Мөхәммәт Садыйков

укытучы, шагыйрь

Мөхәммәт Садыйков, әдәби псевдонимы Мөхәммәт Садыйк, Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков (1934 елның 12 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн2023 елның 29 июне, РФ, ТР, Питрәч районы, Күн) ― шагыйрь, журналист, укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.

Мөхәммәт Садыйков
Туган телдә исем Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков
Туган 12 май 1934(1934-05-12)
СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн
Үлгән 29 июнь 2023(2023-06-29) (89 яшь)
РФ, ТР, Питрәч районы, Күн
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, шагыйрь, журналист
Җефет Элиза Сәрдәр кызы
Балалар Илһам, Илдар, Шамил
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык мәгарифе отличнигы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Яшь Мөхәммәт Садыйков

«Шагыйрь истәлегенә
Ринат Рәхимовка»

Үсмәсен дип, алмагачның
Тамырын чабып була;
Сайрамасын дип, кошчыкны
Читлеккә ябып була.
Язмасын дип, шагыйрьләргә
Ялалар ягып була;
Салларга бәйләп агызып,
Утларга салып була.
Мәсхәрәгә түзеп була
Сөйгәнеңне сөйсәләр,
Дуэльгә чакырып була,
«Син – дошманым», дисәләр...
Яралардан үлеп була,
Туган туфракка ятып,
Дошманыңның маңгаена
Соңгы пуляны атып...
...Ничә киссәң дә үсәләр...
Талларны була кисеп...
Мишә буйларында йөрдем,
Шагыйрь дус искә төшеп.
Бары да була... тик шагыйрьне
Булмый кабат терелтеп...
Фанилыктан бакыйлыкка
Китте гомере үтеп[1]
Мөхәммәт Садыйк

1934 елның 12 маенда Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бабасы Сабит Садыйк улы Садыйков (1889―1942), сәяси репрессияләр корбаны[2]. Әтисе Хәмит Сабит улы Садыйков (1909–1942) Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан вафат булган[3].

Яшьли каләм тибрәткән. 1956 елдан газета-журналларда шигырьләре басыла башлаган[1].

Армия сафларында хезмәт иткән. 1956 елның көзендә Советлар Союзы белән Венгрия арасында булган каршылыкларда[d] катнашырга туры килгән. Яраланган, Польшада лазаретта дәваланган[2].

1961 елның 1 сентябреннән ― Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультеты студенты (ректор Йосыф Туишев (1906―1984), укытучылары Лотфи Яфаров, Абдулла Сайганов (1913―1974); Таһир Корбанов, группа җитәкчесе Мәдинә Җәләлиева; төркемдәшләре шагыйрь Миргасыйм Гаскәров, язучы Тәэминә Биктимерова). «Хөкүмәт сәясәтенә каршы милләтче» мөһере сугылып, төркемдәше Миргасыйм Гаскәров белән икесенә, диплом алгач, Казанда калырга рөхсәт булмый. Юлламаны Пермь өлкәсенә (Березовка районы Копчик[d] урта мәктәбенә) бирәләр. Казаннан татар теле укытучысы килгәнен ишеткән ата-аналар балаларын шушы авылга китерә башлаганнар[4]. Ике елдан (хатыны Элиза Сәрдәр кызы белән) Пермь якларыннан әйләнеп кайткач, Питрәч районы мәктәпләрендә ана теле, әдәбият, тарих фәннәрен укыткан[2].

1968―1969 елларда ― Казанда «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән[2].

1972 елдан ― Шәле урта мәктәбе тарих укытучысы. Укучылары арасында: Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов (1972), Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов (1964), Миннегали Мөхәммәтшин («Түбәнкаманефтехим» ААҖ халык иҗат йорты артист-вокалисты[5])[6].

2023 елның 29 июнендә вафат. Туган авылы Күндә җирләнгән[1].

Китаплары

үзгәртү

«Яшьлек таңы», «Зәңгәр юллар», «Дуслык», «Яшьлек алга ашыга», «Зәңгәр офыклар», «Ходай колы», «Туган як җылысы» (җыентыкта өч йөздән артык шигырь)

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Элиза (Илизә, Мәрьямбану) Сәрдәр кызы (Имамова), 1943 елда Актаныш районы Теләкәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Имам улы Имамов һәм Бикә Фәхразыева гаиләсендә туган[7]. 9 сыйныфны тәмамлагач, Пермь шәһәренең 43нче мәктәбенә барып белем алган. 1967 елда Пермь дәүләт педагогик институтын тәмамлагач, Пермь өлкәсе Березовка районы Копчик урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнгән. 1977–2007 елларда – Питрәч районы Шәле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 2007–2011 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсәне бетергәч, «Гайнетдин» мәдрәсәсендә (Йолдыз Гайнетдинов төзеткән, Шәле) җитәкче, өлкән абыстай булып эшли[4].
Өч улы – Илһам (биолог), Илдар (архитектор) һәм Шамил (журналист, 2019 елдан «Татмедиа» АҖнең генераль директоры).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Расиха Фаизова. Фанилыктан бакыйлыкка. «Гаилә һәм мәктәп», 30.06.2023
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Тәэминә Биктимерова. Мәүлә Колый якташы: сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйков язмышы. Интертат, 19.05.2022
  3. Эльза Кузнецова. Шамиль Садыков о дедах-фронтовиках: «Гордимся нашими героями всей семьей». Татар-информ, 6.05.2024
  4. 4,0 4,1 Ләйлә Хәйруллина. Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән Укытучы! tatar-islam.com, 19.06.2023
  5. История образования. Шалинское сельское поселение
  6. Мөхәммәт ага Садыйков: Илдә бүген мин иң бәхетле кеше. Питрәч муниципаль районы, 26.11.2015
  7. Имамов Сәрдәр Имам улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 355нче бит

Сылтамалар

үзгәртү