Хәлим Җәлалов

драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты
(Җәлалов Хәлим битеннән юнәлтелде)

Хәлим Бәдри улы Җәлалов (Җәләлов[2]), сәхнә псевдонимы Хәлим Җәләй (1940 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан2021 елның 5 июле, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992). «Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты (2021).

Хәлим Җәлалов
Туган телдә исем Хәлим Бәдри улы Җәлалов
Туган 27 апрель 1940(1940-04-27)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан
Үлгән 5 июль 2021(2021-07-05) (81 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты -1992 (1992) «Тантана» премиясе - 2021 (2021)
Абдулла Алиш премиясе

 Хәлим Җәлалов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М. Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

2021 елның 5 июлендә Казанда 81 яшендә вафат[3][4]. Казанның мөселман зиратында җирләнә[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү