Җәмил Баймурзин

башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы

Җәмил Баймурзин, сәхнә псевдонимы Ябай Малай, Җәмил Рәмил улы Баймурзин (баш. Йәмил Рәмил улы Баймырҙин, 1992 елның 3 декабре, РФ, БР, Хәйбулла районы, Байгускар) ― башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, рэп башкаручы, музыкант (курайчы), көйләр авторы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты.

Ябай Малай
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

баш. Йәмил Рәмил улы Баймырҙин

Туу көне

3 декабрь 1992(1992-12-03) (31 яшь)

Туу урыны

РФ, БР, Хәйбулла районы, Байгускар

Эшчәнлек еллары

2010 ― х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

рэп

Кораллар

курай

Жанрлар

эстрада

Псевдонимнар

Башкорт Шатуновы

Коллективлар

Элвин Грей төркеме

Лейбллар

Лейбл Элвин Грей

Ябай Малай

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1992 елның 3 декабрендә[1] Башкортстанның Хәйбулла районы Байгускар авылында туган. Әтисе Рәмил, эшмәкәр, авылның мәдәни чаралары спонсоры; әнисе Резеда Әсмәндияр кызы, Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Ике сеңлесе бар, югары белем алганнар.[2]

Балалар бакчасыннан ук сәхнәдә чыгыш ясый («Эх, дускаем, кил әле» җыры белән). Мәктәптә укыганда «Сулпылар» конкурсында җиңүче була.[3] Курайда уйнарга икенче класста, үз куллары белән төрле үлчәмдәге курайлар ясап, өйрәнгән, мәктәптә укыганда курайчылар конкурсларында җиңүләр яулаган, Мәскәү кремле чыршысына путевка белән бүләкләнгән. 9 класстан соң, Уфа сәнгать училищесын (сыйныф җитәкчесе Салават Кирәев һәм укытучысы Ришат Рәхимов, 2013), Уфа дәүләт сәнгать академиясен (җыр буенча укытучысы Башкортстанның халык артисты Галия Солтанова, курай буенча укытучысы Россиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Азат Гаеткулов) тәмамлаган.

2010 елдан башкорт эстрадасында җырлый башлаган. 2019 елдан татар эстрадасында чыгыш ясый. Иҗатын күзәтеп барган Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үз төркеменә эшкә чакырган. Мәскәүдә Элвин Грей лейблы белән чыгыш ясаган, продюсерлары уртак. Хәзерге вакытта бергә эшлиләр, Россия буйлап гастрольләре уза. 2019 елда Элвин Грей лейблының элекке әгъзасы Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) [4] белән уртак тур уздыралар. Ябай Малай Элвин Грей белән чыгыш ясаудан тыш, үз иҗаты белән дә шөгыльләнә.[3]

Көйләрне үзе дә яза (17 яшендә «Син китмә» җырын язган),[5] башка авторлар белән дә эш итә. Музыканы үзе яза, әмма әсәрне команда белән бергә камилләштерә. Кайбер җырларын башка җырчылар да башкара. Рэп башкаручы Ябай Малай җырларны заманча эшкәртүдә җырлый. Җырлауны курайда уйнау белән бергә алып бара. [3]

Башкорт һәм татар телендә башкарган кайбер җырлары: «Туган тел» (Рәми Гарипов), «Ай һәм Кояш», «Яратам», «Аппагым-йомшагым», «Алларыма ятып елама», «Син китмә», «Яшьләр, биегез», «Әллә чынлап та», «Әгәр булсаң минеке», «Эзләмә аккошларны», «Килче, кочаклыйм», «Килде ямьле язлар», «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», «Мәхәббәтем», «Әйдәгез, дуслар», «Алтын яфраклар», «Бәхетеңне югалтырсың», «Бер моң», «Көзге яңгыр», «Киттең», «Ак чәчәкләр», «Сагынам» һ.б.

Җырчының иң популяр композициясе булып «Буран микән» санала. Җырны юлда, Сарман районы Җәлил бистәсенә концерт белән барганда яза. ВКонтактеда Гөлфия Шакированың «Буран микән» шигырен укыгач, биш минутта көен язып куя. Җырны башкортча һәм татарча вариантта яздырган. Клипны Уфада төшергәннәр. YouTube каналында 2 ел эчендә 2 млн карау җыйган. [6]

Ябай Малай псевдонимы исем-фамилиясенең русча вариантын кыскартып ясалган: Я. (Ямиль) + Бай. (Баймурзин). «Ябай» (гади) яки «Я бай» (мин бай – рухи байлык күздә тотыла) дигәнне аңлата. [2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2013 – «Яшьлек-шоу» (Йәшлек-шоу) ― «Өмет» номинациясендә җиңүче[7]
  • 2015 – «Бәллүр сандугач» (Гәлсәр һандуғас) ― Гран-при
  • Яшьлек-шоу (Йәшлек-шоу) республика яшьләр музыкаль фестивалендә – «Ел җырчысы»
  • 2021/2022 – «Татар җыры» фестивале лауреаты [2]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнмәгән (2023 елга).[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Чәчәк урынына мунча себеркесе биргәннәрен яратам». Ирек мәйданы, 15.06.2023, № 23, 8нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү