Урал аръягы
Урал аръягы - Россия Федерациясенең Урал тауларыннан көнчыгыштарак яткан тәбигый җирләре. Урал буеның бер өлеше.
Урал аръягы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Курган өлкәсе, Төмән өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Свердловск өлкәсе |
Бу регионга көнчыгыштан Уралга якын Төмән, Cвирлaу һәм Чиләбе өлкәләре, шул исәптән Башкортстанның Урал аръягы [1], Казакъстанның Куштанай өлкәсе [2] керә. Уралның көнчыгыш итәгенә турыдан-туры тоташкан, Тубыл һәм Обь елгалары бассейнындагы Көнбатыш Себер тигезлеге кырыйлары да аның cастaфында [3].
Шартлы рәвештә Төньяк, Урта һәм Көньяк Урал аръягы бүлемнәренә аералар.
Башкортстанның Урал аръягы
үзгәртүБашкортостанның Урал аръягы җɵмһүрᴎятның көнчыгыш чигеннән тар гына буй булып үтә. Тәбигый чикләре Уралтау сыртыннан алып (Белорет шәһәре географик киңлегенә кадәр), Кырктытау, Ирәндек, Сакмар үзәне буйлап бара. Мәйданы 17 мең км2 чамасы. Maгниттау мегасинклинориенең көнбатыш кабыргасына туры килә[1].
Өске ягы көнчыгышка таба гомуми сөзәкләнә, бу Maгниттау мегасинклинорийының вак җыерчыклар, өзек урыннар һәм интрузиялар белән катмарланган кабыргасының көнбатыштан көнчыгышка таба гомуми түбәнәюенә бәйле. Территорияя палеозойның ордовиктан карбонга тиклемге утырма‑вулканоген (диабаз, диабаз порфирит, риолит, комташ, аргиллит, яшма һ.б.) һәм интрузив (гранит, диорит, пироксенит, периодотит һ.б.) токымнарыннан тора. Рельефы денудацион, көнбатышта — уртача һәм тәбәнәк таулар, көнчыгышта — тигезлек һәм калкулыклар урнашкан.
Төбәк файдалы казылмаларга бай: бакыр колчеданы мәгъдәннәре (Үктәбеpск, Подольск, Сибай, Учалы, Юбилейный яткылыклары), марганец мәгъдәннәре (Күчем яткылыгы) һәм хром мәгъдәннәре (Красов яткылыгы), мәгъдәнле (Миндәк һәм Муртыкты яткылыгы) һәм сибелмә алтын, яшма (Наурыз яткылыгы) [4].
Климаты формалашуга территориянең Урал таулары ышыгында ятуы, Казакъстан һәм Урта Азиядән килгән себер континенталь һәм үзгәрүче тропик һава массаларының үтеп керүе йогынты ясый. Явым‑төшемнең уртача еллык микъдары төньяк өлешендә 350-400 мм, көньягында — 270-300 мм. Кыш салкын һәм аз карлы, гыйнварда уртача температура -16°С; җәй җылы һәм коры, июльдә уртача температура 18-21°С, корылык һәм куан җилләр еш була (елына 14-15 көн) [5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Башкирское Зауралье(үле сылтама)
- ↑ Кустанайская область.
//Большая сәвитская энциклопедияОбласть расположена в Зауралье, преимушчественно в степной зоне
- ↑ Зауралье 2019 елның 28 март көнендә архивланган. // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017
- ↑ Башкирское Зауралье//Энциклопедия Башкортостана
- ↑ Галимова Р. Г. Климат // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Ɵфə : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
Сылтамалар
үзгәртү- Зауралье
2020 елның 16 июль көнендә архивланган.// Большая российская энциклопедия .природный регион в России (түменская, Cвирлaуая и Челәбинская области), прилегаюшчий с востока к Уралу; часть Приуралья
- Научно обоснованные системы земледелия по зонам Башкирской АССР. Ɵфə, 1990; Почвы Башкортостана: в 2 т. /Ф.Х.Хазиев [и др.]. Ɵфə, 1995—1997.
Чыганаклар
үзгәртү- Кустанайская область// Большая сәвитская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 14-й т. — М. : Сәвитская энциклопедия, 1969—1978.
- Пестерев В. В. Организация населения в колонизуемом пространстве: учырᴋи истории колонизации Зауралья конца XVI — середины XVIII вв.: Монография / науч. ред. В. В. Меншчиков. — Курган: Изд-во Курганского гос. ун-та, 2005. — 237 с. — ISBN 5-86328-681-4.
- Научно обоснованные системы земледелия по зонам Башкирской АССР. Ɵфə, 1990.
- Почвы Башкортостана: в 2 т. / Ф.Х. Хазиев [и др.]. Ɵфə, 1995—1997.