Әнвәр Зәлаков (Әнвәр Мәхмүт улы Зәлаков, 2 гыйнвар 1949(1949-01-02), Акбүре, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 февраль 2018(2018-02-11) (69 яшь), Казан, Россия) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1989-1991 елларда «Алькеевоагропромхимия» ҖБ рәисе, 1991-1995 еллада – «Татсельхозтехника» һолдинг ширкәте җитәкчесе, 1995-1999 елларда – Сарман районы башлыгы; 19992018 елларда — «Татмелиорация» ТШ ААҖ генераль директоры. РФ һәм ТАССР (1985[2]) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Сарман районының мактаулы гражданы (2016).

Әнвәр Зәлаков
Туган 2 гыйнвар 1949(1949-01-02)
Акбүре, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 февраль 2018(2018-02-11)
Казан
Яшәгән урын Патрис Лумумба урамы, Казан[1]
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыДуслык ордены"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденыРФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

 Әнвәр Зәлаков Викиҗыентыкта

2015 елда туган авылы Акбүредә Буыннар мирасы музее һәм икенче мәчетне салдыра[3].

2018 елның 11 февралендә 69нчы яшендә каты авырудан соң Казанда вафат. Васыяте буенча туган авылы Акбүредә җирләнә[4].

Хәтер үзгәртү

  • Татарстанда авылларда урамнар Әнвәр Залаков исеме белән аталган.
  • Сарман, Әлки[5] һ. б. районнарның «шәрәфле ватандашы» мактаулы исеме бирелгән.
  • 2018Сарман районы үзәге Сарман авылында булдырылган үзәк ял паркына Ә. М. Залаков исеме бирелгән[6].
  • 2019 — Сарман авылы үзәк ял паркында һәйкәле куелган.
  • 2019 елның 28 июнендәКазанда «Татмелиорация» траст компаниясе урнашкан бина диварында истәлек тактасы ачылган. Тактага терәп, бронзадан барельеф бюсты эшләнгән [7].
  • 2022Әлки районының Базарлы Матак авылында, Әнвәр Залаков исемен йөртүче урамда Әнвәр Залаков исемендәге сквер ачылган[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Ландыш Абдул (Габдулла) кызы, өч кызы (Гүзәлия...).

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү