Сабирҗан Бәдретдин
Сабирҗан Бәдретдин (тәхәллүсе Ирек Казанлы) — татар журналисты, язучы, публицист. 1986-1993 елларда Азатлык радиосы хезмәткәре.
Сабирҗан Бәдретдин | |
---|---|
Туган | 6 май 1960 (64 яшь) Казан, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | АКШ |
Һөнәре | язучы |
Сабирҗан Бәдретдин 1960 елда Казан шәһәрендә туа. Казанның 32 нче номерлы урта мәктәбендә укый, аннары Казан дәүләт университетынын тарих-филология факультетын тамамлый. Сүриядән Үрдүнгә сәяхәте вакытында ССРБдан АКШка качып китә. Шушы вакыттан Нью-Йоркта АКШ ватандашлыгын алу нияте белән яши. 1986 елда Азатлык радиосында хезмәт итә башлый. Шунда Әнвәр Галим белән таныша.
Сабирҗан Бәдретдин башта Азатлык радиосының Нью-Йорктагы хәбәрчесе булып эшләсә, АКШ ватандашлыгын алгач (1991 елда) ул Мюнһендагы редакциягә күченә. 1993 елның 18 мартында ул Азатлык радиосыннан китә.
Хәзерге вакытта Нью-Йорк шәһәрендә яши. Татар, рус, инглиз, испан теллләрен белә.
Сылтамалар
үзгәртү- Татарский Нью-Йорк (рус.)
- Моя работа в татаро-башкирской службе Радио Свобода — 1, 2, 3, 4 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (рус.)
- Мой побег из СССР — 1 2008 елның 28 август көнендә архивланган., 2 2016 елның 5 март көнендә архивланган., 3 2016 елның 5 март көнендә архивланган., 4 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (рус.)
- Сон почемучки 2012 елның 26 апрель көнендә архивланган. (рус.)
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|