Акъяр (Хәйбулла районы)

Хәйбулла районында авыл, район үзәге (Башкортстан, Россия)

Акъяр (баш.  Аҡъяр, рус. Акъяр) ― авыл, Башкортстан Республикасы Хәйбулла районы һәм Акъяр авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 5549 (2002), 6941 (2010), 8760 кеше (2021).[3]

Акъяр
баш. Аҡъяр
Нигезләнү датасы 1843
Рәсми исем Аҡъяр
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Акъярский сельсовет[d][1] һәм Хәйбулла районы
Административ-территориаль берәмлек Акъярский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 6941 (2010)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 330 метр
Акча берәмлеге
Мәйдан 6,57 км²
Почта индексы 453800
Беренче язма телгә алу 1834
Җирле телефон коды 34758
Карта
 Акъяр Викиҗыентыкта

Почта индексы ― 453800. Телефон коды: +7 34758. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80255815000. [4]

Урнашуы үзгәртү

Авыл Урал аръягы тигезлегендә, Ырынбур өлкәсе Орск шәһәреннән 90 км, республика башкаласаы Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 600 км ераклыкта урнашкан. Торак пункт аркылы Җаек елгасының уңъяк кушылдыгы Таналык елгасы ага. Янәшәдә Таналык елгасының уңъяк кушылдыгы Ташлы елгасында Башкортстанның Урал аръягында иң зурысы булган Акъяр сусаклагычы(рус.) урнашкан (2002 елда эшли башлаган).

Транспорт үзгәртү

Авыл аша ОрскСибайМагнитогорск, Сибай ― Акъяр, Юлдыбай ― Акъяр автомобиль юллары үтә. Якындагы Ырынбур өлкәсе Сара(рус.) тимер юл стаʜциясенә кадәр — 54 километр. Элегрәк Акъярда аэропорт эшләгән.

Тарих үзгәртү

1834 елда Ырынбур хәрби губернаторы Василий Алексеевич Перовскийның торак пунктларны эреләндерү турында боерыгы чыга. Шуның нигезендә бүгенге Акъяр урнашкан җиргә өч хуторны (Биресбаш, Шыкыр, Кутанай) күчерә башлыйлар. Күченүне актив оештыручыларның берсе отставкадагы старшина Хәйбулла Уралов (1781―1852) булган. Авылның беренче атамасы — Хәйбулла ― аның исеме белән бәйле. 1843 елда яңа урынга беренче булып Габделҗәлил Юлдашбаев күченә. 1850 елда авылда 26 хуҗалыкта 180нән артык кеше яшәгән.

1859 елда Ырынбур өязе 4нче башкорт кантоны 4нче Үсәргән йортына караучы Хәйбулла авылында 79 хуҗалыкта 552 кеше яшәгән. [5]

1865 елдан 1919 елга кадәр авыл Ырынбур губернасы Орск өязенең 4нче Үсәргән волостена караган (волость үзәге ― Сабыр авылы).

1881 елда авылда 104 хуҗалыкта 936 кеше, 1897 елда 172 хуҗалыкта меңнән артык кеше, 1900 елда 177 хуҗалыкта 952 кеше, 1917 елда 309 хуҗалыкта 1579 кеше исәпләнгән.

1917 елга кадәр Хәйбулла авылында елына ике тапкыр: беренчесе — 20-28 февральдә, икенчесе — 10-16 ноябрьдә ярминкә үткәрелгән.

1930 елның августында Башкортстан АССРда Хәйбулла районы оештырылгач, Акъяр авылы район үзәгенә әйләнә. [5]

Халкы үзгәртү

Халык саны
185018591866[6]188118971900[7]19172002[8]2010[9]
1805525199361000952157955496941

Милли состав үзгәртү

2002 елгы җанисәп буенча, төп милләт — башкортлар (86,4 %). [10]

Мәгариф үзгәртү

Шәхесләр үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  4. Архивированная копия.
  5. 5,0 5,1 Рахимов. Р. История башкирских деревень Хайбуллинского района.// Ватандаш, 1998 г., №9. Стр. 18-42.
  6. Списки населенных мест. Оренбургская губерния. 1866
  7. Указатель населённых мест Оренбургской губернии (1900)
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  10. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү