Абагасыманнар

(Абагалар битеннән юнәлтелде)

Абагасыманнар, яки абагалар (лат. Polypodióphyta) - псилофитлар нәселеннән чыкканнар һәм югары төзелешле үсемлекләрнең борынгырак төркемнәреннән берсе булып торалар. Ташкүмер чорында бу үсемлекләр, наратбашлар һәм плауннар белән беррәттән, зур урманнар хасил итеп, Җир йөзен биләп алган үсемлекләр дөньясында өстенлек иткәннәр. Бу төркем үсемлекләре хәзер дә киң таралганнар. Хәзерге вакытта абагаларның төрләр саны гаять күп. Алар, киң таралып, урта полосаның төньяк урманнарыннан алып тропикларга кадәр очрыйлар, төрле тирәлектәчүлләрдән башлап сазлыкта да үсәләр. Бу үсемлекләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан алып 25 метрга кадәр (тропик агаччыл формалары) җитә.

Абагасыманнар
Сурәт
 Абагасыманнар Викиҗыентыкта

Абагаларның төзелеше үзгәртү

 
Абаганың яфрагы

Абагаларның яшәү циклында җенессез һәм җенесле буыннар — спорофит һәм гаметофит чиратлаша. Спорофит фазасы өстенлек итә — ул, кагыйдә буларак, күпьеллык, һәм нәкъ менә аны без абага дип атыйбыз.

Уртача зонаның гадәти урманнарында үсүче абагаларның сабагы кыска, бөре эчендә урнашкан һәм тамырча булып тора. Сабакта үткәргеч тукыма яхшы үскән, аның бәйләмнәре арасында төп тукыма — паренхима күзәнәкләре урнаша; өстәмә тамырлар була. Яфраклар тамырчадагы бөреләрдән үсеп чыга һәм җир өстендә ачыла. Алар очтан үсә, зурая һәм фотосинтез һәм спора ясалу функцияләрен үти.

Абагаларның үрчүе үзгәртү

Яфракның аскы ягында споралар өлгерү урыны булган спорангийлар үсә. Уңайлы шартларда спора шыта, һәм аннан кечерәк пластинка — үсентек ярала. Бу — гаметофит. Ул абагаларда еш кына ике җенесле, анда күкәй күзәнәк һәм сперматозоидлар өлгерү урыны булган ана һәм ата җенес органнары барлыкка килә. Аталану су тамчысында бара. Зиготадан яралгы үсә, ул тамырлангач, үсентек үлә. Яралгы спорофитка әверелә.

Кайбер абагаларның споралары төрле зурлыкта була. Бу — төрле споралы абагалар. Аларның вак ата спораларыннан (микро-споралардан) ата үрчү органнары белән гаметофит үсә. Эре ана споралардан (мегаспоралардан) күкәй күзәнәкне өлгертүче гаметофит үсә. Туклыклы матдәләрнең спораларда, аеруча мега-спораларда, туплануы төрле споралы абагаларга шактый өстенлек бирә — спорадагы туклыклы матдәләрне файдаланып, гаметофит аның эчендә үк үсә башлый. Тиз үсеш алу нәтиҗәсендә аталану гадәттәгедән иртәрәк уза, һәм бөтен үсеш циклы тизрәк төгәлләнә. Санап үтелгән үзенчәлекләр аркасында, төрле споралы абагалар тирәлек шартларының үзгәреп торуын җиңел кичерәләр.

Абагаларга шулай ук тамырчада барлыкка килгән махсус бөреләрдән вегетатив үрчү дә хас.

Абагаларның әһәмияте үзгәртү

Кайбер төрләренең яшь сусыл яфракларын Япониядә салат ясау өчен файдаланалар. Халык медицинасында абага яфрагыннан махсус рецепт буенча суалчан куа торган дару әзерлиләр. Күп төрләрен аквариумнарда үстерәләр. Азот үзләштерүче цианобактерияләр белән симбиозда яшәүче абагаларны, азот чыганагы буларак, дөге басуларында туфракны азотның эрүчән кушылмаларына баету өчен кулланалар.

Абагалар Җир йөзендә киң таралган һәм төрле тирәлектә очрый. Дымлы тропик урманнарда алар аеруча күптөрле, анда абагалар агач астында үсә. Агаччыл формалары тропик тауларда аеруча күп. Мондый климатлы пояста яшәү формасы белән үзенчәлекле — лианасыман абагалар очрый. Дымлы тропик урманнарда төрле эпифит абагалар, ягъни башка үсемлекләрдә үсүчеләре күп. Сулыкларда йөзеп йөри торган күпьеллык абагаларның берничә төре бар. Уртача климат илләрендә таралган абагаларның күпчелеге — коры җирдә үсүче күпьеллык үләнчел үсемлекләр.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • 7 сыйныф, Биология - «Тере организмнарның күптөрлеге» дәреслеге Захаров В.Б., Сонин Н.И., © «Дрофа» нәшрияты, 2003, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты.