Аман Саспаев

кыргыз язучысы

Аман Саспаев, Аман Саспа улы Саспаев (кырг. Аман Саспаев, 1929 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Пишпек өязе, Кен-Су волосте, Кен-Су ― 2015 елның 15 июне, Кыргызстан, Эссек-Күл өлкәсе, Каракул) ― прозаик, шагыйрь, балалар язучысы. Казакъ, уйгыр, кыргыз телләрендә иҗат иткән. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1967 елдан). Кыргызстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).

Аман Саспаев
кырг. Аман Саспаев

Тугач бирелгән исеме: Аман Саспа улы Саспаев
Туу датасы: 15 октябрь 1929(1929-10-15)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Кыргыз АССР , Пишпәк өязе, Кен-Су
Үлем датасы: 15 июнь 2015(2015-06-15) (85 яшь)
Үлем урыны: Кыргызстан, Эссек-Күл өлкәсе, Каракул
Милләт: кыргыз
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Кытай байрагы Кытай
ССБР байрагы СССР
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 19472015
Юнәлеш: проза, поэзия
Жанр: шигырь, хикәя, повесть, роман
Иҗат итү теле: кыргыз, казакъ, уйгыр
Дебют: СССРда: «Гудкайыр» (1966)
Бүләкләр: Кыргызстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 15 октябрендә РСФСР составындагы Кыргыз АССР Пишпәк өязе Кен-Су волосте (хәзерге Кыргызстанның Эссек-Күл өлкәсе Төп районы) Кен-Су авылында туган. Әтисе Саспа атаклы аучы, дәвалаучы, 1933 елда вафат булган. 1930-елларда коллективлаштыру чорында әнисе Бүбүгали бай-манап токымы исәпләнеп, яңа оешкан колхозга кабул ителми. Гаиләнең матди тормыш шартлары начарлана, ачлык башлана. Элек Кытайга киткән туганнары чакыруы буенча, 1933 елда да әнисе Бүбүгали Аман һәм энесе Җүрсүн белән Кытайга күченә. Әнисе 1948 елда кинәт вафат була.

Башлангыч белемне гарәп имләсендә алган Аман 1937 елда Кытайның Тогуз-Торо өязенә караган Моюн-Күзөр авылында уйгыр мәктәбендә укый. Аннары Тогуз-Торо өязе Жаңы-Шаар авылында һәм 1937―1944 елларда Текес өязендә (ru) казакъ һәм уйгыр мәктәпләрендә укый, 1950 елда өяз үзәге Текес бистәсендә урта мәктәп тәмамлый, 1952 елда Пекинда яңа ачылган Үзәк милләтләр университетына (хәзерге Кытай Миньцзу университеты, en) укырга керә, кытай телен өйрәнә.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген 1945―1947 елларда Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы Текес өяз (ru) учреждениеләренең берсендә секретарь булып башлый, милиция органнарында рядовой булып хезмәт итә, завхоз булып эшли.

1948 елда, әнисе вафатыннан соң, унтугыз яшьлек Аман эшен, тормышын һәм ярәшелгән уналты яшьлек кәләшен ташлап, Голҗа шәһәренә чыгып китә.

1948―1949 елларда «Инкылоби Шарки Төркистан» уйгыр газетасының Текес, Мунгул-Күрөө өязләре буенча махсус хәбәрчесе булып эшли.

1949―1952 елларда Голҗадагы «Белем-йорты» уку йортында укый һәм, аны бетергәч, шунда ук укытучы булып эшли.

1952―1956 елларда Пекинда Үзәк милләтләр университетының кытай филологиясе факультетында укыган.

1956 елда Өремче халык нәшриятында кыргыз милли секциясе оешу белән А. Саспаев шушы секторның өлкән мөхәррире итеп билгеләнә.

1962 елда Ватаны ― Кыргызстан ССРга кайта һәм 1967 елга кадәр туган авылында ― Төп районының «Санташ» совхозында эшче, тракторчы булып эшли.

1967―1971, 1973―1979 һәм 1987―1988 елларда ― Кыргызстан язучылар берлегенең Эссек-Күл өлкәсе буенча әдәби консультанты.

1980―1987 елларда ― «Ысык-Көл правдасы» өлкә газетасы корреспонденты.

1971―1973 елларда СССР Язучылар берлеге каршындагы Югар әдәби курсларда (Мәскәү) укый.

1988 елдан Пржевальск педагогика институтының (1988 елдан Кыргыз дәүләт университеты филиалы, 1992 елдан мөстәкыйль Касыйм Тыныстанов исемендәге Эссек-Күл дәүләт университеты, ky) (Каракул) профессоры булып эшләгән.

2015 елның 15 июнендә 86нчы яшендә вафат.

Иҗаты үзгәртү

Иҗади эшчәнлегее 1947 елдан башлана. Кытайда яшәгәндә казакъча шигырьләр һәм уйгырча хикәя һәм повестлар язып бастыра.

1962 елда Кыргызстан ССРга кайткач, хикәяләре кыргыз газета-журналларында басыла башлый. Беренче хикәяләр җыентыгы «Гудкайыр» (тат. Гөлкамыр, рус. Мальва) 1966 елда чыга. 1968 елда балалар өчен әкиятләр китабы чыгара. 1970 елда «Вак дулкыннар» исемле икенче җыентыгы басыла. 1977 елда совхоз парторгы турында «Парторг» романын нәшер итә.

Роман, берничә повесть һәм хикәяләр җыентыгы авторы. Әсәрләрен уйгыр һәм казакъ телләрендә дә иркен язган.

А. Саспаев әсәрләренең төп тематикасы – Кытай Халык Республикасында яшәүче мөһаҗирләрнең тормышы һәм көнкүреше, социаль хәле.

Кыргыз телендә язылган кайбер хикәяләре рус, француз, кытай, латыш, татар, башкорт, казакъ, уйгыр һәм каракалпак телләренә тәрҗемә ителгән. «Сары эт» хикәясен татарчага Ләбибә Ихсанова тәрҗемә иткән (1972).

Күп еллар кытай телен үзләштерү һәм өйрәнү нәтиҗәсендә 55 мең сүздән торган 99 басма табак күләмендә «Кытай-кыргыз сүзлеге» эшләгән, ул 2003 елда, кыргыз дәүләтчелегенең 2200 еллыгына багышлап, нәшриятта басылган[1][2].

Китаплары үзгәртү

Кыргыз телендә үзгәртү

  • Гулкайыр: Ангемелер. — Фрунзе: Кыргызстан, 1986. — 141 б. (Гөлкамыр, Мальва)
  • Майда толкундар: Ангемелер. — Ф.: Мектеп, 1970. — 160 б. (Вак дулкыннар).
  • Хадизат: Ангемелер. — Ф.: Мектеп, 1975. — 96 б.
  • Парторг: Роман. — Ф.: Кыргызстан, 1977. — 248 б.
  • Мурат: Ангеме. — Ф.: Мектеп, 1978. — 15 б.
  • Татым туз: Ангемелер жыйнагы. — Ф.: Кыргызстан, 1979. — 272 б. (Бертотым тоз).
  • Ыйык сезим: Ангемелер. — Ф.: Кыргызстан, 1985. — 272 б. (Изге хис).
  • Тандалган чыгармалар: 1 томдук. ― Ф.: Кыргызстан, 1988. (Сайланма әсәрләр)
  • Too чабалекейи. Роман. ― Ф.: Адабият. 1989. (Тау карлыгачы)
  • Аңгемелер. ― Каракул, 1997. (Хикәяләр)
  • Чыгышка назар: Илимий макалалар жыйнагы. ― Каракул: Эссек-Күл дәүләт университеты (ЭКДУ) басмасы, 2002. ― 192 б. (Фәнни мәкаләләр җыентыгы)
  • Кытайча-кыргызча сөздүк: 55 миң сөз. ― Бишкәк: БДУ басмасы, 2003. ― 1456 б.
  • Кытай адабиятынан сабат: Лекциялар жыйнагы. ― Каракул: ЭКДҮ басмасы, 2004. ― 32 б. (Лекцияләр җыентыгы)
  • Татым туз: ― Б.: Бийиктик, 2010. ― 392 б.
  • Шашкедеги кара туман: Афтобиографиялык роман. ― Б.: Турар, 2012. ― 388 б.

Рус телендә үзгәртү

  • Чудесная птица симург. ― Ф.: Мектеп. 1972.
  • Мурат: Рассказ. — Ф.: Мектеп, 1979. — 16 с.
  • Утро в новом доме: Рассказы. — М.: Советский писатель, 1977. — 128 с. (Яңа йортта иртә).
  • Инова Ясажий. Бөртө чоно. Чынгыз хан жөнүндө роман-котормо. ― Б.: Сүрөт-басма-салону, 2003. ― 270 б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1994 – Кыргызстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[3].
  • Кыргыз Республикасының Мактау Грамотасы

Әдәбият үзгәртү

  • Аман Саспаев. // Кыргыз хикәяләре (Кыргыз ангемелери, китапны төзеде Хава Хөсәенова). К.: ТКН, 1972, 140нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү