Гази Заһитов
Гази Заһитов, Гази (Гыйзетдин)[1] Казыйхан улы Заһитов (1921 елның 20 августы, РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош — 1953 елның 23 августы, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир. 1945 елның 30 апрелендә совет сугышчыларыннан беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше.
Гази Заһитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Гыйзетдин Казыйхан улы Заһитов |
Туган | 20 август 1921 РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош |
Үлгән | 23 август 1953 (32 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош |
Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы |
Милләт | татар |
Һөнәре | механик |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Камилә |
Балалар | улы Газали кызы Наҗия |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | өлкән сержант[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүБашкортстан АССР Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.
Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте. Майор Максимов, 136 АПАРКВның РАД командиры. Берлин шәһәре. 1945 елның 1 мае.
(РФ Саклану министрлыгының архивы. 136 нчы фонд, 212 465 нче тасвирлама)[2] |
Сугыштан соң ул туган авылына кайта. 1947 елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина трактор станциясендә механик була. 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда, машина әрҗәсеннән (машина кабинасына йөкле хатынны утырткан, үзе әрҗәгә утырган булган, яңгыр ява башлагач, өс киемен кияргә торып баскач) ялгыш әрҗәдән каты юлга егылып төшеп, башы белән бәрелеп (вариант: көпчәк астына эләгеп) үлә [3].
Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән белешмәлек эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә. Һәм 1964 елны «Комсомольская правда»да чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштыруына ишарәли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- III һәм II дәрәҗә Дан орденнары
- Кызыл Йолдыз ордены
- «Хәрби хезмәтләре өчен» медале
- «Батырлык өчен» медале
- «Варшаваны азат иткән өчен» медале
- «Берлинны алган өчен» медале
- «1941 — 1945 елларлагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале [3]
Гаиләсе
үзгәртүӘтисе Казыйхан, әнисе Хөсниямал (?—1969). Биш балалы (ике кыз, өч малай) гаиләдә дүртенче бала булып туган. Бертуганнары: абыйсы Сәгыйдулла, сеңлесе Сафура...
Хатыны Камилә (?—2020), 1948 елда өйләнешкәннәр. Кызы Наҗия (1950 елгы), аның балалары: Роберт, Илшат, Илһам, Фидан, Рафис, Илдар, Эльвир. Улы Газали (1953 елгы), аның балалары: кызы Альбина (2021 елда авыр чирдән вафат), улы Айрат.[3]
Хәтер
үзгәртү- Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелгән.
- Мишкә районы Яңагош авылы урта (2019 елдан тугызъеллык) мәктәбенә Гази Заһитов исеме бирелгән.
- 2007 елда Яңагош авылында Гази Заһитов музее ачылган (музейның элеккеге директоры – Галимҗан Бикбулатов), бюсты куелган.
- 2021 елның 20 августында БР Мишкә районы үзәге Мишкә авылында «Биш каһарман» мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәйкәл ачыла. Ачылу тантанасында БР Башлыгы Радий Хәбиров, Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һ. б. катнаша [3].
- 2022 елның 9 маенда Гази Заһитовның Мишкә районы Яңакош авылы зиратындагы кабере янындагы мемориаль постаментка Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия коралланышында булган танкка каршы ата торган туп урнаштырылган. Тантанада ФСБ Башкортстан буенча идарә башлыгы Юрий Серышев, БР буенча Эчке эшлер министры Роман Деев катнашкан [4].
- 2024 елның 9 маенда Уфа шәһәренең Орджоникидзе районындагы Черниковка бистәсендә урнашкан Җиңү паркында, Республика Хәрби Дан музее[d] янәшәсендә һәйкәле ачылган (авторлар: скульптор Артем Зеленин проекты, архитекторлар Владимир Винкельман һәм Лариса Селиверстова; «Башнефтегеофизика» АҖ (җитәкчесе Рөстәм Җәүдәт улы Адиев) башлангычы белән куелган)[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гыйзетдин — мулла кушкан исеме
- ↑ Ягсуф Шафиков. Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом. Казань: «Слово», 2015 г., С. 26. ISBN 978-5-98356-275-2
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Зилә Мөбәрәкшина. Рейхстагка байрак кадаган татар Гази Заһитов турында: «Үзенә нидер биреләчәген әйтте». Татар-информ, 22.08.2021
- ↑ Азат Гиззатуллин. В селе Янагушево установили мемориальную пушку на могиле героя-фронтовика Гази Загитова. ИА Башинформ, 9.05.2022
- ↑ Азат Гиззатуллин. В Башкирии открыли памятник Гази Загитову. ИА «Башинформ», 9.05.2024