Байрак (Зәй районы)

Байрак (рус. Байрак) ― Татарстанның Зәй районы Бигеш авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл)[1].

Байрак
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°29'тн, 52°0'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Байрак

Почта индексы — 423511.

География үзгәртү

Авыл Зичә елгасының уңъяк кушылдыгы булган Лоҗы елгасына сул яктан коючы инеш ярында, урман аланында, Зәй тимер юл станциясеннән 31 км, Яр Чаллы пристаненнән 46 км ераклыкта урнашкан[2].

Координаталар: киңлек 55.484334, озынлык 51.950305 52[3].

Демография үзгәртү

Халык саны[4]
1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2017
125 102 74 57 21 11 11 9[1]

Төп халкы ― татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Тарих үзгәртү

Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Кәрәкәс авылыннан һәм тирә-як торак пунктларыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган (соңрак Иштирәк авылы (хәзерге Тукай районы) һәм Сармашбаш авылы кешеләре күчеп килә)[4].

Авыл 1929 төзелгән Бигеш авыл советына караган (беренче рәисе Я. Х. Исмәгыйлев).

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Шәңгәлче волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан ― Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән ― Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән ― Зәй районнарында[4].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Байрак» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Барый Лотфуллин сайлана). Хезмәт ияләренең Зәй район советы башкарма комитетының 1950 елның 14 июлендәге 26нчы санлы беркетмәсе буенча, колхозга игенчелекне үстерү өчен 135 гектар сөрүлек җире беркетелгән [2].

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 73 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган, сан Кәрәкәс авылы белән бергә бирелә) [1].

1950 елда 27 хуҗалыкта 122 кеше яшәгән.

1951 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләп килгән.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Байрак» (Байрак), «Яңа Юл» (Бигеш) һәм «Урай» (Кәрәкәс) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Урай» исеме бирелә (үзәге Бигеш)[2] .

1958 елның язында Байрак халкы тагын 6 авыл кешеләре белән эреләндерелгән «Алга» күмәк хуҗалыгына керә (үзәге Бигеш). Колхоз рәисе ― А. Фазлыев, 1959 елдан ― Ш. Зиннәтуллин[7].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый, күпчелеге Бигеш авылына күченә [2].

2017 елның 1 гыйнварына авылда 9 кеше яшәгән[1]. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Байрак. Tatarica. Татарская энциклопедия

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Бегишевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-09-26, retrieved 2021-09-29 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Байрак. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 18
  3. Байрак. Заинск на карте
  4. 4,0 4,1 4,2 Байрак. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. Алга. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 9