Лоҗы (елга)

елга (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Лоҗы, шулай ук Луҗы[1], Олыҗы (рус. Лузинка) ― Татарстанның Зәй районы территориясеннән агучы кече елга, Зичә елгасының уңъяк кушылдыгы. Озынлыгы ― 12 км.

Лоҗы
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°27'6.822"тн, 51°57'9.360"кнч
РДСР 10010101512111100029669
Нинди сулыкка коя Зичә Edit this on Wikidata
Карта

География үзгәртү

Лоҗы елгасы ике инеш кушылудан барлыкка килгән. Инешнең берсе Түбән Кама районы (Шәңгәлче авыл җирлеге) белән чиктә, урман эчендә Кызыл Юл (1 хуҗалыктан торучы кечкенә торак пункт), икенчесе шул урман эчендә Байрак авылы яныннан башлана. Бер инешенең озынлыгын кушып, Лоҗы елгасының озынлыгы ― 12 км. Зичә елгасына аның башыннан 7 км ераклыкта уң яктан килеп кушыла.

Елга агымының юнәлеше ― көнбатыштан көнчыгышка таба. Югары агымында ярлары биек: Кызыл Юл һәм Байрак авыллары арасында диңгез өсте тигезлегеннән 206 метрга, Байрак белән Югары Лоҗы авыллары арасында 191 метрга җитә. Елга башы белән тамагы биеклекләре арасында аерма зур булу сәбәпле, агымы шактый көчле. Җир асты һәм кар сулары, яңгыр суы белән туена. Берничә кушылдыгы бар. Елганың югары агымында һәм сул ярында урманнар бар, уң ягы кәсле. Төбе күбесенчә комлы, сирәк кенә борынгы катламнарга атмосфера явым-төшемен фильтрацияләүче су үткәрмәүчән катлам да очрый. Елга бассейнында шактый тирәндә (900―1400 метр тирәнлектә) Уратма ташкүмер (соры күмер) чыганагының дәвамы булган яткылыклар табылган.

Объектлар үзгәртү

Лоҗы елгасы һәм аның кушылдыклары буйлап Югары Шепкә авыл җирлегенә караучы Кызыл Юл (1 хуҗалыклы торак пункт[2] ), Бигеш авыл җирлегенә караучы Байрак, Югары һәм Түбән Лоҗы авыллары урнашкан.

Елга бассейнындагы авыл хуҗалыгы җирләре элекке «Алга» (үзәге Бигеш авылы) һәм «Татарстан» күмәк хуҗалыкларына (үзәге Югары Шепкә авылы[2] ) караган. 2004 елдан ― «Зәй» агрофирмасы җирләре[3].

Югары һәм Түбән Лоҗы авыллары арасында капиталь буа урнашкан. Балыкчылар анда алабуга балыгы тотарга йөри.

Түбән Олыҗы авылы янында елганы Бөгелмә – Круглое поле (Яр Чаллы) – Әгерҗе тимер юлы кисеп үтә. Авыл янында «144нче км» тимер юл тукталышы бар.

Гидроним үзгәртү

Топонимистлар «Лоҗы» (рус. Лузинка) сүзен удмурт телендәге «Лозяга» (тат. кигәвен) сүзеннән килеп чыккан дип исәпли, ягъни Лоҗы – әлеге кан эчүче бөҗәк күпләп тереклек итә торган җирлек[4].

Галерея үзгәртү

Лоҗы елгасы
 
Лоҗы елгасы буасы (ГТС)
Лоҗы елгасы буасы (ГТС)  
 
Лоҗы елгасы Түбән Олыҗы авылы янында
Лоҗы елгасы Түбән Олыҗы авылы янында  
 
Лоҗы елгасы Зичә елгасына кушылган урын күренеше
Лоҗы елгасы Зичә елгасына кушылган урын күренеше  

Чыганаклар үзгәртү

  • Верхние Лузы. Нижние Лузы. // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 111, 396. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Лузинка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 145-146.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нижние Лузы (Түбән Луҗы). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 396. ISBN 0-9530650-3-0
  2. 2,0 2,1 Югары Шепкә авыл җирлеге. 2021 елның 12 август көнендә архивланган. Зәй муниципаль районы порталы, 6.07.2020
  3. Верхние Шипки. Tatarica. Татарская энциклопедия
  4. Арсланов Л. Ш., Казаков Е. П., Корепанов К. И. Финны, угры и самодийцы в Восточном Закамье. Елабуга, 1993, стр. 78