Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

ДербешкаТатарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт, 19401998 елларда — шәһәр тибындагы бистә. Әлегә муниципаль статусы — штп (федераль классификатор буенча).

Дербешкинский
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°51'36"тн, 53°29'24"кнч
Нигезләнгән 1872
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423755
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Дербешкинский

Халык саны — 0 тирәсендә. Почта индексы — 423755.

Тарих үзгәртү

1872 елда кораблар ремонтлау остханәләре оешканда нигез салына.

1970-елларда Түбән Кама сусаклагычы зонасына керә.

1995 елдан даими яшәүчеләр юк. 1998 елның 18 июнендә исәптән сызыла.

Шәһәр тибындагы бистә Кама елгасының сул ярында Актаныштан 42 чакрым көнбатыштарак урнашкан иде. Биредә бик борын заманнарданҗбирле халык яши. Безнең эраның I, III, V гасырларына караган авыллык, Пьянобор археологик культурасы торулыгы-Кирмәнчек шәһәрлеге калдыклары сакланган. Археолог Т. К, Ютина тикшергән каберлекләрнең XIII-XV йөзләргә каравы ачыклана. Авылның яңа тарихын шул чордан башлана дип санарга кирәк. Бу каберлекләрнең мөселман кешеләренеке икәнен дә онытмау зарур.

  Бистә буларак, Дербешка 1872 елда суднолар ремонтлау остаханәләре өчен нигезләнә. 1891-1895 елларда ул “Тат. Әҗби пристане. Стахеев арендасы” дип йөртелә. 1896 елгы исемлектә “Стахеевларның Дербешка запоны” дип теркәлгән. Революциядән соң 1940 елга кадәр Дербешка запоны исемендә йөри. XIX йөз ахырларында православие чиркәве, тимерчелек алачыгы, слесарьлык остаханәсе, икмәк киптергеч, 2 кибет була.

  Семиостров волостена карый.

  1940 елның 26 апрелендә шәһәр категориясенә кертелә. 1970 елларда су басу зонасына эләгү аркасында ремонтлау-эксплуатация базасы Башкортстанның Измаил бистәсенә күчерелә, эшчеләре шунда китә, бер өлеше Актанышка китеп төпләнә. 1998 елның 18 апрелендә торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырылды.

  Үзенең көчле хастахәнәсе, урта мәктәбе, базары бар иде. Икмәк кабул итү предприятиесе, Чулман белән Агыйдел елгалары кисешкән урында утырган пристане җирлеккә игелекле хезмәт күрсәтте.

  Яуга алынган 528 сугышчының 203 е шунда мәңгелеккә ятып кала.

Демография үзгәртү

Халык саны
1896 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
588 180 546 2938 3470 2604 1110 800 0

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.