Батыр районы
Батыр районы | |
чуаш. Патăрьел районĕ | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 5 сентябрь 1927 |
---|---|
Рәсми исем | Большебатыревский район һәм Чкаловский район |
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Батыр, Batır[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан |
Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
Халык саны |
41 900 (1993)[3], 40 800 (1997)[3], 40 000 (2001)[3], 41 769 (2002)[4], 40 600 (2005)[5], 39 352 (2009)[6], 38 620 (2010)[7], 38 441 (2011)[8], 37 727 (2012)[9], 36 939 (2013)[10], 36 099 (2014)[11], 35 729 (2015)[12], 35 142 (2016)[13], 34 496 (2017)[14], 34 055 (2018)[15], 33 419 (2019)[16], 32 878 (2020)[17], 32 060 (2021)[18] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 138 метр |
Мәйдан | 943,66 км²[19] |
Рәсми веб-сайт | batyr.cap.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 83532 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Батыр районында вафатлар |
Батыр районы Викиҗыентыкта |
Батыр районы (чуаш. Патăрьел районĕ) — Чуашстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Батыр авылы.
География
үзгәртүЧуашстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Район территориясе 944 км².
Тарих
үзгәртүРайон 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.
Батыр районына татарлар килүе (йомышлы мишәрләр) 16 йөзнең 2 нче яртысында Гөбенә һәм Тәтеш-Темников чик буе ныгытмаларын төзү белән бәйле. Татар авыллары арасында иң борынгылары: Шыгырдан, Татар Согыты (16 йөз ахыры — 17 йөз башы), Татар Тимәше (1629), Кыр Бикшеге (1650 еллар). Батыр районындагы авыллар элек мәчетләрнең күп булуы белән аерылып торган. 1920 елларда Шыгырдан авылында 8, Татар Согытында 3, Кыр Бикшиге авылында 3, Кызыл Чишмәдә (элек Мачар (Начар) Үби дип аталган) 2, Озын Куак авылында 2, Татар Тимәшендә 1 мәчет булган. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр һәм мәктәпләр (иң борынгылары — Шыгырдан авылында, 18 йөздән мәгълүм) эшләгән.
Халык
үзгәртүХалык саны 40,3 мең кеше (1999 елга). Батырның үзендә- 5,7 мең, Шыгырданда- 5,1 мең кеше.
Милли составы: чуашлар — 75%, татарлар —22 %, шулай ук руслар, мордвалар, украиннар яши.
Татарлар саны: 1989да — 10 365, 1997дә — 9 506, 2002дә — 10 602 кеше.
Татар авыллары: Шыгырдан, Татар Согыты, Кыр Бикшиге, Озын Куак, Кызыл Чишмә, Кызыл Камыш, Татар Тимәше, Кече Шыгырдан, Яңа Чепкас; Имәнкисәге (Именево) авылында — чуашлар белән, район үзәгендә чуашлар, руслар белән бергәләп яшиләр.
Чуаш авыллары: Абамза, Алманчы, Балабаш-Нрус, Бәхтегилде, Кокшан, Люля, Первомайское, Ульяновка һ.б.
Административ бүленеше
үзгәртүРайонда 19 авыл жирлеге бар.
Икътисад
үзгәртүАвыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү. 50% җир игелә.
Хәзерге торышы
үзгәртүХәзерге вакытта Шыгырданда 4, Озын Куакта 2, Кыр Бикшигендә 2, Татар Согыты, Кызыл Камыш, Татар Тимәше авылларында берәр мәчет эшли. Шыгырдан авылында Чуаш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте бинасы урнашкан. Районда «21 гасыр» Татар яшьләре үзәге (Батыр авылы; 1999 дан), «Ак Барс» СК (Шыгырдан авылы; 1996 дан) эшли. Татар телендә «Авангард» (1952 дән), «Умырзая» (1999 дан), «Вакыт» (1996 дан) газеталары нәшер ителә.
Районның танылган кешеләре
үзгәртүТатарлар
үзгәртү- Азат Абитов (1993, Шыгырдан), җырчы.
- Җәүдәт Сөләйманов (1955, Кызыл Чишмә) — галим, КФУ профессоры, Татарстанның дәүләт премиясе лауреаты.
- Бәдретдин Төхфәтуллов (1918-1988, Шыгырдан), Дан орденының тулы кавалеры.
- Фәридә Фәйзуллина (Начар Үби), җырчы, ЧР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ ОКТМО
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Численность населения по районам и городам Чувашии (погрешность 50 человек)
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ Численность населения по районам и городам Чувашской Республики на 1 января 2005 года (погрешность 50 человек)
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населённых пунктов Чувашской Республики
- ↑ Чувашия. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2009-2014 годов
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst97/DBInet.cgi?pl=8006001
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Сылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|