Ирек Шәрипов
журналист, мәдәният эшлеклесе
Ирек Шәрипов (Ирек Илдус улы Шәрипов) — Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры (2012―2023), Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2014―2019). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртиянең атказанган журналисты.
Ирек Шәрипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ирек Илдус улы Шәрипов |
Туган | 15 ноябрь 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР Әгерҗе районы, Кырынды |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | журналист |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1969 елның 15 ноябрендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1993), Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижау филиалын (2003) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- «Удмуртия» ДТРК, Ижау телевидение студиясе мөхәррире.
- «Яңарыш» газетасы, баш мөхәррир.
- Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), рәис урынбасары.
- 2012―2023 ― Татарстан халыкларының Дуслык йорты, директор.[1]
- 2023 елның сентябреннән ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе [2]
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 1991 елдан Удмуртия ТИҮ президиумы әгъзасы.
- 1994 елдан Удмуртия «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
- 2002 елдан БТК башкарма комитеты әгзасы.
- 2005 елдан Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе.
- 2007 елдан Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте рәистәше.
- 2012 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясы шурасы әгъзасы.
- Удмуртия милли сәясәт министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
- «Бердәм Россия» сәяси фиркасеннән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Удмуртия Республикасының атказанган журналисты
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- ТР халыклары ассамблеясе рәсми порталы
- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
үзгәртүКалып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)