Азат Сафа (мәчет, Надым)

Ислам гыйбадәтханәсе (Надым, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия))

«Азат Сафа» мәчете (рус. Соборная мечеть «Азат Сафа» г. Надыма и Надымского района) ― Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы Надым шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Азат Сафа
Ил Россия
Шәһәр 629736,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Надым, Щербина ур., 2.
Координатлары N 65° 31' 44.346" E 72° 30' 48.9888"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бинага терәп салынган
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2004 ― рәсми ачылу
Халәте гамәлдә

Надым мәчете ― дөньяда иң төньякта, Поляр түгәрәк[d] янында урнашкан мәчетләрнең берсе[1].

2000-еллар башында Надымда (1972 елдан шәһәр) өч меңгә якын мөселман яшәгән[2].

«Азат Сафа» җәмигъ мәчете «Васыять» төрки халыклары оешмасы рәисе Азат Нәҗип улы Сафин хөрмәтенә аталган. 2000-еллар башында «Васыять» оешмасы газчылар шәһәрендә мәчет төзү башлангычы белән чыккан.

Төзелеш белән Азат Сафин җитәкчелек итә. Бина нигезенә Изге Ислам догасы сүзләре язылган капсула салынган. Мәчет 2004 елның 23 февралендә ачылган[3].

2024 елның 28 апрелендә «Прометей» мәдәният йортында Надым шәһәренең һәм Надым районының «Азат Сафа» Җәмигъ мәчетенең 20 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты уздырылган[4].

 
Надым мәчете

Мәчет манарасы факел формасында эшләнгән, биеклеге 22 метр[5].

Мәчеттә мөселман мәктәбе эшли, анда гарәп теленең нигезләрен укыталар һәм Коръәнне аңларга өйрәтәләр.

Имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Газизов (1975 елгы, Ырынбур өлкәсе Керәшле авылында туган, Туймазыда электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, Октябрьскийның «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә дини белем алган. Ун еллап Татар Томбарлысы мәчетендә имам-хатыйб булган. 2006 елдан Ямалда[6][7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү