Чистай авыл хуҗалыгы техникумы
Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, рус. Чистопольский сельскохозяйственный техникум имени Г.И. Усманова — Татарстанның Чистай районында урнашкан, 1920 елдан бирле эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы махсус урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы.
Татарстанның иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2020 елның 1 февралендә уку йорты ачылуга 100 ел тула.
Уку йорты 7 белгечлек буенча махсус урта һөнәри белемле агросәнәгать комплексы белгечләре әзерли.
Илнең агросәнәгать комплексы өчен 18 853 белгеч әзерләп чыгарган.
Директор (2015 елдан) — Әнәс Нуруллин, биология фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган экологы.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Чистай совхоз-техникумы (1948-2002) |
Нигезләү елы | 1920 |
Урын | Чистай |
Адрес | 422980 ТР Чистай районы Чистай шәһәре Учхоз бистәсе Студентлар урамы, 1 |
Сайт | https://edu.tatar.ru/chistopol/org6230/abaut |
Логотип |
Тарих
үзгәртү- 1920 елда авыл хуҗалыгы мәктәбе нигезендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумы буларак оеша.
- Чистай Выселкасы авылында 1929 елда оештырылган «Кызыл пролетарий» күмәк хуҗалыгы совхоз-техникумның уку-укыту һәм практика үтү базасы булып хезмәт итә[1].
- 1948-2002 еллардагы исеме — Чистай совхоз-техникумы.
- 2002-2005 елларда — «Чистай районы совхоз-техникумы» ДУП[2]
- 2005 елдан Чистай авыл хуҗалыгы техникумы.
- 2015 елга кадәр техникум директоры — Георгий Копышев, ТР атказанган укытучысы.
- 2015 елда уку йортына Г.И. Усманов исеме бирелә.
Белгечлекләр
үзгәртү- «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» (9 һәм 11 класс базасында) — «техник-механик» дипломы бирелә.
- «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» (11 класс базасында) — «техник-электрик» дипломы бирелә
- «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» (тармаклар буенча) (11 класс базасында) — «бухгалтер» дипломы бирелә.
- «Җир тергезү» (9 класс базасында) — «техник-җир тергезүче» дипломы бирелә.
- «Агрономия» (9 һәм 11 класс базасында) — «агроном» дипломы бирелә[3] .
Өстәмә белгечлекләр
үзгәртүМеханиклар өчен:
- B, C, D, E, F категорияле авыл хуҗалыгы трактористы
- Автомобиль йөртүче
Җир тергезүчеләр өчен:
- сызымчы
Электриклар өчен:
- электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы 3нче разрядлы электромонтер
Бухгалтерлар өчен:
- шәхси ЭВМ операторлары
Техникумны бетерүчеләргә Казан дәүләт аграр университетына керү мөмкинлеге бар.
Техникумны тәмамлаучылар
үзгәртү90 ел эчендә 19 меңгә якын авыл хуҗалыгы белгече әзерләнгән.
- Гомәр Усманов, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе, 1989-1990 КПСС ҮК сәркатибе.
- Габдулла Җиһаншин (1917-2015), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1970), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1998), ТР дәүләт премиясе лауреаты (2001).
- Асылгәрәй Япиев (1929), медицина фәннәре докторы, профессор (Ижау).
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
үзгәртү- ТР электрон мәгарифе порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- Чистай районы рәсми сайтында мәгълүмат 2017 елның 21 февраль көнендә архивланган.
- Нам есть чем гордиться. «Элита Татарстана», 08.12.2010(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Л. Карташова. Әле шәһәр түгел, инде авыл да түгел. «Республика Татарстан», 19.07.2003 2020 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ ТР архив эше буенча дәүләт комитеты сәхифәсендә 2019 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Учеба.ру сайтында