Умай
Умай (Һумай, Ымай, кайвакыт Һомай, шулай ук Umai; бор. төрк. 𐰆𐰢𐰖; каз. Ұмай ана, Umay ana; рус. Ума́й / Ымай, Umáj / Ymaj, төр. Umay (Ana) буларак мәгълүм) — төрки һәм монгол халыкларының борынгы хатын-кыз алиһәсе[1] Тәңредән кала икенче урынны били. Хәзерге заман халыклары арасында алтайлар, башкортлар, бүрәтләр, казаклар, кыргызлар, монгол, татар, хакас һәм башкаларда билгеле. Алиһә иң борынгы орхон язмаларында телгә алына.
Умай | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ата | Тәңре |
Кардәш | Koyash[d], Эрлик[d], Ульгень[d] һәм Ay Dede[d] |
Илаһ карый | Тәңречелек |
Тасвирламасы
үзгәртүУмай — аеруча олыланучы җир хатын-кыз алиһәсе, шәфкатьле күңел, балаларны һәм бала тудыручыларны яклаучы. Бала тудырыр алдыннан хатын-кызны һәм сабыйны саклап, Умай тирмәнең пакь дип исәпләнгән сул ягында керү урынында урнаша. Хатын-кыз башлангычының гәүдәләнеше Умай исеменең үзендә дә чагыла, ул ана карынын, яткылыгын һәм хәтта кыркылган кендекне аңлата.
Умай хөрмәтенә тирмәнең алгы мөешенә башка сүрәтләр белән бергә зәңгәр тукымадан тегелгән корсакны элеп куялар, аңа, әгәр бала авырса, ботка ашаталар. Аның махсус сагы астында яңа туган балалар һәм бишектә яткан балалар тора, аларның бишеген тирбәтә, ә аннары алты яшенә кадәр, бала аякка басканчы, аны саклап йөри. Аның белән баланың гомере һәм саулыгы бәйле, чөнки ул аны явыз көчләрдән һәм рухлардан саклый.
Символик сурәтләнеше
үзгәртүУмайга багышланган символик образлар (Май-иче) шорларда — ук белән кече җәя, аны чәңгелдек, бишек янына эләләр, бишекне ук белән (малай өчен) яки орчык белән (кыз өчен) тишәләр, агач укны бишеккә салып куялар. Телеутлар Умайны көмеш чәчле яшь хатын кыяфәтендә күз алдына китерә, ул яшен буйлап күктән төшә һәм алтын ук ярдәмендә балаларны саклый, дип исәплиләр. Кыргызлар Умай-анага балалар туганда яки авырганда мөрәҗәгать итә. Кумандиннар Умай-ана (ут алиһәсенә тиң) судан курка дип исәпли[2].
Умай җиргә ике каен белән төшә дип исәпләнә.
Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, Умайның иң иртә сүрәте Кудыргэ каберлегендәге ташта китерелгән (Кудыргэ сюжеты).[3] Ташны Ленинград этнография музеена алып киләләр, ул шәһәрнең чолганыш вакытында Икенче бөтендөнья сугышында югала.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Николаева Д. А. Культ Умай в традиционной культуре бурят. — Известия Российского государственного педагогического университета имени А. И. Герцена.
- ↑ Потапов, Умай — божество древних тюрков, 1973
- ↑ Жерносенко И. А. Особенности иконографии богини Умай в сакральных центрах Алтая. // Ярославский педагогический вестник. — 2016. — № 1. — С. 314. — ISSN 1813-145X
Әдәбият
үзгәртү- Потапов Л. П. Умай — божество древних тюрков в свете этнографических данных. — М.: Наука, 1973.
- Котов В. Г. Женское божество Умай/Хумай: сравнительная характеристика // Известия Алтайского государственного университета. — 2010. — № 4-2. — С. 111-114.
- Чебодаев М. П. Образ Бгини Умай (Май) в изобразительном и декоративно искусстве Хакасии. — Абакан. — 2019. — 40 С.