Википедия:Бәйгеләр/Россия чыгарылышлары һәм остазлары/2022
Үткәрелү вакыты
Номинацияләр һәм катнашу
- Хисап язмасы булган һәркем катнаша ала.
- Мәкаләләр Татарча Википедиядә булдырыла яки тулыландырыла - (Нәтиҗәле катнашу киңәшләре).
- Болар Россия халыклары телләрендә гомум һәм Яңа теркәлгән мөхәррирләр (16.04.2022 һәм соңрак) россиякүләм номинацияләренә кабул ителә.
- Бәйгедә бу сылтамалар буенча урнашкан җәдвәлгә кертелгән мәкаләләр генә катнаша. Катнашучы боларны үзе тутыра.
- Һәрбер кулланучы бәйгедә бер хисап язмасыннан гына катнаша.
- Бәйге катнашучылары махсус әзерләнгән исемлектән файдалана ала.
Кабул итү критерийлары
- Мәкалә бәйге дәвамында булдырылган/тулыландырылган.
- Мәкалә татарча инде язылган мәкаләнең дубликаты түгел — Валентина Терешкова яки Муса Җәлил турында ике мәкалә була алмый.
- Шәхес укыган яки укыткан ЮУЙның чыгарылышлары яки профессорлары төркеменә кертелгән — мәсәлән Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар яки Төркем:Казан университеты укытучылары
- Анда укуы яки укытуы абруйлы чыганакка урнаштырылган искәрмәне күрсәтү белән расланган.
- Мәкаләгә кертелгән өлешнең минималь күләме: яңалар өчен - 2000 байт һәм 150 сүз, тулыландырылганнары өчен - минимум икеләтә арттырылган һәм 120 сүз өстәлгән.
Бәяләү, призлар һәм бүләкләнү тәртибе
- Һәрбер мәкаләгә нигез 1 балл бирелә, сыйфатына карап тагын 1 яки 2 балл өстәлә ала (жюри әгъзасы күзеннән: язу стиле, форматлау, сурәтләү, китерелгән абруйлы чыганаклар саны).
- Призлар: һәрбер номинациядә 8 җиңүче билгеләнә - 20, 16, 12 һәм 5*5 мең сум
- Тәртипнең тулы рус телле версиясе
Катнашуыгызны билгеләү
- Проектта катнашуыгызны Татарча Википедия тарихына кертү өчен, вики-мәкаләнең бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
{{Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2022 бәйгесе мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Үз мәкаләләрегезне тиз табу өчен, үз кулланучы битегезгә марафон катнашучысы майкасын өсти аласыз:
{{tl|Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2022 бәйгесе катнашучысы}}
- Гадәттәгечә катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, Тат.Википедиядә теркәлгән бәйге мәкаләләре саны буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Россия югары мәгарифе илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Russian Higher Education Ambassador 2022) дәрәҗәсенә лаек була.
Татарча язылган чыганакларны популярлаштыру
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән вики-хезмәттәшлек чикләрендә үткәрелә. Татарча бастыручы түбәндәге оешмаларга караган мәгълүмат чыганакларда чыккан материаллар фактларын кертү, сайт яки басмаларын аларга сылтама һәм искәрмәләр урнаштыру белән мәңгеләштерү һәм популярлаштыру Тат.Комиссия һәм Викимедиа РУ әгъзалары исеменнән әзерләнгән җирле дипломнар белән бүләкләнелә:
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм башка ведомство-министрлыклары,
- Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары,
- Татарстан китап нәшрияты һәм башка нәшриятларда чыккан бар татар телле басмалар,
- Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе (уртак проект)
- Бөтендөнья татар конгрессы, Татнетны үстерү фонды (уртак проект), Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм башка чараларда катнашучы төрле татар телле сайтлары.
Ярдәм кирәкме?
Сорауларны бирү юллары:
- Татарча Википедиядәге бәйгенең бәхәс битенә урнаштыру
- Татарча Википедиядә барган бәйгеләр турында аралашу каналы