Мөэмин

(Mö'min битеннән юнәлтелде)

Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Мөэмин (гарәп. مؤمن‎, иман иткән, тугрылыклы булган) — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанганиманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе.[1]

Мөэмин һәм мөслим терминнары арасында аерма үзгәртү

  Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[2] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[3][4]
 

Мөэмин ия булырга тиешле сыйфатлар үзгәртү

Коръәннең күп аятләрендә чын күңелдән иман иткәннәрнең бай рухи дөньясына ишарә иткән сыйфатлары тасвирлана:[6]

  • Мөэминнәр ритуаль намазларны тиешлечә башкара.
  • Алар мәҗбүри булган зәкят-садакасын түли һәм үз мал-мөлкәтләрен Аллаһ юлында куллана.
  • Үзләренең барлык эшләрендә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәләр.
  • Мөэминнәр башкаларны яхшы юлларны сайларга, начарларга керешмәскә өндиләр.
  • Буш һәм файдасыз эшләрдән ерак торалар.
  • Алар пакъ, авыр гөнаһларны кылмый.
    • Көфернең тормышларына кермәүне күзәтеп торалар.
  • Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә буйсыналар, һәм һәрвакыт аларның боерганнарына итагәть итәләр.
    • Аллаһы Тәгаләнең Җир йөзендәге урынбасары (хәлифә) дип яратылган акыллы кеше дәрәҗәсенә тугрылыклы булып яшиләр.

Мөэминнәр турында Коръәндә үзгәртү

  • Әл-Мөэминүн сүрәсе — Коръәннең 23 нче сүрәсе, Мәккәдә иңдерелгән, 118 аяттән тора.
  • Коръәндә Мөэмин сүзе 229 тапкыр кулланыла[7], мәс.: «Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.» [8].

Мөэминнәр турында Сөннәттә үзгәртү

«
  Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) соңгы Хаҗ вакытында әйткән: „Сезгә мөэминнең кем икәнен белдермәскә микән? Мөэмин — кешеләр үз малын һәм тормышын иминлегендә курыкмыйча тапшыра алганнары кеше; муслим — үз теле һәм куллары белән башкаларга зыян кылмаучы берәү; муджахид — Аллаһы Тәгаләгә буйсына алыр өчен үз рухы белән керәшүче; ә мөһаҗир — ул гөнаһларны калдырган берәве!“»

— Имам Әхмәт хәдисләре җыентыгы, 6/21[9]

Фадаля ибн Убайд белдергәненчә
 
Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) әйткән: «Хакыйкый иман иясе (мөэмин) — кешеләр аның янында үзләрен имин һәм тыныч сизә алган берәү».

— Ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 548, хадис № 9144[10]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Али-заде, А. А., 2007
  2. «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
  3. Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
  4. Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
  5. «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
  6. Какая группа мусульман относится к искренним верующим (муминин), о которых упоминается в нескольких аятах Священного Корана?(үле сылтама)
  7. Та Һа сүрәсе: аять 75 (текст), Ән-Нур сүрәсе: аять 3 (текст), Әс-Сәждәһ сүрәсе: аять 18 (текст), Әд-Духан сүрәсе: аять 12 (текст), Нух сүрәсе: аять 28 (текст).
  8. Ән-Нур сүрәсе: аять 31 (текст) (24 2017 елның 23 март көнендә архивланган.:31)
  9. Определение слов «Мумин», «Муслим», «Муджахид», «Мухаджир»
  10. Военная тема // Хадисы. — Umma.Ru

Чыганаклар үзгәртү