Шамил Садыйков (1977)

журналист, медиаменеджер

Шамил Садыйков, Шамил Мөхәммәт улы Садыйков (Шамиль Мухаметович Садыков; 1977 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле) ― журналист һәм медиаменеджер, «Татмедиа» АҖ генераль директоры (2019 елның 12 декабреннән). Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2013).

Шамил Садыйков
Туган телдә исем Шамил Мөхәммәт улы Садыйков
Туган 27 октябрь 1977(1977-10-27) (47 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, медиаменеджер[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган матбугат һәм ММЧ хезмәткәре (2013)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1977 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында туган[1]. Бабасы Хәмит Сабит улы Садыйков (1909―1942) Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан вафат булган[2]. Әтисе Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков ― шагыйрь, журналист, тарих укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы[3]. Әнисе Элиза (Мәрьямбикә) Сәрдәр кызы (Актаныш районы Теләкәй авылыннан[4]), Шәле урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән, хәзер «Гайнетдин» мәдрәсәсендә өлкән абыстай[3]. Шамил мәктәптә Альберт Яхинда укыган[5]. Әтисенең сүзен тыңлап, журналистика факультетын сайлаган[5].

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетын «Журналистика» белгечлеге буенча тәмамлаган (2000). Ярты ел «Татарстан яшьләре» газетасында, аннары «Татарстан» ДТРКда практика үткән[5].

Хезмәт эшчәнлеге

үзгәртү

1997―2000 елларда ― Казанның «Эфир» телекомпаниясе хәбәрчесе, Яңалыклар хезмәте мөхәррире.

2000―2000 елларда ― «Татарстан» ДТРК «Җиһан» баш редакциясе мөхәррире.

2000―2007 елларда ― «Казан» телерадиокомпаниясе баш мөхәррире.

2007 елда ― «Инвестнефтехим» ҖЧҖ мәгълүмат-аналитика бүлеге хәбәрчесе.

2007―2008 елларда ― Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән элемтә секретариаты мөдире.

2008―2013 елларда ― «Эфир» ҖЧҖ телевизион яңалыклар хезмәте директоры.

2013―2014 елларда ― Яр Чаллы шәһәрендә ТНТ Эфир телекомпаниясе директоры[6], «Фортуна-ТВ» ҖЧҖ башкарма директоры[7].

2015 елда ― «Эфир» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

2015―2016 елларда ― «ПСО «Казан» ҖЧҖ (хуҗасы Равил Җиһаншин) матбугат хезмәте җитәкчесе[8].

2016―2019 елларда ― «Татмедиа» АҖнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы филиалы генераль директоры. 2018 ел нәтиҗәләре буенча агентлык «Медиалогия» компаниясе әзерләгән Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиарейтингында 1нче урынны алган [9].

2019 елның 12 декабреннән ― «Татмедиа» АҖ генераль директоры[10][11].

2020 елдан ― Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы өлкән укытучысы[12]. «Заманча матбугат хезмәте» (рус. Современная пресс-служба) фәненннән укыта [13].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Гаиләле, өч бала тәрбияли[15]. Хатыны Актаныш районыннан[5]. Улы Данил, журналист (АиФ), КФУ гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы аспирантурасында укый (фәнни җитәкчесе фән докторы профессор Рәдиф Җамалетдинов[16].
2024 елда хаҗга барган[17].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Генеральный директор АО «ТАТМЕДИА» Шамиль Садыков отмечает день рождения (2023-10-27).
  2. Эльза Кузнецова. Шамиль Садыков о дедах-фронтовиках: «Гордимся нашими героями всей семьей». Татар-информ, 6.05.2024
  3. 3,0 3,1 Ләйлә Хәйруллина. Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән Укытучы!. tatar-islam.com, 19.06.2023
  4. Имамов Сәрдәр Имам улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 355нче бит
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Лилия Мәхмүтова. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков: «Укып кына журналист булып булмый». Интертат, 3.01.2024
  6. Журналистами не рождаются. Журналистами становятся. Набережночелнинский институт КФУ, 11.09.2013
  7. Генеральный директор Садыков Шамиль Мухаметович. АО «ТАТМЕДИА»
  8. Юлия Красникова, Максим Матвеев, Гуландам Зарипова. Аудиторов Счетной палаты заинтересовали высокие цены по госконтракту ПСО «Казань». «Реальное время», 23.07.2015
  9. Шамиль Садыков представлен коллективу АО «Татмедиа» в качестве генерального директора. Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям, 12.12.2019
  10. Новым гендиректором АО «Татмедиа» стал Шамиль Садыков. Татцентр.ру, 13.12.2019
  11. Татьяна Вафина. Медиаторт от Шамиля Садыкова. protatarstan.ru, 1.10.2022
  12. Садыков Шамиль Мухаметович. Персональная страница сотрудника КФУ
  13. Рифат Каюмов. Как КФУ и «Татмедиа» готовят национальные кадры: репортаж с первого зачета первокурсников. Сайт КФУ, 18.01.2022
  14. Садыков Шамиль Мухаметович. Татцентр.ру
  15. Леонид Толчинский: «Татар-информ» было абсолютно убогим агентством, где был один компьютер». «Реальное время», 26.04.2016
  16. Садыков Данил Шамилевич. Персональная страница аспиранта КФУ
  17. Эльза Кузнецова. Все хаджии из Татарстана приехали в долину Арафат. Татар-информ, 15.06.2024

Сылтамалар

үзгәртү
Элгәре:
Леонид Толчинский
«Татар-информ» МА баш редакторы
2016—2019
Аннары:
Ринат Билалов
Элгәре:
Андрей Кузьмин
«Татмедиа» АҖ генераль директоры
2019—2025
Аннары:
?

Моны да карагыз

үзгәртү