Триас, триас периодымезозой чорының беренче периоды[1]. Башы якынча 230 миллион ел элек[1][2], ахыры - 185[2]-195[1] миллион ел элек.

Триас
Ставрикозавр дицинодонтны үтерә
Алмаштырган: Пермь периодын
Башы: 230 миллион ел элек
Тәмамы: 185-195 миллион ел элек
Континентлар: Пангея
Фаунасы үрнәкләре: Динозаврлар, Плакодонтлар, Бентозухлар
Флорасы үрнәкләре: Плеврейя, Ком эквизетитесы, Пальтаспермалы Птеридоспермалар, Вольцияләр, Осмундалылар
Климаты: Эссе, коры
Алмаштырылган: Юра периоды тарафыннан

Таралу географиясе

үзгәртү

Пангея суперкониненты пермь уртасында Гондвана һәм Лавразия кушылуыннан барлыкка килгән. Шулай итеп бик күп сахралар ясалган[2]. Бер континент - бер океан, Панталасса[3]

Тереклек

үзгәртү

Перм-Триас биосфера кризисыннан соң миллион еллар үткән, һәм тереклек янә туа башлаган[2].

 
Плевромейя

Мезозой чорының иң башында флора бик бертөрле була. Плевромейяләр - плаундай үсемлекләр - доминантлык иткәннәр. Аларның биеклеге 2-3 метрга җитә алган. Иң яхшы шартларда яшәгәннәренең кайберләре агачтай була. Плевромейяләр бүгенге Көнбатыш Аурупадан Рус платформасына кадәр, шуннан - Үзәк Азиягә һәм Себергә, Кытайга һәм Австралиягә таралганнар. Плевромейяләрнең энәле яфраклары (кайберләренең яфраклары редукцияләшкәннәр), бүлбе сыман тамыр алып баручы-ризофоралары һәм калын яралгылары булган. Бу хәл плевромейяләрнең суккулентлыгын (коры климат шартларына адаптация итенгәнен) күрсәтә. Плевромейяләр таңтриас елгалары һәм күлләре ярларында үскән. Плевромейялекләрдә башка үсемлекләр сирәк булган. Плевромейяләр споралары янында башка үсемлекләрнең тузанлыгы һәм споралары сирәк очравы башка флора булганын күрсәтә, әмма бу үсемлекләр җирләнүләргә кермәгән.

Период уртасында кыен үсемлекләр янә туа: кризистан соң сакланган үсемлекләр яңа буын бирә, һәм аларның интенсив эволюциясе башлана: яңа гаиләләр, тәртипләр һәм сыйныфлар барлыкка килә. Көнчыгыш Аурупада бу вакытта күп хвощтайлар, абагалар, птеридоспермалар, цикадалар һәм ылыслылар очрый.

Җирдә иң типик үсемлекләрнең берсе - Ком Эквизитесы, агачтай хвощ, әмма споратоткан башаклары төп үсенте башында түгел, ә кырый ботакларында урнашкан. Шулай ук эквизитесның кәүсәсе киңлектә 30 сантиметрга җитә алган. Алар дымлы урыннарда үскәннәр.

Пельтаспермалы Птеридоспермалар пермьдә барлыкка килгән, аларның күпчелеге палеозой һәм мезозой чикләрендә юкка чыккан, әмма кайберләре триаста да калган. Аларның кыенкаурыйлы яфраклары, озынайган капчыкчыгы тышында тузанлык органнары, гөмбәдәй дисклар тышында орлыктоткан органнары булган.

Триас урманнарында күп ылыслылар булган - (вольцияләр һәм аңа тугандаш ырулар). Алар хәзерге раукарияләргә охшаш булган.

Шулай ук абагалар күп булган. Аларның күпләре яңа гаиләләр белән вәкилләнгән. Кайберләре пермьдә барлыкка килгән, әмма гади үсемлекләрнең күпчелеге өчен уңыш алмаганнар. Пермь-триас кризисы бу көндәшләрнең күбесен үтергән, һәм абагалар урынын алган.

Шулай ук триаста күп саговниклар, беннеттитлар үскән[2]

Имезүчеләр
үзгәртү

Җәнлектәй сөйрәлүчеләр юкка чыга башлады. Күбесе беренче имезүчеләргә баш биргәннәр. Алар бик вак булган. Шул вакыт аларның ике төркемгә бүленеше үтә: триконодонтларга[4] һәм пантотерийларга[5]. Алар акбүр периодына кадәр яшәгәннәр. Юра периодында аларга күпбугорлылар кушыла[5]. Триконодонтларның бүгенге нәселләре юк. Күпбугорлылардан берьюллылар (үрдәкборыннар һәм ехидналар) барлыкка килгән, ә пантотерийлардан - барлык башка имезүчеләр[5].

Сөйрәлүчеләр
үзгәртү
 
Платеозавр

Триас - сөйрәлүчеләрнең таңы һәм патшалыгының башы. Беренче динозаврлар барлыкка килә. Алар зур түгел - иң бәләкәй динозаврлар триаста һәм юрада яшәгәннәр:

  • I урын: компсогнат: вак, бик тиз ерткыч; юра; Германиядә һәм Франциядә табылган; озынлыгы: 60см; 3кг
  • II урын: прокомпсогнат: примитив ерткыч; триас; Германиядә табылган; озынлыгы: 1м 20см
  • III урын: целур: хәрәкәтчән ерткыч; юра; Вайоминг штаты, АКШ; озынлыгы 1м 80см[6]

Әмма зурлары да булган: Платеозаврның озынлыгы 6-8 метрга җиткән. Ул барлык Аурупада табыла, шулай итеп, конкуренциясе булмаган. Платеозавр үсемлекашаучы булган.

Эре ерткычлар үрнәкләре - целофизислар һәм геррерозаврлар. Шуларның озынлыгы 3 метрга тигез иде.

Мусзавр үз нәселеннән бик аерылган. Үз зурлыгын күрсәтелгән рекордсменнар бабасы өч метрга гына җиткән! Исеме тычкан-кәлтә елан кебек тәрҗемә ителә. Прозауропод, платеозаврлылар гаиләсенең таң вәкиле. Көньяк Америкада яшәгән[3].

Триас - архозаврларның уңышлары башы. Архозаврларга ташбакалар, динозаврлар, крокодиллар һ.б. карый.

 
Мастодонзавр

Палеозойдан сакланган стегоцефаллар-лабиринтодонтларның поппуляцияләре кайбер урыннарда үзләрен бик әйбәт сизгәннәр. Рус платформасының түбәнге яткычларында еш бентозухус ыруының вәкилләре очрый. Бентозухуслар бик яхшы йөзүчеләр булган, балык тотканнар, ләкин, мөгаен, каннибаллар да булган.

Бентозухус башка вакытташлары-лабиринтодоннтарның кыяфәтен бөтенлектә күрсәтә. Өчпочмаклы башсөяге, өскә юнәлгән күз бушлыклары, кыска аяк-куллары, озын куәтле койрыгы - менә бентозухус![2]

Триасның икенче һәм өченче өлешләрендә башка зуп-зур лабиринтодонтлар барлыкка килә, мәсәлән, мастодонзавр. Мастодонзавр - эре метрлы башсөякле амфибия ул.

Сөйрәлүчеләр
үзгәртү

Триаста сөйрәлүчеләрнең яңа төркеме барлыкка килә - плакодуслар. Плакодусларның төрле формалары булган: ташбакадайлары (мәсәлән, плакодонт генодус), бүгенге диңгез игуаналарын хәтерләткәннәре (плакодуслар ыруы)[2]. Плакодонтлар раковиналы моллюскларны ашаганнар. Плакодонтларны Аурупада табалар. Бу сөйрәлүчеләр триас азагына кадәр үлеп бетә башлаганнар[7]

Нотозаврлар (220 миллион ел элек[5]; нотозавр, танистрофеус[7]) - плезиозаврлар һәм плиозаврлар бабалары, ихтиозаврлар (210 миллион ел элек[5]; миксозавр[7]) һ.б. археозаврлар (протерозухус[7]).

Триасохелис - борынгы муенын җыеп кертә алмаган ташбака. Аның томшыгы булган, шулай итеп, тешләре булмаган. Үсемлекләр ашаган. Панцире бик нечкә иде. Бөтен дөньяда табыла.

Һавада

үзгәртү
 
Шаровиптерикс

Птерозаврлар барлыкка килә. Аланың кайберләре - эудиморфодон, петейнозавр, преондактиль.

Шаровиптерикс - вак кәлтә еланы. Аның арткы азаклыклары кантларга әверелгән.

Бөҗәкләр

үзгәртү

Палеозойдан сакланган бөҗәкләр хәзер дә яши. Алар динозаврларның ашы булганнар. Әмма эрелеге азайган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с.; ил.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Я познаю мир: Палеонтология: Дет. энцикл. / С. В. Наугольных; Худож. С.В. Наугольных. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак": 2004. - 399, [1] с.: ил.
  3. 3,0 3,1 Динозавры. Полная энциклопедия / Пер. с англ. Авдониной. - М.: Изд-во Эксмо, 2003. - 256 с.
  4. Рус Википедиясе
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Динозавры. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359 с.: ил.
  6. Фишер Э. Книга рекордов динозавров / пер. М. Авдониной. - М.: Изд-во Эксмо-Пресс, 2002. - 32 с., илл. (Серия "Мир динозавров")
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Фишер Э. Морские чудовища / Пер. Т. Головкиной. - М.: Изд-во Эксмо-Пресс, 2002. - 32 с., илл. (Серия "Мир динозавров")