АкбүреТатарстан Республикасының Яңа Чишмә районындагы авыл. Акбүре авылы район үзәге Яңа Чишмә авылыннан — 21, Чистайдан 79 чакрымда урнашкан.

Акбүре
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яңа Чишмә районы
Координатлар 54°54'23"N, 51°14'54"E
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 616 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423197
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Акбуре

Авыл исеме 1994 елның июнь аенда Акбүре авылы дип үзгәртелә. Аңа кадәр ул Татар Волчьясы дип аталган.

Халык саны — 616 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423197.

Авыл тарихыҮзгәртү

XVIII йөз мәгълүматларын туплаган Д. А. Корсаков белешмәсендә авыл искә алынмый әле. Бары тик Волчья суы ярына утырган Волчья слобода күрсәтелгән һәм анда отставкадагы унтер-офицерлар һәм рядовойлар яши дип теркәлгән. 1859 ел мәгълүматлары теркәлгән белешмәдә Татар Волчьясы авылы искә алына. Андагы 38 хуҗалыкта 113 ир-ат һәм 108 хатын-кыз теркәлгән. Мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә авыл Татар Волчьясы (Новая деревня.— Яңа авыл) дип билгеләнгән һәм анда татарлар белән чуашлар яшәве күрсәтелгән. К. П. Берстель белешмәсендә әйтелгәнчә, Татар Волчьясы авылында татарлар көн күргән.

Рус Волчьясы авылына XVIII йөз ахырында нигез салына. Аның исеме шактый сәер яңгырый. Авыл атамасының барлыкка килүенә карата олылар хәтерендә түбәндәге легенда-риваятьләр сакланып калган. Имештер, бу якларда төрле ерткыч җәнлекләр яши торган калын урманнар үскән. «Волчий билет» алган кешеләр кемнеңдер эзәрлекләвеннән качып, бу якларга килеп чыкканнар, урман кискәннәр, үзләренә нигез корганнар һәм шунда яши башлаганнар. «Волчий билет»лы кешеләр авыл атамасын да шул сүздән алганнар.

Ә икенче легендада исә беренче нигез салынасы урында бүре оясы булган, шуңа күрә булачак авылга Волчья дип исем кушу турында сүз бара.

Авылда татар, рус һәм чуашлар яшиләр. Бер урамда татарлар гына торган, аны руслар хәзер дә Татар урамы дип йөртә.

XIX йөз башларында татарлар, балаларыбыз рус белән катыша дип, аерылып чыгарга уйлыйлар. Руслар болын ягын күрсәтәләр, ә татарлар урман ягын сайлыйлар. Агачларны кисеп һәм төпләп, үзләренә йортлар салалар. Болар унбер татар гаиләсе, араларында ислам диненә күчкән бер чуаш гаиләсе дә була. Шулай итеп, яңа татар авылы барлыкка килә. Ул Рус Волчьясы авылыннан аерылып чыга һәм Татар Волчьясы дип атала.

Рус Волчьясы авылы яныннан Волчанка суы ага. Елга атамасы да «волк» сүзеннән алынган, билгеле.

1994 елда аерылып чыккан авылның Татар Волчьясы атамасы рәсми рәвештә Акбүре дип үзгәртелә. Ләкин халык яңа исемгә әлегә күнегеп бетә алмый, авылны Татар Волчьясы яисә Булчи дип атавын дәвам итә.

Авыл халкыҮзгәртү

Авылда хуҗалыклар саны — 280. Кызганычка каршы, авылда музей юк, авыл тарихы язылмаган.

Мәктәп элекке мәчет бинасына урнашкан булган. Иске мәктәп янына хәзер яңа урта мәктәп төзегәннәр. Элекке мәчет урнашкан урынны Мәчет атавы дип йөртәләр.

Әби-баба күмелгән зират халык тарафыннан хөрмәт ителә. Халык көче белән зиратның агач рәшәткәләре тимергә алыштырылган. Аны матур итеп буяганнар. Ел саен ир-атлар, билгеле бер көнне өмә җыеп, зиратны чистарталар.

Авылда Түбән оч, Югары оч, Урта урам, Хөрти урамы бар. Яңа урамнарның берсе Котылдык дип атала. Совхоз бу урамда яңа йортлар төзи һәм аны яңа өйләнешкән гаиләләргә бирә. Шуңа күрә шаянрак кешеләр, мәзәк итеп, Котылдык, ягъни кайнана һәм кайната белән торудан котылдык дип, көлеп әйткәннәр. Хәзер инде ул урам бер көлкесез Котылдык урамы дип йөртелә.

Авылда олыларга ихтирам зур икәне нык сизелә. Картлар йортына озатылган өлкәннәр юк. Олыларның яшьләргә йогынтысы зур, алар үзләренең киңәшләре, теләкләре белән авыл кешесенә хас булган сабырлык, тыйнаклык һәм уңганлык сыйфатларын тәрбияләргә һәм борынгыдан килгән күркәм гадәтләрне сакларга ярдәм итәләр. Хәзер яшьләр авылда кала башлаган. Авыл тагын да зураюга һәм үсүгә йөз тота.

Күренекле кешеләрҮзгәртү

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
201 587 783 639 774 862 1236 1028 691 616

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

ТабигатьҮзгәртү

Авыл янында гына Җитенле суы ага. Халык аны Җитенне дип атый. Элек бу елгада халык җитен батырган. Елгасы хәзер бик сай, ә ярлары тирән һәм һаман ашала бара. Елга буенда төрле чәчәкләр, дару үләннәре үсә. Бу тирәдәге кырлар да Җитенне кырлары дип йөртелә. Җитен тавы дип йөртелгән тау да бар. Аны менгәч, Кизләүләр өсте дип аталган урынга барып чыгасың. Элек анда чишмәләр дә аккан. Чишмә буйларында олылар дога укыганнар, теләк теләгәннәр; аларны чистартып һәм карап торганнар.

Җәен, көннәр бик корыга китсә, монда авыл халкы яңгыр теләргә барган. Бу йола үзенә күрә зур бер күңелле бәйрәмгә әверелгән. Йола башкарыласы көн алдан билгеләнгән. Авыл халкы берничә укымышлы әбигә алдан сәдака китергән. Тавык, ярма, ипи, чәй-шикәр, он, бәрәңге һ. б. азык-төлекне билгеләнгән көндә, атларга төяп, Кизләүләр өсте янына килгәннәр. Якындагы урманнан утын алып төшкәннәр. Учаклар ягылган, тавыклар суелган һәм яңгыр боткасы пешерелгән. Карт-карчыклар, бала-чагалар — бөтен авыл халкы ботка белән сыйланган. Аннан соң өлкәннәр, догалар укып, Алладан яңгыр сораганнар, бала-чага, яшүсмерләр, кизләүдән су алып, бер-берсенә су сибешкәннәр. Су сибешү авылга кайткач та дәвам иткән, моңа беркем дә ачуланмаган. Бәйрәм «Яңгыр боткасы» дип аталган.

Авылның икенче ягында Баһау бабай елгасы бар. Ул хәзер корыган инде. Аннан ерак түгел Фәткүч күле җәелеп ята, атамасы Фәтхулла исеменнән алынган. Суы тирән түгел, ләкин каз-үрдәк өчен менә дигән күл. Авыл уртасында да күл бар. Элек аның янында авыл Советы бинасы булган, һәм күлгә Совет күле дигән исем ябышып калган. Ул бина күптән сүтелгән инде. Күл тирәсендә таллар үсә.

Авылның көньягында, 400—500 метр ераклыкта, Кәҗүнни (казенный сүзеннән) урманы бар. Ул заманасында казна урманы исәпләнгән. Урман буйлап барсаң, Чәтрән (ягъни Яңа Ибрай) авылына килеп чыгасың. Авылга җитәрәк Чәтрән тавын үтәргә кирәк. Урман зур, аның эчендә матур аланнар күп. Иң ямьле аланнарның берсе Йолдызлы дип атала. Бу аланда элек һәр елны пионер бәйрәмнәре үткәрелгән. Алан уртасында йолдыз ясап чокыр казылган. Балалар учакта бәрәңге пешергәннәр, уеннар уйнаганнар һәм көне буе ял иткәннәр.

Авылның көнчыгыш ягында (Кизләүләр өстеннән якын гына) Ключ урманы үсә. Бу урман, сөйләүләренә караганда, өстән күзәтсәң, ачкычка охшаган икән. Анда хәзер агачлар сирәгәйгән, чөнки нефтьчеләр бораулау эшләре алып барганнар. Шул урман буендагы зур иген басуы Зур алан дип аталган. Ключ урманы аша олы юл уза. Элек бу юлдан Күтәмә авылына базарга йөргәннәр. Шуңа ул юл Базар юлы дип аталган. Урманның бер аланына халык Балчыклы дип исем кушкан. Бу аланда туфрак ак балчыктан тора (ә бу якларда кара туфраклы уңдырышлы җир). Кешеләр аланнан алып кайткан ак балчыкны измәгә кушалар һәм лапас, мунча кебек хуҗалык корылмаларын сылауда кулланалар.

Авылның тирә-ягында бик матур болыннар урнашкан. Рус Волчьясы авылы янындагы болынлыкны Урыс әрәмәсе, ә авылның көньягындагы болынлыкны Атау дип йөртәләр. Һәр елны язгы чәчүләр тәмамлангач, Атауда Сабантуй уздыралар.

КлиматҮзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.1 °C -10.9 °C -5.7 °C 4.4 °C 13.4 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.7 °C 12.1 °C 4.3 °C -4.9 °C -10.3 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

МәдәниятҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.