Астрид Шведская (швед. Astrid av Sverige; 17 ноябрь 1905 ел, Стокгольм29 август 1935 ел, Кюснахт-ам-Риги) — Бельгия королевасы, король Леопольд III-нең беренче хатыны, тумышы белән принцесса Шведская.

швед. Astrid av Sverige
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
 Бельгия
Титул принцесса Швеции[d], Duchess of Brabant[d], королева[d] һәм Queen Consort of the Belgians[d]
Туу датасы 17 ноябрь 1905(1905-11-17)[2][3]
Туу урыны Арвфюстернс-палац[d], Стокһолм, Швеция
Үлем датасы 29 август 1935(1935-08-29)[2][3] (29 яшь)
Үлем урыны Кюснахт-ам-Риги[d], Швейцария
Үлем төре смерть от несчастного случая[d]
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Җирләнгән урыны королевская крипта[d]
Кабер сурәте
Ата Карл Шведский[d]
Ана Дания прицессаһы Ингеборга[d]
Кардәш Маргарита Шведская[d], Марта Швед принцессасы һәм Карл Бернадот[d]
Ире яки хатыны Леопольд III[d]
Балалар Жозефина Шарлотта Бельгийская[d], Бодуэн I[d] һәм Альберт II[d][2]
Ыруг Бернадоты[d]
Һөнәр төре консорт, аксөяк
Башкарган вазыйфа королева-консорт Бельгии[d]
Титул префиксы галиҗәнап[d] һәм Королевское высочество[d]
Иҗтимагый сыйныф член королевской семьи[d]
Сурәтләнә Her Royal Highness Princess Astrid of Sweden at the children's nursery (Stockholm 1926)[d]
 Астрид Шведская Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Принцесса Астрид София Ловиза Тюра принц Карл Шведский, герцог Вестготландский (18611951) һәм принцесса Ингеборганың (18781958) гаиләсендә туа. Атасы буенча — Швеция короле Оскар II һәм София Нассауская оныгы, әнисе буенча — Дания короле Фредерик VIII и Луиза Шведская оныгы.

Принцесса Астрид ике өлкән апасы Маргарита (18991977), киләчәктә принцесса Датская, Марта (19011954), киләчәктә Норвегия кронпринцессасы, һәм энесе Карл Густав (19112003) белән үсә. Белемне өйдә ала.

 
Леопольд белән Астридтың никахлашуы

Үтә торган балларның берсендә Астрид Бельгия варисы, принц Леопольд, герцог Брабантский белән таныша. Күпмедер вакыт үткәч, 1926 елның мартында Леопольд үзенең әнисе патшабикә Елизавета белән яшерен рәвештә Стокгольмга килә. Яшьләр бер-берсен белер өчен күп вакытларын бергә үткәрә. Озакламый Бельгия короле йорты ике яшнең ярәшүе турында игълан итә, аннары патшабикә Елизавета: «бу никах мөхәббәт нигезендә корыла. Бер дә махсус оештырылмады. Леопольд белән Астрид бернинди басымсыз яки дәүләт мәнфәгате хакына дигән уйсыз үз тормышларын берләштерергә карар итә», — дия.

Гражданнар тантанасы 1926 елның 4 ноябрендә Стокгольмда, ә дини тантана — 1926 елның 10 ноябрендә Брюсселдә үтә. Лютеран динен тоткан Астрид католик диненә күчә. Бельгияда принцессаны яраталар. Халык аны «Кар принцессасы» дип атый.

1934 елның 17 февралендә король Альберт I фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, титул мирас буларак, аның иренә күчә, соңыннан ул король Леопольд III исемен кабул итә. Принцесса Астрид Белгия халкының королевасына әйләнә. Ул шәфкатьлелек белән шөгыльләнә. Бельгиядагы икътисади кризис вакытында ярлылар өчен кием һәм азык җыя. Патшабикә Астрид бик күп вакытын балалары белән үткәрергә тырыша, этикетны бозып булса да алар белән бульвар буйлап бер нинди саксыз йөри.

1935 елның августында король һәм патшабикә олы балалары белән Швейцариядә ял итә. Балалары Брюссельгә кайтып киткәч, 29 августа король белән патшабикә үзләренең соңгы экскурсиясенә юллана, руль артында Леопольд утырган була. Яңгыр суыннан юеш юлда Кюснахт-ам-Риги янында Фирвальдштет күле ярында автомобиль юлдан читкә чыга һәм агачка барып бәрелә.

 
Бельгиянең матәм почта маркасы, 1935 (Sc #B174)

Астрид шунда ук һәлак була, Леопольдның тәне генә сыдырыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, егерме тугыз яшьлек патшабикә дүртенче балага йөкле була.

Хәтер үзгәртү

1934 елның гыйнварында Ларс Кристенсенның норвег экспедициясе «Торсхавн» судносында йөзеп барганда Көнчыгыш Антарктиданың көнчыгыш озынлыгының 81° һәм 87,5 ° арасында урнашкан яр буен Бельгиянең булачак короле һәм королевасы хөрмәтенә Леопольд белән Астрид яры, дип атый.

Балалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү