Энгель Фәттахов

(Engel Fättaxov битеннән юнәлтелде)

Энгель Нәвап улы ФәттаховТатарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018―2022), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Энгель Фәттахов
Актаныш районы башлыгы
Вазыйфада
16 сентябрь 2018 ел – 22 июнь 2022 ел
Аңа кадәр Фаил Камаев (в. б.)
Дәвамчысы Ленар Зарипов
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
2012–2017
Аңа кадәр Альберт Гыйльметдинов
Дәвамчысы Рафис Борһанов
Актаныш районы
администрациясе башлыгы
Вазыйфада
1998–2012
Дәвамчысы Фаил Камаев
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 июнь 1961(1961-06-12) (63 яшь)
Актаныш районы, Чишмә
Сәяси фирка КПСС / Бердәм Россия
Белем Казан авыл хуҗалыгы институты

Тормыш юлы

үзгәртү

Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]

2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]

2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].

2022 елның 22 июнендә узган район советы депутатлары утырышында (48 депутатның 46сы катнашкан) район башлыгы вазифасыннан алына [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.

Хач киселү вакыйгасы

үзгәртү

2022 елның 10 маенда билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән, мәрхүм Виктор Смирнов каберенә куелган православие хачын икенче кат кисеп аткач, «Мин бу коточкыч фактны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Бу хәл өчен тулы җаваплылыкны өстемә алам, лаеклы җәза алырга әзер һәм (район башлыгы вазифасыннан) отставкага китәм», дип белдерә. 2021 елның сентябрендә, әлеге хач беренче мәртәбә кисеп алынгач, район башлыгы буларак, республика җитәкчесеннән катгый кисәтү алган [6] .

Сак астына алу

үзгәртү

Мәхкәмә Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны сак астына алган. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018-2020 елларда шикләнүче Актаныш районы башлыгы булып эшләгән вакытта төзелеш ширкәтеннән үз йортын төзекләндерү рәвешендә ришвәт алган. Бу эш 21,8 млн сум акча тәшкил иткән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат үзәге. Фәттахов гаебен танымаган[7][8].

2024 елның 16 ноябрендә Энгель Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән. Илнар Фәттаховка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда читтән торып гаепләү белдерелгән[9][10].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.azatliq.org/a/28894393.html
  2. https://www.azatliq.org/a/28903771.html
  3. Ольга Плешкова. министр образования РТ объявлен главой Актанышского района. 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. prokazan.ru, 16.09.2018
  4. Энҗе Габдуллина. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән». Интертат, 22.о6.2022
  5. Минниханов подписал указ о награждении Энгеля Фаттахова орденом «За заслуги перед РТ». 2021 елның 24 июнь көнендә архивланган. realnoevremya.ru, 15.06.2021(рус.)
  6. Минниханов о спиле креста в Актаныше: Такие происшествия в нашем обществе недопустимы. Татар-информ, 11.06.2022
  7. «Рай для серферов» в деревне Чишма: силовики пришли домой к Энгелю Фаттахову. Бизнес-Онлайн, 22.05.2024
  8. Рузилә Мөхәммәтова. Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр» Интертат, 23.05.2024
  9. Камаев дал показания на сына Энгеля Фаттахова – он объявлен в розыск. chelny-biz.ru, 16.11.2024
  10. Энгель Фәттаховның улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән. Интертат, 16.11.2024

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү