Буддачылык

(Buddizm битеннән юнәлтелде)

Буддачылык (санскр. बुद्ध धर्म, buddha dharma; пали बुद्ध धम्म, buddha dhamma, «яктыртылган») – VI гасырда (б. э. к.) Көньяк Азиядә барлыкка килгән, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфәле дин. Аңа нигез салучы – Будда Гаутама.

Буддачылык
Байрак[d]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Будда[d]
Нигезләүче Будда
Урын бөтен дөнья[d]
Әгъзалар саны 520 002 000[1]
Барлыкка килгән урыны Бодх-Гая[d]
Нигезсалгыч текст Трипитака[d]
Әүвәлгесе Ведачылык[d]
Кайда өйрәнелә Буддология[d]
Рәсми дине Бутан, Мьянма, Таиланд һәм Шри-Ланка
Нәрсәдән бүленеп чыккан Ведачылык[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Буддачылык[d]
Веб-сайт Stack Exchange buddhism.stackexchange.com
 Буддачылык Викиҗыентыкта

Төп мәгълүматлар үзгәртү

Будда дине б. э. к. VI-V гасырда стихияле рәвештә барлыкка килгән булса да, аңа нигез салучы дип һинд патшасының улы Гаутаманы саныйлар. Борынгыдан килгән риваятьләр буенча, Гаутама 29 яшендә картлык, үлем турында уйлана башлый. Ул, гаиләсен калдырып, дәрвишлеккә китеп бара, барлык вакытын дөньядагы бәхетсезлекләрнең сәбәпләренә төшенүгә, кешеләрне алардан коткару юлларын эзләүгә багышлый. Күп еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, ниһаять, аның хыялында чын хакыйкать ачыла. Шушы вакыйгадан соң ул үзен Будда дип атый. Риваятьләр буенча, Будда — нирванага, ягъни яшәүнең барлык сыйфатларын тоюдан арыну халәтенә иң беренче булып керә алган кеше. Шушы халәткә керүне ул һәр кешенең яшәү максаты дип ышандырырга омтыла. Будда карашынча, кешегә дөнья мәшәкатьләреннән «котылуының иң дөрес юлы — гыйбадәтханәгә (монастырьга) китү. Будда шушындый беренче монахлар ханәсен оештыручы булып санала. Ул монахлар алдына ун таләп куя: җан ияләрен рәнҗетмәскә (үтермәскә, аларның итен ашауны хәрам дип санарга), гыйффәтлекне, җенси сафлыкны сакларга, алдаудан, ялган сүздән азат булырга, урламаска, аракыдан баш тартырга, ашау-эчүда тыйнаклык сакларга, дөньяви ләззәтләрдән баш тартырга, исле майлардан, бизәнү әйберләреннән ерак булырга, йокы түшәкләренең гадилеген сакларга, алтын-көмештән ирекле булырга.

Будда дине Борынгы Һиндстанда брахманчылык принципларына алмашка килүче рухи күренеш була. Брахманчылык, фәлсәфи яктан, дөньяның нигезен тәшкил итүче кыйммәт буларак чагылса, социаль яктан ул югары сыйныфлар идеологиясен гәүдәләндергән. Буддачылар, социаль иерархиягә каршы торып, аерым индивид мәнфәгатьләрен тормышка ашыру юлын сайлыйлар. Ләкин аларның тәгълиматы бу бурычларны үтәүдән ерак тора. Чөнки дөньядан, аның физик һәм рухи кыйммәтләреннән ваз кичү, барлык каршылыклар алдында баш ию җәмгыятьне гаделлек нигезендә үзгәртеп кору эшенә булыша алмый. Шулай да будда дине һиндлылар арасында бик тиз тарала башлый. Еллар узган саен Будданың абруе үсә бара, ул, гомумән, Алла дәрәҗәсендә карала башлый.

Дөнья буйлап таралышы үзгәртү

 
Дөнья илләре буйлап буддачылар проценты

Будда дине, Һиндстанда туып, анда тамыр җәйгән булса да, саф милли күренеш булып кына калмый, Җир шарының Көнчыгыш регионында урнашкан кайбер башка илләрдәге халыкларга да үзенең йогынтысын ирештерә. Бу яктан караганда, Будда диненең Кытай, Япония, Монголия һ.б. илләрдә яралуы турында әйтми булмый. Кытайда ул I гасырның уртасында махаяна шәкелендә барлыкка килә. Моны бигрәк тә Кытайның сәүдә элемтәләре үсә башлау белән аңлатырга кирәк. Ill—IV гасырларда Кытайдагы төньяк династияләре башлыклары будда динен көньяк династияләре белән көрәштә файдаланырга омтылалар. Буддизмга конфуцианлык каршы төшә, будда дине монастырьлары көчләрен югалта, ә конфуцианлык идеологиясе буддачыларны кысрыклый бара. Ике дин арасындагы көрәш XX гасырда да дәвам итә әле. Япониягә будда дине VI гасыр урталарында Кытай аркылы үтеп керә башлый. Бу илдә буддизм күп төрле секталарда гәүдәләнә. XII гасырда Япониядә амидаизм сектасы барлыкка килә. Аның төп эчтәлеген җәннәт белән тәмуг тәгълиматы тәшкил итә. Бу динне тотучыларга «коткарылу» өчен гади генә кагыйдәне үтәү сорала, ул да булса, Амида (Амитаба) буддасының исемен туктамыйча кабатлау таләп ителә[2] Япониядә буддизмның мөһим үзенчәлеге шунда: ул, Һиндстан буддачыларыннан аермалы буларак, кысан әхлакый нормаларны үтәүдән азат. Хәтта, киресенчә, биредә монахлардан сугышчан рух таләп ителә. Самурайлыкны Япониядә будда диненең үзенчәлекле бер чагылышы дип карарга кирәк. Монголиядә буддачыларның иң таралган сектасы ламаизм дип атала. Ул XVI гасырда барлыкка килә, XVI гасырда Бүрәтиягә, соңрак Тывага һәм калмыкларга үтеп керә. Лама, кагыйдә буларак, барлык монахларны (калмыкларда Лама — дин башлыгы) аңлата, ә будда дине башында торучылар «далай-лама» дип аталалар. Гомумән, Монголия һәм Бүрәтиядә лама «тере Будда» дип санала. Бу илләрдә ламаизм — киң җәелгән күренеш. Будда дине нормаларын үтәү алар өчен мәҗбүри таләп санала, ләкин бу регионнардагы буддачыларга шаманлык сыйфатлары да хас. Алар табигать предметлары (таулар, елгалар) рухына гыйбадәт кылуны кагыйдә итәләр, кайбер хайваннарны (мәсәлән, этне) «изге» дип саныйлар.

Будда дине шактый чуар. Ләкин ул, нинди генә шәкелдә булмасын, үзенең төп үзенчәлеген, эчке асылын югалтмаган. Будда диненең төп принцибы — яшәү богауларыннан котылу, аның гүзәл сыйфатларыннан арынырга омтылу. Нәтиҗәдә — социаль тормыштан читләшү, индивидуальлеккә бирелү, чынбарлыктагы рухи һәм физик чыганаклардан баш тарту, ваз кичү. Ләкин, дөньядагы башка нәрсәләр кебек үк, Будда дине дә бер урында гына тормый, үзгәрә бара. Мәсәлән, XX гасыр уртасында Вьетнам буддачылары Көнбатыш империалистларына каршы җәелгән милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаштылар, социаль тормыштан читтә калмадылар.

Буддачылар бәйрәмнәре үзгәртү

Буддачылар Яңа елны (аларда бу бәйрәм Сагаалган дип атала) Ай календаре буенча язын, яңа ай туган көнне билгели. Бу дин тотучыларның күпчелеге көньяк-көнчыгыш Азиядә яшәгәнлектән, анда язның гыйнвар азагыннан башлап март урталарына кадәр дәвам итүен дә онытмаска кирәк. Яңа ай туган көннең төгәл генә датасы юк, шуңа бәйрәм һәр елны төрле вакытка туры килә. Быел ул 22 февральдә билгеләнә.

Яңа ел алдыннан Гутор дип атал­ган чистарыну йоласы үткә­релә. Аны лама чакырып башкаралар. Башта табын корыла, аннары калган ризыкларны зур касәгә тутырып, өстенә тимер акча, шәм, чүпрәк-чапрак һәм камырдан кеше рәвешендә пеше­релгән кечкенә курчак салып, юлга чыгарып куялар. Имеш, шуларга кызыгып, явыз көчләр дә өйдән чыгып китә икән.

Бәйрәмгә өч көн кала ламалар буддачылык тәгълиматын­дагы ун тәңрегә атап дога укый. Алар арасында иң дәрәҗәлесе – Шри-Дэви исемле алиһә. Ул Тибет башкаласы Лхасаның яклаучысы булып исәпләнә. Аның фатыйхасын алу өчен төн буена, иртәнге сәгать алтыга кадәр йокламыйча, мантралар укып чыгарга кирәк. Бу вакытта алиһәдән ярдәм сорап дога кылсаң, теләк­ләрең, һичшиксез, кабул була дип ышаныла. Бәйрәмнең табыну өлеше гыйбадәтханәләрдә ир­тәнге алтыда тәмамлана.

Шуннан соң өйләрдә бәйрәм табыны оештырыла. Өстәлдә мотлак рәвештә ак төстәге ризыклар – сөт, каймак, эремчек, май урын алырга тиеш. Елның беренче көнендә кунакка йөрергә ярамый. Икенче көннән башлап, ай ахырына кадәр туган-тумачаны Яңа ел белән тәбрикләргә кирәк, чөнки бәйрәм ай буена дәвам итә.

21 февральдә Тибет буддачылары Балдан Лхамо – Дини тәгъ­лиматны яклау көнен билгели. “Балдан Лхамо” — Тибет буддачылыгының Гелугпа традиция­ләрендә төп динне саклаучы булып тора. Ул 10 ачулы илаһлар арасында җеннәр белән идарә итүче һәм агуларны бетерүче илаһ.

Аның хөрмәтенә хурал (гыйба­дәт) елның соңгы көнендә үткәрелә. Ай календаре буенча яңа ел алдыннан Балдан Лхамо җиргә төшеп, үзенең тарафдарлары янына килә, аларга илаһи көч бирә. Будда динен тотучылар Употсахи көнендә (ай календа­реның 25нче көне) һәм һәр айны Балдан Лхамога багышлап дацан­нарда (гыйбадәт­ханә­ләрдә) һәм йортларда гыйба­дәт кыла.

Буддачылык агымнары үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Johnson T. M., Zurlo G. A., Hickman A. W. et al. Christianity 2015: Religious Diversity and Personal Contact // International Bulletin of Missionary ResearchSAGE Publishing, 2015. — ISSN 0272-6122; 0193-8320
  2. Кара: Краткий научно-атеистический словарь.— M., 1964.—С. 98.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү