Eurovision җыр бәйгесе 2016

Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Eurovision Song Contest 2016; фр. Concours Eurovision de la chanson 2016), тәрҗемәсе Аурукүренү (урысча Евровидение) – 61 нче Eurovision бәйгесе. Ул Швециядә 10 майдан 14 майга кадәр уза. Швеция узган елгы Австриядә узган «Евровидение 2015» бәйгесендә җиңү яулады, җиңүне аңа «Heroes» җыры белән Манс Селмерлөү китерде[1]. Ярымфиналлар 10 май һәм 12 май көннәрендә булды. Бәйге финалы — 2016 елның 14 мае[2]. Швеция бәйгене бишенче тапкыр кабул итә (беренче тапкыр — 1975 елда). Финалда Украина вәкиле кырымтатар кызы Җамала җинү яулады. Аның "1944" исемле җыр кырымтатар халкының сөргене хакында иде. Җыр берьюлы инглиз һәм кырымтатар телендә яңгырады[3]. Eurovision җыр бәйгесе тарихында бу беренче татартелле җыр иде [4].

Eurovision җыр бәйгесе 2016
Дата 2016 елның мае
Финал 2016 елның 14 мае
Алып баручылар Манс Селмерлөү,
Петра Меде
Телеканал хуҗасы SVT
Үткәрү урыны Швеция байрагы Швеция, Стокһолм
«Эрикссон-Глоб»
Җиңгән җыр Украина байрагы 1944 (Җамала)
Дәүләтләр саны 42
Кире кайту Болгария байрагы Болгарстан,
Босния һәм Герцеговина байрагы Босния һәм Герцеговина,
Украина байрагы Украина,
Хорватия байрагы Хорватия
Eurovision җыр бәйгесе 2016
2015        2017
«
1944 (татарча өлеше)

Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемне тоя алмадым,
Ватаныма хәсрәт булдым!

»

2016 елда бәйгедә 42 ил катнаша.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү