Искәндәрбәк Солтанов

Искәндәрбәк Мөхәмәтьяр улы Солтанов (1872, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе1920) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, күренекле дәүләт эшлеклесе.

Искәндәрбәк Солтанов
Туган 1872
Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1920
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре адвокат

Биографиясе

үзгәртү

Искәндәрбәк Мөхәмәтьяр улы Солтанов — чыгышы белән Минзәлә өязе Солтановлар нәселеннән. 1872 елда Минзәлә өязенең мировой посредник Мөхәмәтьяр Солтановның (1837-1915) гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Атасы — Мөхәмәтьяр Солтанов 60 нчы елларда 20-нче башкорт кантоны башлыгы, ары 7-нче башкорт кантоны башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1866 елда отставкага чыгып, хөкем хезмәтенә күчә. Моның өчен ул Казан университетының юридик факультетында бер ел белем ала. Искәндәрбәк 13 яшь булганда, 1885 елда, атасы Россия мөселманнарыеың диния назараты мөфтие итеп тәгаенләнеп, Уфа каласына күчәләр.

Искәндәрбәк 1905 елда рус кызы Анна Рябикинага өйләнә. Моның өчен аның хатыны ислам динен кабул итеп, Гайнелхаят дигән исем ала.

1917 елда адвокат Искәндәрбәк Солтанов та милли хәрәкәткә кушыла. 1917 елның 8-20 декабрендә элекке 3-нче Башкорт оештыру корылтаенда милли хәрәкәт лидерлары Зәки Вәлиди, Шәриф Манатов, Юныс Бикбов, Сәгыйть Мерәсов белән бергә Башкортстан автономиясенең Кече корылтаена әгъза итеп сайлана. Моннан тыш Башкорт хөкүмәте составына керә.

1918 елның июнендә Чиләбе шәһәрендә Башкорт хөкүмәте тергезелү белән И. Солтанов башкорт гаскәрләрен оештыру эшенә җәлеп ителә. Себер хөкүмәте белән милли гаскәрне тәэмин итү турында сөйләү өчен 1918 елның авгусында Зәки Вәлиди җитди һәм тәҗрибәле эшлекле Искәндәр Солтановны Омск каласына җибәрә. Монда ул Себер хөкүмәтенең хәрби министры белән сөйләшүләр алып бара.

Омскидан кайтканнан соң, Искәндәр Солтанов Башкорт хөкүмәте рәисе Юныс Бикбов, Зәки Вәлиди, Сәгыйть Мерәсов, Абдулла Әдеһәмов белән бергә 8-20 сентябрьдә Уфада үткән Дәүләт җыелышында катнаша. Биредә большевикларга каршы көрәшкән көчләрнең берләшкән орган — Бөтенрусия вакытлы хөкүмәте (Уфа Директориясе) оештырыла. Башкорт хөкүмәт вәкилләре автономия хокукы һәм милли гаскәрләрнең үзаллылыгын яклап чыгыш ясый.

1918 елның 29 сентябреннән Искәндәр Солтанов Ырымбурда Башкорт хөкүмәтенең Ихтыяр бүлеге мөдире булып эшли башлый. Әммә 1918 елның ноябрендә Башкорт хөкүмәте һәм гаскәрләренең хәле катлаулана төшә. Себердә властьны үз кулына алган адмирал Колчак, Уфа Директориясе агзаларын кулга алып, үзен Россиянең баш хакиме итеп игълан итә. Озакламый Башкорт хөкүмәте һәм гаскәрләрен тарату турында-фәрман бирә. Колчак белән сөйләшү өчен Искәндәр Солтанов, Мөхәмәтхан Кулаев, генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатов һәм Әүхәди Ишмурзин Омскига юллана. Зәки Вәлиди 14 декабрьдә фронттагы башкорт полк муллаларына җибәргән яшерен хатында:

«Доктор Кулаев, генерал Ишбулатов, Султанов и Ишмурзин еще до сих пор не вернулись. Ездивший туда (Омскига — А. Я.) капитан Юнусов вернулся. Письмо от них получили сегодня. Они пишут о плохом положении Колчака»

, — дип хәбәр итә.

Совет власы ягына чыгыр алдыннан 1919 елның 29 гыйнварында, Темәс авылында үткән җыелышта Башкорт хөкүмәтенең составында үзгәрешләр булып үтә. Бу чордан алып И. Солтановның исеме Башкорт милли хәрәкәте документларында очрамый. Искәндәрбәк Мөхәмәтьяр улы Солтановның киләсе язмышы билгесез.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Национально-государственное устройство Башкортостана (1917-1925). — К. 1. — Уфа, 2002. — С. 216.
  • Хөсәенов Г. Б. Башкорт халкының рухи дөньясы. — Уфа, 2003. — 76-83-нче битләр.