Таулы Шо́рия (Шор телендә:Тағлығ Шор) — Кузнецк Алатавы, Алтай һәм Кемерово өлкәсе чигендә урнашкан таулы-тайга төбәге. Төбәкне шартлы рәвештә Алтай тауларына карый дип әйтергә мөкин. Үз атамасын Шория кечкенә үзешчән Шорлар халкыннан алган, аларның бабалары бөтен Себердә тимер эретү сәләте белән мәшһүр булганнар. Нәкъ менә аларны беренче рус сәяхәтчеләре "тимерче татарлар" дип атаганнар. 1939 елга кадәр территория Таулы-Шор милли районына карый, шул елны РСФСР Югары шурасы президиумы районны бетерү турында фәрман чыгара. Сугыштан соңгы вакыттан алып, хәзерге заманга кадәр төбәк күмер чыгару сәнәгатенең аяусыз эксплуатациясенә дучар ителә. Ачык ысул белән күмер чыгару табигать өчен һәм кешеләр өчен зур зыян сала. Бигаять зур карьерлар таулы шор авылларын «йота», сулыкларны агулый һ.б.[1]

Таулы Шория
Сурәт
Тау сырты Алтай таулары
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кемерово өлкәсе
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 1630 метр
Карта
 Таулы Шория Викиҗыентыкта

Физик-географик сыйфатлама

үзгәртү
 
Чулеш бистәсе

Таулы Шория Кемерово өлкәсенең көньяк өлешен алып тора, монда катлаулы төенгә Төньяк-Көнчыгыш Алтай, Кузнецк Алатавы һәм Салаир кряжы сыртлары катлаулы төенгә кушылалар. Могъҗизалы матурлыгы өчен бу мул кырыйны еш Себер Швейцариясе дип атыйлар.
Таулы Шориянең хәзерге рельефы токымнарның озак җимерелүе һәм салмак бөтен территория күтәрелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу урта биеклектәге таулар, күбесенчә 500-800 метр биеклектә. Рельеф формалашуына төп әһәмиятне агучы сулар, кыш һәм җәй температураларның тирбәнешләре, химик һәм физик җилләнү процесслары йогынты ясаган. Нәтиҗәсендә таш кыялы ярлар белән нечкә елга үзәннәре, йомшак түбәләр сызымнары, күпсанлы мәгарәләр һәм гротлар барлыкка килгән.

Биеклекләр

Төбәк биеклеге 500-дән 1630 метрга кадәр. Таулы Шориянең иң биек ноктасы — Мустаг тавы (Бозлы тау) — бу эре гранит массивы, ул көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 25 км дан артыкка сузылган. Җил эреп чыгару йогынтысында монда дөя өркәчләре, сарай пиклары, әтәч кикриге кебек формалар барлыкка килгән. Мустагтан тыш ылыслы тайга өстендә карлы Патын, Улутаг, Кубез, Темиртау, Яшел, Куль-Тайга түбәләре күтәрәлеп тора. Аларның барысында да диярлек кышын тау чаңгычылары шуып йөри, ә җәй белән аларга альпинистлар менә.

Иң мәшһүр таулар:

  • Патын («Кузбасс йети»сы яшәү урыны) — 1630 метров — Таулы Шориянең иң югары тавы. Районда зур мәгарәләр системасы бар.
  • Мустаг — Шерегеш курорты территориясендә урнашкан.
  • Курган
  • Каритшал (күбрәк Яшел буларак мәгълүм, тауда Шерегеш курортының таулы трассаларының күпчелеге урнашкан.
  • Утуя
Елгалар

Тау массивларын тирән үзәннәр белән тау, саф һәм төбенә кадәр үтә күренмәле елгалар ерган. Аларның иң төпләре — Кондома, Мундыбаш, Мрассу (топонимик сүзлек буенча — «эрбет елгасы»; шорларда Пырас яки Прас), Пызас.

Геологик төзелеше

үзгәртү

Геология турында мәгълүматны К. В. Радугин, А. М. Кузьмин, К. Г. Тюменцев, В. Д. Вертель, К. А. Батов, А. С. Егоров, А. К. Кюз, Л. Л. Пожарицкий, Г. Л. Поспелов, Г. А. Курганов,В. П. Батурин эшләрендә табарга була.

Иң борынгы токымнар — урта-соң неопротерозой карбонат калдыклары: известьташ, доломитлар, һәм шулай ук кварцитлар, алевролитлар һәм аргиллитлар — тирән сулы диңгез калдыклары. Магматик токымнардан — соң протерозой һәм иртә кембрий офиолитлар, мөгаен, примитив утрау дугасының дуга арты бассейнында формалашкан: ультрабазитлар, габброидлар, долеритлар һәм мендәр базальт лавалар, алар тирән су чакматаш калдыклары белән ассоциирлыйлар. Бу токымнарның киселеш фрагментлары кечкенә тектоник пластина структураларында, Мрассу һәм Бий гривасы үзәнен ураткан сырт районнарында аз амплитудлалы этеп өелгән табаларында сакланган. Бу этапның бассейн структуралары грабеннар исемнәре астында мәгълүм: Тельбес һәм Кондом, гәрчә хәзерге төбәк структурасында алардан фрагментлар гына калган. Башка вак тектоник блоклар һәм пластиналар Кембрий вулканоген-калдык комплекслары белән корылган, алар дуга арты бассейны чикләрендә формалашырга мөмкин булганнар. Кембрий вакытында регион структур үзгәреп корылышын кичергән, бу утрау дугасының океаник күтәрелешләре белән китереп чыгаргылган, алар хәзерге Таулы Алтайның структурасын формалаштыралар, бу Таулы Шор төбәгенең кабыгының деформациясен китереп чыгарган. Бу этапның магматизмы серия деформация формалашуында яхшы чагылган, монда калий токымнары күп, алар Кондом структуралары һәм Тельбес грабеннары чикләрендә интрузияләр итеп иңәләр, локаль рәвештә - утрау дугаларына җавап бирүче геохимик хасиятләр белән гранитлар. Кембрий чоры ахырында вулканизм һәм калдык җыелулар бетә, бу Кузнецки Алатавының структураларының Себер палеоконтиненты белән бәрелеше белән бәйле булырга мөмкин, бу регионның көньягында гранит интрузияләр формалашуында чагылган. Тау корылмасы формалаша, ә соңыннан диңгез трансгрессиясе. Ордовик һәм силурның беренче яртысы дәверендә төбәк территориясендә фьордсыман бассеиннар чигендә тыныч калдыклар җыелу булган, аларның фрагментлары регионның сыну зона чикләрендә сакланып калган. Силурда актив кырый барлыкка килә: Кузбассның көньяк уратылуында диференциацияләнгән вулканитлар сериясе формалаша, гранит массивлар формалаша.

Девон чоры актив кырый эволюцияли башлый: вулканитлар һәм туфоген калдыклар кабыгы җыела, алар күбесенчә Тельбес палеовулканы эшчәнлегенә бәйле, гранит интрузияләр кертелә. Бу магматизм Таулы Шория уратылуында рифтлар калдыгы белән янәшә бара: Кузнецкиның, Минусит казанының һәм төбәк сыну структуралары чикләрендә кечерәк бассейннары сериясендә. Алар кызыл төсле ватылган калдыклар белән тиз тула, этү күчешләре нәтиҗәсендә зур булмаган үзгәрешләр кичерә. Рифтларның формалашуы селтеле гранитлар кертелүе белән янәшә бара, суб-селтәле һәм селтәле габброидлар, нефелин һәм лейцит сиенитлар һәм янәш барган вулканитлар белән бара.

Девон ахырыннан бирле, Карбонда һәм Пермь чорында бөрмәле-таулы корылма салмак җимерелә. Җимерелгән калдык материалының җыелу өлкәләре Кузнецк һәм Минусин бассеиннары.

Триас һәм Пермь чигендә трапп магматизмы барлыкка килгән. Триас ахырында Салаир таулы-бөрмәле корылма формалашуы нәтиҗәсендә ватылу зоналарына караган аерым структуралар токымнары деформацияләнеп эпидот-амфиболит һәм амфиболит фация шартларында локаль ороклиннар барлыкка китергәннәр: ике слюдалы һәм биотит гранитлар интрузияләре барлыкка килгән.

Юра, акбур, палеоген вакытында территория әкренләп тигезләшкән. Гәрчә Салаирны хәзерге Таулы Шориядән аеручы рифтоген структура чикләрендә Юра һәм акбур калдыклары мәгълүм. Хәзерге тау корылмасы неоген һәм дүртенчел чор чигендә барлыкка килгән, гәрчә гомуми хасиятләрдә, төбәкнең тектоник структурасының формалашуының элеккеге этапларында формалашкар өзү деформацияләре стилен саклап калган.

Климат

үзгәртү

Таулы Шориянең климаты кискен континеталь урта айлык һәм урта тәүлек температуралары тирбәнешләре зур. Кышын аяз, уртача салкын җилсез һава торышы була. Кояш балкуының дәвере Кара диңгез яр буенда шикелле - марттан бирле инде Кояшта кызынырга була. Беренче кар гадәттә сентябрьдә барлыкка килә, уртача кар катламы, кагыйдә буларак, ноябрьгә ята һәм апрельгә кадәр тора, бу тау чаңгычыларын бик җәлеп итә. Елга үзәннәрендә кар катламы 2-2,5 метрга җитә. Җәй җылы, әмма дымлы, явым-төшемнәр кышка караганда ике мәртәбә күбрәк була.

Үсемлек һәм хайван дөньясы

үзгәртү

600-1200 м биеклектә Таулы Шориянең зур өлешен караңгы ылыслы тайга алып тора, анда ылыслы агачлар күп — Ак чыршы (пихта), Себер чыршысы һәм Эрбет агачы. Ак чыршы урманнарында аланнар күп, аларда үләннәр 3-4 метрга җитә. 1200-1300 м дан биегрәк агач үсемлеге түбән һәм кыерсытылган була. Монда Альп һәм Суб-Альп болыннары поясы урнашкан.

Хайваннар дөньясы шактый бай һәм төрле. Тайга урманнарында поши, асыл болан, кабарга, кыр кәҗәсе, Төньяк болан, көрән ае, бүре, селәүсен, коны, кеш, кама, ас, бурсык, чәшке. Төбәк территориясендә кошлар күп — тилгәннәр, канюклар, лачыннар, бөркетләр, суерлар, боҗырлар, Косач көртлекләр һәм башкалар. Елгаларда табигать шартлары балыклар тормышы өчен яхшы, монда күп төрләр бар: хариуслар, тайменьнар, леноклар, Елецлар, жумба, чуртан, чебак, алабуга, шыртлака, комкорсак һәм башкалар.

Төбәк территориясендә Шорский милли паркы һәм Таштагол тыюлыгы урнашкан, ул мехлы җәнлекләрне, хосусан асны саклау өчен ясалган.

Халкы күбесенчә шорлардан һәм руслардан тора. Таулы Шориянең Халык тыгызлыгы түбән (1 км²га 5 кешедән әзрәк).

Торак пунктлары

үзгәртү
 
Таштагол районында Мундыбаш (бистәсе)

Икътисады

үзгәртү

Сәнәгате

үзгәртү

Таулы Шория — эре тау руда сәнгате төбәге, анда тимер (Каз һәм Таштагол рудник чыганаклары төркемнәре) чыганаклары эшләтелә. Шулай ук Таулы Шориядә агач чыгару, һәм эрбет чикләвекләре ясау киң таралган.

Туризм

үзгәртү

Кышын Таулы Шория тау чаңгысы курорты булып тора, ул Кемерово өлкәсендә генә түгел, ә бөтен Себер төбәгендә популяр. Бигрәк тә Яшел тавы (Каритшал), 1270 м, популяр, ул Шерегеш торак пунктында урнашкан. Анда даими рәвештә һөнәри һәм яратучылар Рәсәй чемпионатлары уздырыла. Кышын анда Новосибирсктан регуляр "Кыш әкияте" туристик поезды йөри.

Таулы курорт үзенчәлекләре:

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү