Байгускар
Байгускар (баш. Байғусҡар, рус. Байгускарово), икенче атамасы Тиргәмеш ― Башкортстан Республикасының Хәйбулла районында урнашкан торак пункт, авыл. 2008 елдан Татыр-Үзәк авыл советына керә.
Почта индексы — 453810, ОКАТО коды — 80255823001.
Авыл атамасы торак пунктка нигез салучы кеше исеменнән (йөз башы Байгускар Ягафәр улы Мәгашев), икенче атамасы елга исеменнән (Тиргәмеш) алынган.
Байгускар | |
баш. Байғусҡар | |
Рәсми тел | рус теле һәм башкорт теле |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татыр-Узякский сельсовет[d] |
Халык саны |
590 (2002)[1], 544 (2010)[2] |
Акча берәмлеге | ₽ |
Почта индексы | 453810 |
Беренче язма телгә алу | 1816 |
Географик урыны
үзгәртүАра: [3]
Тарих
үзгәртүБайгускар (Бай кучкар) – 1816 елда Акназар (аңа кадәр Бабай) авылыннан күчеп утырган Кучкар авылыннан 1858 елда барлыкка килгән өч утар-җәйләүнең (Байгускар, Каръян, Хәйбулла) берсе. [4]
«Списки населенных мест. Оренбургская губерния. 1866» дигән китапта шушындый язма бар: Орск өязе, 2-нче стан, No 774 дер. Байгускарова (Дергамыш, Байкачкар), Дергамыш (Тиргәмеш) елгасы янында, иске трактның уң ягыннан һәм Орскидан Верхнеуральскига кадәр сул почта тракты арасында урнашкан. Өяз шәһәреннән ераклыгы — 152 верста, стан фатирына кадәр ― 52 верста, хуҗалыклар саны — 48, халык саны: ирләр 116 кеше, хатын-кыз 120 кеше. Авылда мәчет бар.
2008 елга кадәр авыл Байгускар авыл Советының административ үзәге булып торган, ул аерым авыл Советларын берләштерү һәм торак пунктларны тапшыру белән бәйле рәвештә Башкортстан Республикасының 19.11.2008 елгы 49-з номерлы Законы нигезендә юкка чыгарылган.
Халкы
үзгәртүХалык саны | |
---|---|
2002[5] | 2010[6] |
590 | ↘544 |
- Милли состав
күпчелек милләт ― башкортлар (99 %).[7]
Шәхесләр
үзгәртү- Салават Әбделмәнов (1937— 2002), Башкортстанның атказанган укытучысы (1985).
- Җәмил Баймурзин (Ябай Малай, 1992), эстрада җырчысы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
- ↑ Рафаил Рәхимов. Акъяр исеме кайдан? Ватандаш, 1998, № 9(үле сылтама), 196нчы бит.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
Сылтамалар
үзгәртү- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан 2020 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.
- Байгускарово на портале «Генеалогия и Архивы» 2010 елның 1 декабрь көнендә архивланган.