Шәһәр Шәрәф
(Шәһер Шәрәф битеннән юнәлтелде)
Шәһәр (Шәһретдин) Шәрәф (1877, Аксу, Әлки вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 17 июнь 1938, Уфа, БАССР, РСФСР, СССР) — җәмәгать һәм дин эшлеклесе, язучы, педагог. 1899-1919 елларда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә мөгаллим. 1930-елларда Уфада Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтендә казначы. Хезмәтләре Мәрҗани иҗатына, гарәп шигыре төзелешенә карый.
Шәһәр Шәрәф | |
---|---|
Туган | 1877 Аксу, Әлки вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 17 июнь 1938 Уфа, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d][1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия империясе |
Һөнәре | язучы |
Кардәшләр | Борһан Шәрәф, Гыйльметдин Шәрәф һәм Галимҗан Шәрәф |
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны Закирә Гыйльман кызы Кәримова, Гыйльман Кәримов кызы, Фатих Кәриминең бертуган сеңлесе[2].
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Әфтах Тәрҗеманов (бертуган кызның ире)
- Гыйльман Кәримов (каената)
- Фатих Кәрими (каенага)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://ru.openlist.wiki/Шараф_Шагар_Шарафутдинович_(1877)
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 187нч, 192нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9