Асылгәрәй Япиев, Асылгәрәй Солтангәрәй улы Япиев (чирм. Асылгарай Султангараевич Япеев, 1929 елның 26 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Мөслим волосте, Мари-Бүләр) — галим-стоматолог, медицина фәннәре докторы (1993), Ижау дәүләт медицина академиясе профессоры (1994), Удмуртиянең атказанган уйлап табучысы (1995).

Асылгәрәй Япиев
Туган телдә исем чирм. Асылгарай Султангараевич Япеев
Туган 26 август 1929(1929-08-26) (94 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Мари-Бүләр
Милләт мари
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре теш табибы, галим
Бүләк һәм премияләре Удмуртиянең атказанган уйлап табучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 26 августында Татарстан АССР Минзәлә кантоны Мөслим волосте (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Мари-Бүләр авылында туган. Мари милләтеннән. Әтисе Солтангәрәй — Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, авылда күмәк хуҗалык оештыручыларның берсе була. Гаиләсе белән еш күчеп йөрү сәбәпле, Асылгәрәйгә Мөслим һәм Актаныш районнарының төрле мәктәпләрендә: Ямалы татар мәктәбендә, Дербешка рус мәктәбендә укырга туры килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан кинематография техникумына укырга керә. Бер елдан (җәйге практика вакытында студентларны ашату оештырылган) Чистай совхоз-техникумына күчә. 1949 елда «агроном» белгечлеге буенча совхоз-техникумны (2005 елдан Чистай авыл хуҗалыгы техникумы) тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, 1958 елга кадәр Актаныш районы Усы һәм Качкын авылы күмәк хуҗалыкларында агроном булып эшли. Институтка керергә аттестат алу өчен, 17 чакрым ераклыктагы кичке урта мәктәпкә йөреп укый.

Теш табибы үзгәртү

«Теш табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый (1963). Йошкар-Ола шәһәрендә теш табибы, шәһәрнең яңа поликлиникасының бүлек мөдире булып эшли. Йошкар-Олада эшләгәндә, Казан дәүләт медицина институтына аспирантурага керә. Казан медицина институты тарихында беренче тапкыр буларак, аспирант завод белән килешү төзи: А. С. Япиев, Бондюг химия заводында эшләүчеләрнең тешләренә күкерт кислотасы парларының зыянлы тәэсирен өйрәнү һәм аны киметү өстендә эшләү өчен, П. К. Ушков исемендәге Бондюг (1967 елдан Менделеевск) химия заводы белән 3 873 сумлык килешү төзи. Шушы эзләнүләр нигезендә 1967 елда кандидатлык диссертациясен яклый[1].
19671980 елларда Казан дәүләт медицина институты доценты.
1980 елда А. С. Япиевны Ижау дәүләт медицина институтына (1995 елдан академия(рус.)) стоматология факультетын һәм кафедрасын оештыру өчен чакыралар. Шуннан бирле тормышы Удмуртия башкаласы белән бәйле: институтта ассистент, доцент, 1993 елдан стоматология кафедрасы мөдире. Институтта стоматология факультетын оештыруда турыдан-туры катнаша. Ижауда эшләү чорында, Мәскәүнең «Стоматология» фәнни-җитештерү үзәгендә «Разработка и совершенствование методов диагностики, лечения и профилактики поражений твердых тканей зубов рабочих промышленных предприятий» темасына докторлык диссертациясе яклый (1993)[2], профессор итеп сайлана (1994).

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Теш чирләрен дәвалау һәм кисәтү. Тешләрне саклау өчен төрле ачышлар ясый. Удмуртиянең табигый дәвалау ресурсларын куллану буенча керткән тәкъдимнәре нигезендә «Блеск» һәм «Ново-Ижевская» теш эликсирлары, «Весенняя», «Витадент» теш пасталары, «Конфета-иммуномодулятор», чәйни торган резинкалар һ. б. ясала.
А. С. Япиев — 135 фәнни хезмәт авторы. Ул әзерләгән «Стоматолог белешмәлеге» (рус. Справочник стоматолога) 1993 елдан РФнең 38 вузында кулланыла. 20 уйлап табу авторы[3].

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  1. Кислотный некроз зубов // Медицина. М., 1974 (автордаш).
  2. Изучение влияния минеральных кислот на развитие экспериментального кариеса // «Стоматология». 1977, № 4.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1995 — Удмуртиянең атказанган уйлап табучысы

Гаиләсе үзгәртү

Улы Владимир, табиб[4].

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 335-336нчы бит. ISBN 5-85247-005-4
  2. Н. С. Стрелков и др.. А. С. Япеев: жизнь в науке. Ижау, 2009. ISBN 9785913850409 [5]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү