Брно мәчете (чех. Brněnská mešita) — Чехиянең Көньяк Моравия крае(рус.) административ үзәге Брно шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Чехиядә төзелгән беренче мөселман гыйбадәтханәсе. Мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, Брно хакимияте мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя.

Мәчет
Брно мәчете
чех. Brněnská mešita
Мәчетнең ишек ягы
Мәчетнең ишек ягы
Мәчетнең ишек ягы
Ил Чехия
шәһәр Брно, Vídeňská ур., 38a
Дин Ислам
Бина төре манарасыз, гөмбәзсез мәчет
Төзелеш еллары 19971998 еллар
Төп даталар:
1995 (төзелеш өчен җир алынган)
1997 (төзелеш башланган)
1998 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Чехиядә ислам

Брнода мөселманнар 1992 елдан бирле намазны шәхси йортта, Добровский урамындагы подвалда, студент тулай торагындагы клуб бүлмәсендә, спорт залында укый. Беренче имам Босниядән килгән Җафар була. Чехословакия мөселман студентлары берлеге Праһада ислам үзәге (Брнода филиалын) төзү тәкъдиме белән чыккан була. Башкаладан идарә итү белән килешмичә, 1994 елда Брнода мөстәкыйль мөселманнар җәмгыяте (фонд) оештырыла, ул шәһәрдә мөселман гыйбадәтханәсе төзүне кайгырта башлый. Фондның штаб-фатиры югары техник көллияттә урнаша. Шәһәр хакимияте мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя. Шулай ук мәчет бинасы архитектурасы белән янәшәдәге биналардан аерылып тормаска тиеш була. 1995 елның мартында Вена урамында мәйданы 250 квадрат метр булган җир участогы сатып алына. Төзелеш эшләре 1997 елның июлендә башланган. Мәчет урнашкан Штирица (чех. Štýřice) районы халкы ислам гыйбадәтханәсе төзүгә каршы чыгуына карамастан, 1998 елның 2 июлендә тантаналы ачу уздырыла. Тантанада сәясәтчеләр, яһүд, православие диннәре руханилары катнашкан. Шәһәр хакимияте ислам гыйбадәтханәсе төзүгә каршы чыгучыларның петициясен кире каккан[1].

Тасвирлама үзгәртү

Мәчет Брнода яшәүче йөзләгән мөселман өчен намаз уку урыны булып тора. Ул шулай ук Ислам мәдәнияте үзәге булып та хезмәт итә. Гыйбадәтханә эшчәнлеге белән Брнодагы мөселман фонды (чех. Islámská nadace v Brně) идарә итә. Брно мәчете башка илләрдәге мәчетләрдән үзгә архитектурасы белән аерылып тора. Мәчеттә экскурсияләр, ачык ишекләр көннәре үткәрелә. 2016 елның 9 мартында мәчеттә АКШның Чехиядәге илчесе Эндрю Шапиро(ингл.) булган[2].

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Брно мәчете тарихы.(үле сылтама) Брно мәчете рәсми сайты(ингл.)(гар.)(чех.)
  2. АКШ илчесе Шапиро җирле мөселманнарны хуплады(чех.)