Абердин-ангус сыеры

Абердин-ангус сыеры (ингл. Aberdeen Angus, рус. абердин-ангусская) — мөгезле эре терлекнең ит бирә торган токымы. Шотландиядә (Абердин һәм Ангус графлыкларында) җирле кара мөгезсез терлекне камилләштерү белән барлыкка китерелгән. Гәүдәсе озын һәм йомры, кыска аяклары белән, кыска муены иңбашы һәм башы белән тоймастан тоташа, бил һәм койрык төбе яхшы эшләнгән, бот мускуллары сикерү буынына хәтле төшә. Сөякләре юка, тиресе сәлперәйгән, юка, сузылма. Хайваннар мөгезсез. Төсе кара. Үгезләрнең тереләй авырлыгы 750–800, кайвакыт 1000 кг кадәр, сыерларның — 500–550 кг, кайвакыт 700 кг кадәр, печелгән бозауларның, симертү өчен ашаткач, 15–16 айда — 450–460 кг. Сугым чыгышы 60 % чамасы. Токым «мәрмәрдәй» ит белән аерылып тора.

Абердин-Ангус үгезе

Бөекбритания, АКШ, Канада, Яңа Зеландия, Аргентина, Австралия һ.б. илләрдә үрчетәләр. Советлар Берлегендә калмык терлеге белән кушылдырып үрчетәләр. 1985 елның 1 гыйнварда Советлар Берлеге хуҗалыкларында 68,1 мең баш бар иде. Волгоград, Оренбург өлкәләрендә, Ставрополь, Красноярск, Алтай крайларында, Казакъстанда, Украинада үрчетәләр

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.