Мөхәммәтҗан Танышбаев

Мөхәммәтҗан Танышбай улы Танышбаев (каз. Muhametjan Tynyshbaıuly, 1879-1937) — күренекле казакъ сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе.

Мөхәмәтҗан Танышбаев
Туган телдә исем каз. Мұхаметжан Тынышбайұлы
Туган 12 май 1879(1879-05-12)
Липсе өязе, Җидесу өлкәсе, Рәсәй империясе
Үлгән 21 ноябрь 1937(1937-11-21) (58 яшь)
Ташкәнт, ҮзССР, ССРБ
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Верный ирләр һимназиясе[d] һәм Питербург дәүләт элемтә юллары университеты[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче, инженер
Сәяси фирка «Алаш» фиркасе

 Мөхәмәтҗан Танышбаев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Терлекче гаиләсендә туган. Петербургский транспорт инженерләре институтын (1906) тәмамлаган. Урта Азия тимер юлында бүлек башлыгы. Кадет фиркасе әгъзасы, II Дәүләт Думасы депутаты. 1916 да Казакъстандагы күтәрелеш катнашучысы буларак кулга алынган. 1917 дә Җидесу өлкәсе кәмисәре. Мөхтәри Төркистанның Вакытлы хөкүмәтендә беренче премьер-министр һәм эчке эшләр министры, Алаш фиркасенең өлкә комитеты рәисе. 1918 нең гыйнварында хөкүмәттән киткән. 1919 да шура хакимияте ягына күчкән. 1926 га хәтле Төркистан АССР хуҗалык халык кәмисәрлегендә эшләгән. Төрксиб төзелешендә инженер булып эшләгән. 1930 да Воронежга сөрелгән. 1937 ноябрендә кулга алынган һәм атып үтерелгән. 1979 да акланган.