«Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ (рус. ОАО Трастовая компания «Татмелиорация») — Татарстанда сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, ААҖ. «Татмелиорация» системасына 2 меңнән артык хезмәткәре булган 40тан артык төзелеш һәм эксплуатация предприятиесе керә. «Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ проектлар эшләүдән башлап төзелгән объектларны (бирегә гидротехник корылмалар, су сибү-киптерү системалары, каты өслекле юллар, су белән тәэмин итү, су бүлү системалары, агросәнәгать комплексының башка объектлары керә) нәтиҗәле куллану һәм техник яктан хезмәт күрсәтү эшләрен башкара[1].

«Татмелиорация»
траст ширкәте
Сәнәгать тармагы төзелеш, мелиорация
эксплуатация
Нигезләнгән 1922 ел
Штаб-фатир 420073 ТР, Казан, Гвардия ур., 15.
Төп затлар
Рөстәм Сөнгатуллин, генераль директор
Продукциясе
сугару
Хезмәткәрләр саны
~2 000
Бала ширкәтләр «Мелиорация» проектлау ширкәте ААҖ
«Татмелиоводстрой» ААҖ
Сайт tatmeleo.ru (эшләми)

Тарих үзгәртү

ТатарстанРФ буенча игенчелек өчен югалтулар куркынычы зур булган зонага керә. Язгы корылыкны да исәпләп, 10 елның 5-6сында җәйге айлар явым-төшемсез була. «Татмелиорация» траст ширкәте республикада сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып бара.

«Татмелиорация» системасының элгәресе — 1921 елгы корылыктан соң, 1922 елның гыйнварында ТАССР ХКШ карары нигезендә булдырылган ТАССР игенчелек халык комиссариаты каршында Җир төзелеше һәм сугару идарәсе.

19681980 елларда Татарстанда сугару эшләре киң җәелдерелә. М. Ш. Шәймиев җитәкчелегендә төзелеш һәм эксплуатацияләү бүлекчәләренең куәтле җитештерү базалары булдырыла.

Җитәкчеләр үзгәртү

Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлары үзгәртү

«Татмелиорация» траст ширкәте җитәкчеләре үзгәртү

Кайбер саннар үзгәртү

  • Татарстанда 46 сугару гидротехник корылмасы, шул исәптән һәрберсе 1 млн м³ күләмгә ия эре һәм катлаулы гидротехник корылма бар. Аларда 380 млн м³ су тупланган.
  • Соңгы елларда 320 гидротехник төзелеш һәм эрозиягә каршы корылмалар төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
  • 21, 5 мең гектар сугарулы җир кулланылышка кертелгән.
  • 800 су скважинасы борауланган.
  • 118 су суырту башнясы куелган.
  • 600 км дан артык суүткәргеч салынган.
  • «Татмелиорация» траст ширкәте Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 46 күпфатирлы һәм 29 шәхси торак йорт төзегән һәм ремонтлаган.
  • «2014-2020 елларга Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сугаруны үстерү» төбәк программасы кабул ителгән.

Бүләкләр, мактаулы исемнәр үзгәртү

  • 2003 — «РФ сугару тармагындагы иң яхшы предприятие», «РФ милли Олимпы» дипломы
  • 2008 — «Елның иң яхшы салым түләүчесе»
  • 2009 — «Милли икътисадның элитасы» халыкара премиясе
  • 2011 — «РФ әйдәп баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы»


  Сугару ысулын киң куллану гына безгә көндәшлеккә сәләтле авыл хуҗалыгына ия булырга мөмкинлек бирәчәк
 

Әдәбият үзгәртү

  1. Сугаруны үстерү - авыл хуҗалыгының тотрыклылык һәм конкурентлыкка ия булуына дәлил. «Татарстан», 2014, октябрь, 52-53нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү