Кемерово өлкәсе
Кемерово өлкәсе (рус. Кемеровская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.
Кемерово өлкәсе | |||
---|---|---|---|
| |||
Ил | Россия[1] | ||
Башкала | Кемерово | ||
Мәйдан | 95 500 км² | ||
Халык саны | 2 547 684 (2024) | ||
ISO 3166 коды | RU-KEM |
Административ үзәге — Кемерово шәһәре.
География
үзгәртүЯк | Регион |
---|---|
Төньяк | Тум өлкәсе |
Көнбатыш | Новосибирск өлкәсе |
Көньяк-көнбатыш | Алтай крае |
Көньяк | Алтай Республикасы |
Көнчыгыш | Хакасия |
Төньяк-көнчыгыш | Красноярск крае |
Өлкәнең зур өлешне Кузнецк казанлыгы били, көнбатышта — Салаир сырты, көнчыгышта — Кузнецк Алатау, көньякта — Таулы Шория урнаша. Өлкәнең көньяк-көнчыгышта Алтай тавы тармаклары урнашалар; иң бөек ноктасы — Верхний Зуб тавы (2178 м).
Төп елгалар — Томь, Иня, Кия, Яя.
Файдалы казылмалар: ташкүмер, көрән ташкүмер, тимер рудасы, полиметалл рудасы, алтын, фосфоритлар, төзү ташы, һ. б.
Кемерово өлкәсе континенталь климат зонасында урнаша. Гыйнварның урта температуралар —17...—20 °C, июльнең урта температуралар +17...+18 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300(тигезле районнарда)-1000 (таулы районнарда) мм.
Туфраклар — кәсле-көлсу, кара туфрак.
Тарих
үзгәртүБорынгы торучы халыклар — себер татарлары, шорлар һәм телеутлар. 1618 елдан хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясендә руслар урнаштырыла башлаганнар, Кузнецк острогы төзелә. 1721 елда руданы эзләүче Михайло Волков хәзерге Кемерово районында беренче күмер чыганакны таба. 1804—1925 елларда хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясе Тум губернасы состаына булган. XX гасырның башында металлургия һәм күмер предприятиеләр төзә башланалар. 1943 елның 26 гыйнварында ССРБ Югары Советының Указы белән Кемеров өлкәсе оештырыла.
Икътисад
үзгәртүӨлкә территориясендә күмер сәнәгате зур үсеш алган, аның төп үзәкләре — Прокопьевск, Междуреченск, Белово, Берёзовский, Кемерово, Новокузнецк, Осинники, Ленинск-Кузнецкий, Киселевск, Беловский, Кемеровский, Новокузнецк һәм Прокопьевск районнар. Регионның көньягында металлургия һәм тау-чыгару сәнәгате зур үсеш алган (Новокузнецк, Таштагол). Шулай ук өлкәдә машиналар төзү (Юрга, Анжир, Новокузнецк, Кемерово, Киселевск) һәм химия сәнәгате бар.
Транспорт
үзгәртүТимер юл транспорты
үзгәртүТранссебер магистрале, Төньяк Себер тимер юлының Төньяк Кузбасс тармагы.
Автомобиль транспорты
үзгәртүМ53 «Байкал» магистрале (Новосибирск (Тум) — Кемерово — Красноярск — Иркутск)
Административ-территориаль бүленеш
үзгәртүШәһәр округлары: (картада кызыл нокталар белән билгеләнгәннәр)
|
|
|
|
Районнар:
Халык
үзгәртүСебер регионнары арасында Кемерово өлкәсендә иң югары халык тыгызлыгы — 28,9 кеше/км².
Милләт | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] |
---|---|---|---|---|---|
руслар | 2 386 468 (85,7 %) | 2 596 453 (89,0 %) | 2 670 256 (90,3 %) | 2 870 125 (90,5 %) | 2 664 816 (91,9 %) |
татарлар | 67 382 (2,4 %) | 69 309 (2,4 %) | 64 817 (2,2 %) | 63 116 (2,0 %) | 51 030 (1,8 %) |
украиннар | 109 544 (3,9 %) | 71 743 (2,5 %) | 62 373 (2,1 %) | 65 245 (2,1 %) | 37 622 (1,3 %) |
алманнар | 65 041 (2,3 %) | 52 155 (1,8 %) | 47 040 (1,6 %) | 47 990 (1,5 %) | 35 965 (1,2 %) |
чуашлар | 36 173 (1,3 %) | 31 387 (1,1 %) | 26 052 (0,9 %) | 24 372 (0,8 %) | 15 480 (0,5 %) |
шорлар | 13 670 (0,5 %) | 14 059 (0,5 %) | 12 767 (0,4 %) | 12 585 (0,4 %) | 11 554 (0,4 %) |
барлык | 2 785 906 (100,0 %) | 2 918 353 (100,0 %) | 2 958 429 (100,0 %) | 3 171 134 (100,0 %) | 2 899 142 (100,0 %) |
Торак пунктлар
үзгәртү
Урын | Шәһәр | Халык саны | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Новокузнецк | 547 885 | ||||||||
2 | Кемерово | 532 884 | ||||||||
3 | Прокопьевск | 210 150 | ||||||||
4 | Междуреченск | 101 995 | ||||||||
5 | Ленинск-Кузнецкий | 101 666 | ||||||||
6 | Киселёвск | 98 382 | ||||||||
7 | Юрга | 81 536 | ||||||||
8 | Белово | 76 752 | ||||||||
9 | Анжир | 76 669 | ||||||||
10 | Березовский | 47 292 | ||||||||
11 | Осинники | 45 997 | ||||||||
12 | Мыски | 43 029 | ||||||||
13 | Мариинск | 40 522 | ||||||||
14 | Топки | 28 642 | ||||||||
15 | Полысаево | 27 624 | ||||||||
16 | Тайга | 25 330 | ||||||||
17 | Гурьевск | 24 816 | ||||||||
18 | Таштагол | 23 114 | ||||||||
19 | Калтан | 21 893 | ||||||||
20 | Промышленная | 18 043 | ||||||||
[7] |
Татарлар
үзгәртүТатарлар, башлыча, Анжир (4168 кеше), Кемерово (8071), Новокузнецк (6361), Прокопьевск (9342), Междуреченск (1820), Юрга (2315) шәһәрләрендә һәм күпләп Ижморский районының Нижегородка, Тёплая Речка, Кемерово районының Умантай, Мариинский районының Тундинка, Куркули, Юрга районының Олы Ылыс, Зимник авылларында яши.
Кемерово өлкәсендә Татар милли мәдәни үзәге (1991 елдан, Кемерово шәһәре), Себер һәм БДБ илләренең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтенең мөселман дини берләшмәсе (1993 елдан, Анжир шәһәре), «Нур» мөселман җәмгыяте (1999 дан, Междуреченск шәһәре) эшли. 2003 елда Кемерово шәһәрендә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстан сәүдә йорты» ҖЧҖ төзелә. ТР Кемерово өлкәсен «Нефаз» автобуслары белән тәэмин итә.[8]
Диния нәзарәте
үзгәртү- Төп мәкалә: Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
2008 елда Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» мәчете ачыла, аның нигезендә Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Кузбасс мөселманнары бер үзәккә берләшү фикеренә акрынлык белән килгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=34
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=62
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=62
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=58
- ↑ [1]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-04-14
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-03-23
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- [2] 2016 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.