«Алаш» фиркасе

«Алаш» фиркасе (каз. «Алаш» партиясы, кырг. «Алаш» партиясы) — казакълар һәм кыргызларның [1] Россия империясендә һәм 1917 елда Россия республикасында, 1917-1920 елларда РСФСРда эшчәнлек алып барган сәяси либераль фиркасе.

«Алаш» фиркасе
каз. Алаш партиясы
кырг. Алаш партиясы
Байрак
Нигезләнү датасы 28 июль 1917
Логотип
Нигезләүче Әлихан Бүкәйханов, Ахмет Байтурсынов[d] һәм Миръякуп Дулатов
Җитәкче Әлихан Бүкәйханов
Дәүләт  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
 РСФСР[d]
Алаш мохтарияте[d]
Әгъзалар саны 0,2
Сәяси идеология либерализм, национал-демократия[d], национал-либерализм[d], казахский национализм[d] һәм антикоммунизм[d]
Штаб-фатирының урнашуы Симәй, РСФСР[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1920
 
Фирка җитәкчеләре: Әхмәт Байторсынов (с), Әлихан Бүкәйханов, Миръякуп Дулатов . Ырынбур , 1913.
 
Әлихан Бүкәйханов «Алаш» зыялылары белән. Симәй, 1918.

1905 елда Уральскида конституцион-демократик фирканең (кадетлар) әгъзалары төркеме буларак оеша. 1913-1918 елларда Ырынбурда «Қазақ» (тат. Казакъ) исемле газета нәшрият итә. 1917 елның 21-26 июлендә (3-8 августта) Ырынбурда узган I Корылтаенда фирка оешып бетә. Берничә төбәк төркемен берләштерә: үзәк (Көнчыгыш), көньяк (Төркистан) һ. б. Фирка әгъзалары — Әлихан Бүкәйханов, Миръякуп Дулатов, Мөхәммәтҗан Танышбаев, Мостафа Чукай, Ильяс Җансүгиров, Магҗан Җомабаев, Алтмышбай Калмәнов, Хәлил Дусмөхәммәтов, Мокыш Буштаев һ. б. «Алаш» атамасы казакъларның ораны, ал + ас (ал, кызыл кеше, гайрәтле кеше) кушма сүзеннән алынган[2]

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң фирка Шуралар хакимиятенә каршы чыга, большевикларга каршы корал тотып көрәшәчәге турында белдерә. 1917 елның 5-13 декабрендә (18-26 декабрендә) узган II Корылтаенда фирканең программасы кабул ителә. Программага салынган төп фикер — киң мохтарият шартларында казакъ җәмгыятенең буржуазия строена эволюцион күчеше. Фирка шулай ук Россиянең федератив президент (парламент) җөмһүриятенә үзгәрүен таләп итә. Корылтайда казакъларның Алаш-Урда исемендә милли-территориаль мохтарияте оешу (башкаласыСимәй, 1920 елга кадәр яши) һәм автономиянең үз кораллы көчләрен (милиция) булдыру[3] турында игълан ителә. Россиядә 1917-1922 елларда барган Ватандашлар сугышы елларында фирка гаскәре Александр Колчак, Александр Дутов гаскәрләре ягында була. 1919 елның азагында, Кызыл гаскәрнең казакълар җиренә басып керүе шартларында, фирка большевиклар белән сөйләшүләр башларга һәм Алаш-Урданың таралуы турындагы килешүне имзаларга мәҗбүр була. Киргиз (казакъ) инкыйлаби комитетының 1920 елның 9 мартындагы карары белән «Алаш» фиркасе (фирка әгъзаларын ярлыкау шартларында) таратыла. Амнистия игълан ителгән булуга карамастан, 1930 елларда фирка әгъзалары сәяси эзәрлекләүгә дучар була, «Шуралар хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән күбесе атып үтерелә[4].

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Әдәбият

үзгәртү
  1. Аманжолова Д. А. Казахский автономизм в России. История движения Алаш. М., 1994.
  2. Нурпеисов К. Алаш һәм Алашорда, Алма-Ата, 1995.
  3. «Алаш» қозғалысы. Алматы, 2008. ISBN 9965-32-715-7

Сылтамалар

үзгәртү