Валериан Киргизин
Валериан Киргизин, Валериан (Валерьян[1]) Николай улы Киргизин (чуаш. Валериан Николаевич Киргизин; 1949 елның 5 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, 3 съезд исемендәге авыл ― 2021 елның 15 августы, РФ, ТР, Болгар) ― рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Болгар шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе һәм Тармак технологияләре техникумы укытучысы. Татарстанның Спас районы Чуаш милли-мәдәни үзәге советы әгъзасы.
Валериан Киргизин | |
---|---|
Туган телдә исем | чуаш. Валериан Николаевич Киргизин |
Туган | 20 сентябрь 1939 СССР, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы , 3 съезд исемендәге авыл |
Үлгән | 15 август 2021 (81 яшь) РФ, ТР, Болгар (Спас районы) |
Милләт | чуаш |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам, педагог |
Җефет | Валентина |
Балалар | кызы Наталья (Шишкина) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1949 елның 5 октябрендә Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Норлат[2]) районы III Съезд исемендәге авылда туган. Аның гаиләсендә рәсем ясау таланты гаиләнең һәр әгъзасына диярлек күчкән. Мәсәлән, рәссамның икетуган абыйсы иконалар ясаучы була, алга таба рухани дәрәҗәсен ала[3]. Беренче рәсемнәрен әтисенең документларының арткы ягына һәм кырыйларына, күз алдында торган теләсә нинди кәгазь кисәкләренә, катыргыларга ясаган. Рәсем ясарга аны туганы өйрәткән[4].
Лениногорскида музыка-сәнгать педагогика училищесын (2011 елдан көллият) тәмамлаган. Валериан Николаевичның беренче укытучысы ― Василий Павлов[5]. 1975 елда Чабаксарда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтына (хәзер университет) укырга кергән. Әлеге югары уку йортының сәнгать-графика факультетын (Николай Овчинников классы) тәмамлагач, Татарстан АССРның Куйбышев (1991 елдан Болгар) шәһәрендә яшәгән һәм 30 елдан артык Болгар шәһәрендәге ике мәктәптә һәм 1967 елда ачылган сәнгать мәктәбендә (хәзер «Болгар балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль автоном өстәмә белем бирү оешмасы [6]) рәсем сәнгатеннән укыткан. 2010 елдан 2014 елга кадәр Спас тармак технологияләре техникумында[7] эшләгән. Укытучы буларак рәсем сәнгатен яратучыларның берничә буынын үстергән. Ул укучыларына рәсем сәнгатен төшендергән, аларның күңеленә табигатьне, төсне танып белү сәләтен салган, аларны бөек рәссамнарның шедеврлары белән таныштырган.
2021 елның 15 августында вафат булган[8].
Иҗаты
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Һөнәри рәссам иҗатына бик соңлап, лаеклы ялга чыккач килгән. Аңа татар мәдәнияте дә, чуаш мәдәнияте дә якын. Автор борынгы Болгар җиренең гүзәл табигатен төрле төсләрдә тасвирлый. «Валериан Николаевич Киргизин ― үз талантын вак-төяккә алмаштырмаган рәссам һәм тормыштан, табигатьтән, әйләнә-тирәдәге кешеләрдән өйрәнүче укучы булу сәләтен саклап калган кеше. Ул җитди авыруны җиңгән, берничә катлаулы операция кичергән, әмма кешеләргә шатлык һәм матурлык бүләк итү омтылышын саклап калган[9]».
Рәссамның әсәрләре Болгар музей-тыюлыгында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Аның пейзажлары, этюдлары һәм портретлары Америкада, Россиядә, Италиядә, Испаниядә, Франциядә музейларны, сәнгать сөючеләрнең шәхси галереяларын бизи[10].
Күргәзмәләре
үзгәртүРәссамның исәбендә Ухта шәһәрендә (Коми), Казанда, Чабаксарда, Болгарда, Норлатта, Бөгелмәдә халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы күргәзмәләр бар. Ухтада «Төньяк балкышы» (Северное сияние) шәхси күргәзмәсе тәмамлангач, Валериан Кргизин чараны оештыручыларга 70ләп эшен бүләк иткән.
- 2017 елның 9 июне ― Казанда Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «Болгар киңлекләре» (Булгарские просторы) күргәзмәсе ачылган. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры (2012―2023), ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашкан[11].
- 2018 елның 8 гыйнвары ― Норлат шәһәре Халыклар дуслыгы йортында «Вөҗдан һәм табигать белән килешеп» (В ладу с совестью и природой) күргәзмәсе ачылган[12]. Күргәзмәдә 50дән артык картина тәкъдим ителгән. Рәссам һәрберсенең язылу тарихын сөйләгән.
- 2020 елның 26 мае ― Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Яңарыш» (Возрождение) күргәзмәсендә катнашкан. Күргәзмә республиканың архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни үзәкләре объектлары турында сөйли[13].
- 2020 елның 7 августы ― Чабаксарда Чуашстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр залында «Прикосновение к истокам» (Чыганакларга кагылу) шәхси күргәзмәсе ачылган. Анда авторның майлы буяу белән рәсем сәнгатенең традицион техникасында язылган йөзгә якын нәфис картинасы тәкъдим ителгән[14].
- 2024 елның 5 октябре ― Болгар музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Прикосновение к истокам» (Чыганакларга кагылу) күргәзмәсе. Күргәзмәдә рәссамның гаиләсе һәм дусларының шәхси коллекцияләреннән картиналар, шулай ук Болгар музей–тыюлыгы фондларыннан эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәне ачуда Россия Федерациясенең Император православ Палестина җәмгыятенең[d] Чуашстандагы бүлекчәсе рәисе Бассам Фатхи Аль Балауи чыгыш ясаган[15].
- һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2020 ― Чуаш Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәте ― рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[16]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Чувашская газета Сувар в Телеграме
- ↑ Посёлок имени III Съезда. Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ Мария Клещёва. Молодежный клуб «Болгарская молодежь» встретился с местным художником. «Новая жизнь», 19.04.2021(рус.)
- ↑ Валериан Киргизин — художник и человек. Центр Льва Гумилёва, 10.09.2020(рус.)
- ↑ Художник Валерий Киргизин представил нурлатцам красоту природы Татарстана. Нурлатский муниципальный район, 11.01.2018
- ↑ МАОДО«Болгарская детская школа искусств» Спасского муниципального района Республики Татарстан
- ↑ «Спас тармак технологияләре техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе
- ↑ 15.08.2021.г ушел из жизни Киргизин Валериян. Подслушано город Болгар
- ↑ Художник Валериан Киргизин. Выставочный зал «Манеж»
- ↑ В Доме Дружбы народов Чувашии открылась выставка чувашского художника из Республики Татарстан Валериана Киргизина. Дом Дружбы народов Чувашии, 2020
- ↑ В Доме Дружбы открылась выставка чувашского художника Валериана Киргизина. Информационный центр ДДнТ, 9.06.2017
- ↑ В Нурлатском Доме дружбы народов открылась новая художественная выставка. Татар-информ, 7.01.2028
- ↑ В казанском выставочном зале «Манеж» открылась выставка «Возрождение». kzn.ru, 26.05.2020
- ↑ Выставка Валерияна Киргизина к 100-летию Татарстана и Чувашии. cultartmus.ru, 06.08.2020
- ↑ 5 октября 2024 года. Открытие выставки «Прикосновение к истокам». Болгарский музей-заповедник, 5.10.2024
- ↑ У нашего земляка из Болгара открылась персональная выставка. «Новая жизнь», 9.08.2020
Сылтамалар
үзгәртү- Художник Валериан Киргизин. Выставочный зал «Манеж»(рус.)
- В Доме Дружбы народов Чувашии открылась выставка чувашского художника из Республики Татарстан Валериана Киргизина. Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела Чувашской Республики(рус.)
- Открытие выставки картин Валериана Киргизина «Булгарские просторы». YouTube видео, 1:26