Һомай (акыллы колонка)

башкортча сөйләшүче акыллы колонка

Һомайбашкорт телендә сөйләшүче акыллы колонка(рус.) һәм исемдәш виртуаль ассистент(рус.); таләпләргә Интернетта җавап эзләп табу, кирәкле мәгълүматны һәм әсәрләрне тавышландыру, әнгәмәне алып бару һәм башкортча-русча-башкортча тәрҗемә итү функционалына ия. Программист Айгиз Кунафин һәм командасы проекты. Умай (баш. Һомай) төрки алиһәсе хөрмәтенә аталган.

Һомай
Нигезләнү датасы 2020[1]
Атама Һомай һәм Homai
... хөрмәтенә аталган Умай
Дәүләт  Россия
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле[2] һәм рус теле[2]
Чыгару датасы 2023[3][4][5]
Рәсми веб-сайт homai.ru(башк.)(рус.)[6]
Поддержано Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды[d], Радий Хәбиров һәм Башкортстан республикасының гражданнар җәмгыятенә теләктәшлек күрсәтү фонды[d]
Бәяләү тесты балалар бакчасы[5]
Заказчик Башкортстан республикасының гражданнар җәмгыятенә теләктәшлек күрсәтү фонды[d]

Кулланучыларга башкортча хезмәт күрсәтүче ясалма интеллектлы беренче 250 колонканы чыгару 2023 елның язгы-җәйге Башкортстан Башлыгы гранты нигезендә башкарыла[7][8][9], беренче партиясе Уфада эшләгән башкорт телле балалар бакчаларына 2024 елның 12 гыйнварында тапшырылды.[10]


Тарих үзгәртү

COVID-19 коронавирус авыруы пандемиясе вакытында (2020) туган проектны үстерү чыгымнарны Айгиз үзе каплаган. Моны башкарачак программ агентның прототип(рус.) дәрәҗәсенә якынлашулары турында хәбәрләр 2023 елның февралендә пәйдә булды. Беренче колонкалар   Башкортстан Республикасында башкорт теле көне буларак билгеләнгән 14 декабрь көнендә Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителде, бета-тестка тапшырылды. Финаль версияләре 2024 елның гыйнварында Уфаның 6 башкорт телле балалар бакчасына таратылды[10].

Техник үзенчәлекләр үзгәртү

Колонка Интернетка чыбыксыз элемтә аркылы тоташкан килеш эшли. Мәгълүмат эшкәртү сервер(рус.) ягында оештырылган. Еш кулланылган таләпләр өчен (башкортча<>русча тәрҗемә итү, әкият сөйләү, музыка кую, башкорт ашамлыклар рецепларын табу, фәлән[11]) алгоритмнар языла, комплекслы очракта башкортча<>инглизчә тәрҗемә аркылы chatGPT(рус.) сервислары кулланыла. Башкорт телен аңлау, текстка тәрҗемә итү һәм сөйләм генерациясе үз көчләре белән оештырыла[12].

Кызыклы фактлар үзгәртү

  Насчёт умной колонки? Я не собирался это делать. Мы с Айгизом думали, что нам нужна система автоматического перевода аудио- и видеоконтента, чтобы наши детки мультики смотрели на наших родных языках: у Айгиза на башкирском, а моя Эрвина — на марийском. Они включают свои планшеты, а мультики автоматически переводятся на те языки, которые мы поставим в настройках... Но вот Айгиз взял и создал свою башкирскую умную колонку Һомай... И нам пришла идея использовать одно и то же железо и программное обеспечение, а колонка будет мультиязычной: говоришь Һомай — тебе отвечает по-башкирски, говоришь iВика — отвечает по-марийски.[13]
 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Миллиард.татар — 2021.
  2. 2,0 2,1 Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.
  3. Татар-информ — 1990.
  4. Российская газетаРоссия: 1990. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  5. 5,0 5,1 ТАСС — 1904.
  6. Telegram-канал
  7. Умная колонка заговорила по-башкирски. КоммерсантЪ.Башкортостан. 2024 елның 17 гыйнвары тикшерелгән.
  8. Приказ №213 от 14.07.2023 "Об утверждении перечня победителей конкурса на предоставление некоммерческим неправительственным организациям грантов Главы Республики Башкортостан в форме субсидий на сохранение и развитие государственных языков Республики Башкортостан и языков народов Республики Башкортостан в 2023 году".. Фонд грантов главы Республики Башкортостан / Фонд содействия гражданскому обществу Республики Башкортостан. 2024 елның 18 гыйнвары тикшерелгән.
  9. Модуль «Начальная школа» для умной колонки «Əминə» на базе платформы «Һомай». Фонд грантов главы Республики Башкортостан. 2024 елның 18 гыйнвары тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 В детсадах Башкирии появились умные колонки, говорящие на башкирском языке. Башинформ. 2024 елның 17 гыйнвары тикшерелгән.
  11. Хабиров рассказал о создании умной колонки, говорящей на башкирском языке. РИА Новости. 2024 елның 17 гыйнвары тикшерелгән.
  12. Айгиз Кунафин "Һомай - как создавали умную колонку говорящую на башкирском языке". UfaDevConf2023 конференция чыгышы язмасы. 2024 елның 17 гыйнвары тикшерелгән.
  13. София Костогрызова. «Умная колонка будет мультиязычной: говоришь Һомай - отвечает по-башкирски, говоришь iВика - отвечает по-марийски». Миллиард.татар. 2024 елның 19 гыйнвар тикшерелгән.