)[җавап бирү]
- Riza. Документлаштырылган дәгъваларымның үрнәкләре: 1, 2, 3, һәм 4 һәм 5. Башка идарәчеләргә мөрәҗәгать итсәм дә, Derslek'не беркем җаваплылыкка тартмады. ТатВикины үстерү өчен идарәче булу зарур түгел, гади кулланучы буларак та файдалы була алыр. - frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2014, 08:48 (UTC)[җавап бирү]
Каршы
үзгәртү- Каршы, Википедиядә мондый таркаулык булдырырга һич тә ярамый. Гәрчә Derslek әфәндене сайлаганда каршы тавыш бирсәм дә, хәзер вәзгыять башка. Википедиячеләрне тынычлыкка һәм уртак фикергә килергә чакырам. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 3 мар 2014, 14:26 (UTC)[җавап бирү]
- Сәяси цензура турында фикерегезне әйтегез, чишелмәгән мәсьәлә таркаулыкны бетерми. --Kitap (бәхәс) 3 мар 2014, 18:58 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы, үзгәртүләр сугышын булдырмас өчен эшләнгән гамәл бар Викиларда да кулланыла. Кулланучының ТатВикига эшләгән өлеше бик зур, кайбер карашлар туры килмәсә дә (кешеләр бит - маникеннар түгелбез) Derslek'кә хөрмәт белән карыйм.--Ilnur efende (бәхәс) 3 мар 2014, 18:04 (UTC)[җавап бирү]
- Идарәче статусы һәм гади кулланучы кебек ясый алган кертеме ике төрле мәсьәлә. Идарәчелек - приз түгел. Тәртипләребезне боза икән, махсус кораллар тартылып алынырга тиеш. - frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2014, 18:32 (UTC)[җавап бирү]
- Сәяси принциплар аркасында "яклау", "тыю", цензураны урнаштырырга ярамый. Сәяси сәбәпләр буенча куелган "яклау" (Евромәйдан, Янукович) алынырга кирәк.--Kitap (бәхәс) 3 мар 2014, 18:58 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы админ булып начар кылан манды мина --Damir (бәхәс) 3 мар 2014, 18:50 (UTC)[җавап бирү]
- Каршы. Derslek әфәнде идарәче вазифаларын тугъры һәм тырыш башкара. Күрсәтелгән низагны башка юллар белән чишеп була, дип саныйм.--Рашат Якуп (бәхәс) 5 мар 2014, 07:06 (UTC)[җавап бирү]
- Тырыш икәне белән килешеп була, тик файдага булса иде шул... Югарыда китергән дәлилләрем исә тугърысызлыгын күрсәтә: үзгәртүләр сугышларын үзе башлый, үз фикерен өстен итер өчен битләрне үзгәртүдән яклый, кагыйдәләрне (кабул ителмәгәннәрне дә) үзенә уңайлырак булганча тасвирлый - кайсы текстнын кай урынында язылганын күрсәтмичә, башка кулланучылар (хәттә идарәчеләр) мөрәҗәгать иткәннәренә колак салмыйча һ.б. ТатВикидагы идарәчеләре исеменә тап салмыйча, мәкаләләрне язу белән яки мәгълүмат һәм искәрмәләр китерү белән шөгыйльләнсә файдалырак булыр иде дип саныйм. Берәр илдә тәртипне саклаучылар үзләре кануннарны бозып торганда, башка элита бу тәртипне кабул иткәндә, илдә тормыш шартларында һәм кәнәгатьлелек мәсьәләсендә үсеш булыр дип ышанучы бармы арагызда? - frhdkazan (бәхәс) 5 мар 2014, 16:05 (UTC)[җавап бирү]
Нәтиҗә
үзгәртүИдарәче үз вазифасында калды.--Ilnur efende (бәхәс) 17 мар 2014, 16:34 (UTC)[җавап бирү]