Минзәлә өязе

(Minzälä öyäze битеннән юнәлтелде)

Минзәлә өязе (рус. Мензелинский уезд, баш. Минзәлә өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Минзәлә өязе
рус. Мензелинский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
21 629,5 чакрым² (1897)
Халык саны
497 696 кеше[1]

Өяз үзәге — Минзәлә шәһәре.

География

үзгәртү

Минзәлә өязе Уфа губернасының төньяк-көнбатышында урнашкан.

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Өяз яки губерна
Төньяк Вятка губернасы
Көнбатыш Казан губернасы
Көньяк Самар губернасы
Көньяк-көнбатыш Бәләбәй өязе
Төньяк-көнбатыш Бөре өязе

Минзәлә өязе 1781 елда Уфа наместниклыгы эчендә оештырыла.

17961865 елларда Ырынбур губернасы составында, 1865 елданУфа губернасы составында.

1920 елда ТАССР составына Минзәлә кантоны буларак кертелә.

Административ бүленеш

үзгәртү

Идарә итүнең кантон системасы кертелгәчтен, Минзәлә өязе территориясендә 11 нче башкорт кантоны һәм 2 нче мишәр кантонының бер өлеше оештырыла. 1870 елдан өяз 5 ыстанга бүленә. 1873 елда 35, 1906 елда — 30, 1919 елда — 31 вулыс була. 1896 елда өяздә 1363 торак пункт була.

1795 елда — 98860 кеше, 1897 елда — 379981. XIX гасыр азагында өяздә 371810 керәстиян исәпләнә, мишчәннәр — 5794, дворяннар — 917 һәм башкалар; мөселманнар — 214425, праваслаулар — 162173 (шул исәптән 742 искейолачы) һәм башкалар.

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Минзәлә өязе (299 884 кеше) [2]
Тел Кешеләр саны %
рус 123 736 32,56
башкорт 123 052 32,38
татар 107 025 28,17
типтәр 14 875 3,91
мордва 4 608 1,21
чуаш 3 154 0,83
мари 2 739 0,72
төркмән 568 0,15
төрек 72 0,02
яһуд 25 0,01
поляк 22 0,01
удмурт 22 0,01
алман 20 0,01
башка телләр 63 0,02
Минзәлә шәһәре (7 552 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 6 525 86,40
татар 488 6,46
башкорт 374 4,95
типтәр 93 1,23
яһуд 25 0,33
алман 13 0,17
поляк 4 0,13
украин 3 0,05
мари 3 0,05
мишәр 1 0,01
белорус 1 0,01
башка телләр 10 0,13

Икътисад

үзгәртү

Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 302 чамасы тәшкил итә, шул исәптән арыш чәчүлеге — 148,5, солы — 65,9, борай — 34, карабодай — 16,2, борчак — 13,4, тары — 11,9, бодай — 4,9, бәрәңге — 3; сыер малы саны — 21252 баш, елкы — 20464, сарык — 49728, кәҗә — 1801, чкчка — 5690. XX гасыр башында 2 шарап куу заводы, сыра кайнату заводы эшләгән. Минзәлә шәһәрендә, Афанас, Яр Чаллы, Круглое Поле, Макарьевка (Илбакты), Мәлем, Яңа Никольское, Яңа Спас (Бишенде‑Останково), Орловка, Тәкмәк, Әмәкәй авылларында ярминкәләр үткәрелгән. 247 мәчет, 29 чиркәү, 13 чәсәүнә (1870) исәпләнгән. XIX гасыр азагында 110 уку йорты булган. 

Шәхесләр

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү