Асла́н Гео́ргий улы Бжа́ния (абх. Аслан Гьаргь-иҧа Бжьаниа; 1963 елның 6 апреле, ССРБ, Грузия ССР, Абхазия АССР, Очамчира районы, Тамыш авылы) — абхаз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2020 елның 22 мартында узган чираттан тыш президент сайлауларында Абхазия Республикасы президенты итеп сайланган[1][2]. Генерал-майор (2014); Абхазия Республикасы парламенты—Халык Ассамблеясенең VI чакырылыш депутаты (2017—2022). 2014 елгы президент сайлауларында Абхазия Республикасы президентлыгына кандидат. Абхазия Республикасының Дәүләт Куркынычсызлык Хезмәте рәисе (2010—2014).

Аслан Бжания
Абхазия президенты
Вазыйфага керешкән
2020 елның 23 апреле
Туган 6 апрель 1963(1963-04-06) (61 яшь)
ССРБ, Грузия ССР, Абхазия АССР, Очамчира районы, Тамыш
Белем МАДИ, РАНХиГС

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1963 елның 6 апрелендә Грузия ССР Абхазия АССР(ингл.) Очамчира районының(ингл.) Тамыш авылында биш балалы укытучылар гаиләсендә туган. Гаиләдә абхаз патриархаль рухында тәрбия алган. Бжания нәселе абхазларның абжуй этнографик төркеменә карый[3].

1980 елда Тамыш урта мәктәбен тәмамлаган һәм Фрунзе политехник институтына төзелеш инженеры белгечлегенә укырга кергән. 1982 елда укырга Мәскәүгә күчкән һәм 1985 елда Мәскәү автомобиль һәм юл институтын (хәзерге Мәскәү автомобиль һәм юл дәүләт техник университеты) тәмамлаган.

19851986 елларда Смоленск өлкәсе Угран агач сәнәгате хуҗалыгынң капиталь төзелеш бүлегендә эшләгән.

19871989 елларда Очамчира комсомол район комитеты бүлек мөдире булып эшләгән

1991 елда ССРБ КГБ Югары курсларын тәмамлаган һәм 19911992 елларда Абхазия КГБ сында эшләгән.

Абхазиядәге сугыш чорында(ингл.) Гудаута шәһәрендә Абхазия дәүләт куркынычсызлык органнарында хезмәт иткән. 1999 елның декабрендә Абхазия Республикасы Дәүләт Куркынычсызлык Хезмәтеннән запаска җибәрелгән.

1999 елның декабреннән 2008 елның декабренә кадәр Россия Федерациясендә коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Бжания гаиләсе Мәскәү, Сочи һәм Сухумда күп санда күчемсез милек, шулай ук транспорт чаралары алган. Дәүләт хезмәтенә күчкәч, бизнесын улына һәм оныклары исеменә күчергән.

1999 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Милли икътисад академиясен тәмамлаган.

2009 елның гыйнварында Абхазиянең РФдәге илчелегендә икътисад буенча киңәшче итеп билгеләнгән.

2010 елның 24 февралендә Абхазия президенты указы белән Абхазия Республикасының Дәүләт Куркынычсызлык Хезмәте рәисе итеп билгеләнгән.

2014 елның маенда Абхазия президенты Александр Анкваб тарафыннан «генерал-майор» дәрәҗәсе бирелгән.

2014 елның 24 августында узган президент сайлауларында кандидат булып катнашкан һәм 36 мең тавыш (сайлаучыларның 35, 91 % ы) җыеп, икенче урынны алган. 50,5 мең тавыш (50,6 %) белән Абхазия президенты итеп Рауль Хаджимба сайланган. Бжания барлык биләгән дәүләт вазифаларыннан азат ителгән[4].

Оппозиция сафында

үзгәртү

20142019 елларда РФ һәм Абхазиядә сәясәт һәм бизнес белән шөгыльләнгән, сәяси оппозиция сафына кергән. 2015 елның июленнән — Абхазия Республикасының оппозиция көчләре блогы рәисе.

2017 елның 26 мартында VI чакырылыш (2017—2022) Абхазия Республикасы парламенты — Халык Ассамблеясе депутаты итеп сайланган.

2019 елның 17 апрелендә сәламәтлеге кинәт какшап, башта Сочига, аннан Мәскәүгә хастаханәгә китерелгән[5]. Оппозиция А. Бжанияны «авыр металлар белән агулаганнар» дигән нәтиҗәгә килгән. Соңрак А. Бжания сәламәтлеген торгыза һәм сәяси эшчәнлеген дәвам итә.

2020 елның 8-12 гыйнварында Сухумда гамәлдәге президентка каршы массакүләм протестларны оештыручыларның берсе А. Бжания була. 9 гыйнварда, депутат Бжания башлангычы белән, Абхазия Республикасының Халык Ассамблеясе Абхазия президенты Рауль Хаджимбага отставкага китәргә тәкъдим итә. 2020 елның 10 гыйнварында массакүләм протестлар һәм Сухумдагы президент сараена һөҗүмнәр фонында Абхазия Югары суды 2019 елның 8 сентябрендә үткән президент сайлау (Рауль Хаджимбаны кабат президент итеп сайлау) нәтиҗәләрен юкка чыгара һәм Рауль Хаджимба президент статусын югалта.

12 гыйнварда Бжания, РФ Куркынычсызлык шурасы секретаре урынбасары Рәшит Нургалиев арадашлыгында, Сухумдагы дәүләт дачасында протестта катнашучылардан яшеренгән Р. Хаджимбадан отставкага китүен таләп итә. Бер сәгать эчендә Р. Хаджимба протестта катнашучыларның ультиматумын үти һәм «вәзгыятьне тотрыклыландыру өчен» хакимиятнең отставкага китүен игълан итә. Яңа президент сайлаулар 2020 елның 22 мартына билгеләнә[6] .

2020 елгы сайлаулар

үзгәртү

2020 елның 24 мартында Абхазиянең Үзәк сайлау комиссиясе чираттан тыш президент сайлау нәтиҗәләрен игълан иткән. Президент итеп «Оппозиция көчләре блогы» (рус. Блок оппозиционных сил) лидеры Аслан Бжания, вице-президент итеп Бадра Гунба сайланган. А. Бжания сайлаучыларның 56,5 % тавышын җыйган, көндәшләре — вице-премьер Адгур Ардзинба — 35,42 %, элекке эчке эшләр минитсры Леонид Дзапшба — 2,22 % тавыш җыйган. А. Ардзинба, А. Бжаниянең сайлау штабына килеп, көндәшен җиңүе белән котлаган[7].

Сәяси карашлары

үзгәртү

А. Бжания Абхазиядә, республиканың суверенитетын саклаган хәлдә, РФ белән интеграция тарафдары буларак абруйга ия. Ул конституцион тәртипне һәм законлылыкны катгый үтәүне яклый, «митинг демократиясе» хаосына каршы чыга. «РФның Абхазиягә ярдәме чиксез озак дәвам итә алмый» дигән фикердә һәм «һәрвакыт көчле күрше ярдәменә өмет итмәү» ягында. Төбәктә барлык сәнәгать тармакларын системалы реформалау яклы. РФ гражданнарына Абхазиядә милек алу хокукын бирү тарафдары. Абхаз телен белгән РФ территориясендә яшәүче РФ гражданнарына Абхазия сайлауларында катнашуны рөхсәт итүне муафыйк дип саный. Абхазия территориясе аша — Гөрҗистан, Әрмәнстан һәм Иран белән тимер юл элемтәсен яңадан торгызу максатка ярашлы дип саный, бу проект белән бюджетка өстәмә түләүләр алу, тимер юлга хезмәт күрсәтү өчен яңа эш урыннары булдыру, транзитта катнашучы барлык илләр тарафыннан дипломатик танылу алырга мөмкин дигән фикердә.

Гаилә хәле

үзгәртү

Хатыны Аэлита Максим кызы Ахиба (1963), МДУның юридик факультетын тәмамлаган, РФ Хисап пулатында җитәкче вазифада.

Кызы Аэлина (1987), Мәскәү медицина институтын тәмамлаган.

Улы Максим (1991), МДУ тәмамлаган, аспирант, бизнесмен, «ЮГ-Инвестбанк» ААҖ акционеры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү