Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты (рус. Пермский государственный гуманитарно-педагогический университет (ПГГПУ)), 2012 елга кадәр Пермь дәүләт педагогика университетыПермьда урнашкан югары уку йорты. 1921 елда педагогик институт буларак нигез салынган, Уралның иң борынгы югары уку йортларының берсе булып тора. Пермь краеның мәгариф, мәдәни һәм фәнни үзәге булып тора.

Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Эшләү еллары 1921
Ректор Константин Борис улы Егоров
Адрес Россия, Пермь, Сибирская ур., 24
Сайт pspu.ru/university

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Университетта 7000нән артык студент белем ала[1]. Специалист дипломын (уку 5 ел) 26 белгечлек буенча алып була, бакалавр дипломын (4 ел) 2 юнәлеш буенча, магистр дәрәҗәсен (6 ел) бер юнәлеш буенча алып була. 14 юнәлеш буенча аспирантура һәм «Гомуми психология, шәхес психологиясе, психология тарихы» белгечлеге буенча докторантура эшли.

Пермь педагогика университетының фәнни мәктәпләре Россиядә һәм чит илләрдә танылу таба[2]. 1980 елларда психология факультетында танылган галим В.С. Мерлин укыта. Хәзерге вакытта университет базасында ел саен «Мерлин укулары» дип аталган психология буенча фәнни конференцияләр үткәрелә.

Тарих үзгәртү

1916 елда Пермьдә Император Петроград университетының филиалын ачу турында карар кабул ителә, бер елдан соң ул мөстәкыйль Пермь дәүләт университеты була. Университет ихтыяҗлары өчен күптән түгел генә төзелгән, Себер урамында урнашкан губерна земство идарәсе бинасы бирелә[3][4].

1919 елның 2 октябрендә Пермьдә Кунгурская һәм Торговая урамнары (хәзерге Комсомол проспекты һәм Совет урамы) почмагында укытучылар семинары бинасында урнашкан халык мәгарифе институты оештырыла. 1921 елның 9 сентябрендә Баш һөнәри белем бирү идарәсе план комиссиясе карары белән Пермь халык мәгарифе институты педагогик институт буларак үзгәртелә — нәкъ менә шушы көн югары уку йортының рәсми туган көне дип санала. Башта анда өч факультет булган: мәктәпкәчә тәрбия, педагогик һәм мәктәп-инструктор факультетлары. Әмма инде киләсе 1922 елда институт мөстәкыйль уку йорты буларак эшләүдән туктый[5].

 
Педагогик факультет һәм ПДУ идарәсе урнашкан губерна земство идарәсе бинасы

1922 елның июлендә институт мөгаллимнәре һәм студентлары Пермь дәүләт университетына кушыла; иҗтимагый фәннәр факультеты һәм кыскартылган физика-математика факультеты белән бергә алар педагогик факультет — Пермь университетының иң зур факультетларының берсен оештыралар[6]. Педагогик факультет һәм ПДУ идарәсе Себер урамындагы бинада урнашалар[3]. Педагогик факультет университет структурасында иң зур факультетларның берсе була: анда 900 студент белем алган[5].

1930 елның 15 октябрендә РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карары белән педагогик факультет мөстәкыйль югары уку йортына — Пермь индустриаль-педагогик институтына үзгәртелә[3][6]. Институтка Себер урамы (ул вакытта Карл Маркс урамы) буенча бина беркетелә; институтта 9 бүлек булган. 1930 елның 15 октябреннән 1940 елга кадәр анда 4000 мөгаллим әзерләнгән[5].

Сугыштан соңгы елларда институтта яңа факультетлар, шул исәптән чит телләр факультетлары ачыла. 1950 елларда Пушкин урамында яңа уку корпусы төзелә, ә соңрак тагын ике корпус ачыла. 1970 елларда институт илнең әйдәп баручы педагогик югары уку йортларының берсе була[5].

1994 елда югары уку йортының статусы үзгәрә: аттестация нәтиҗәләре буенча, РФ Мәгариф министрының 1994 елның 27 июлендәге 290 номерлы боерыгы белән Пермь дәүләт педагогика институты Пермь дәүләт педагогика университеты итеп үзгәртелә.

2012 елда, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 25 маенда кабул ителгән боерыгы нигезендә, Пермь дәүләт педагогика университеты Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты дип үзгәртелә[5].

Структурасы үзгәртү

Факультетлар үзгәртү

Университетта 13 факультет һәм институт бар[7]:

  • математика факультеты;
  • филология факультеты;
  • тарих факультеты;
  • физика факультеты;
  • табигать белеме факультеты;
  • информатика һәм икътисад факультеты;
  • чит телләр факультеты;
  • музыка факультеты;
  • физик тәрбия факультеты;
  • балачак педагогикасы һәм психологиясе факультеты;
  • башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикалары факультеты;
  • хокук һәм социаль-педагогик белем бирү факультеты;
  • психология институты.

Корпуслар һәм филиаллар үзгәртү

Пермьдә университетның дүрт корпусы бар: 1 корпус (Себер ур., 24), 2 корпус (Пушкин ур., 44), 4 корпус (Пушкин ур., 42), 5 корпус (Пермь ур., 65)[8]. Чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен өч тулай торак бирелә[1]. 2002 елдан бирле Уса, Ылыч, Көңгер һәм Чайковски шәһәрләрендә университет филиаллары, шулай ук Кудымкар шәһәрендә вәкиллек бар[5].

Башка бүлекләр үзгәртү

Университетта эшлиләр:

  • фәнни бүлекләр, фән-технология паркы;
  • университет китапханәсе (730 мең китап);
  • Кама өлкәсе халыкларының этнолингвистика үзәге;
  • иң яңа рус әдәбияты үзәге;
  • биологик станция;
  • укытучыларның квалификациясен күтәрү факультеты;
  • әзерләү факультеты;
  • мәгълүмат-исәпләү үзәге;
  • интернет үзәге;
  • зоология музее;
  • археологик музей;
  • «Учитель» гомумуниверситет газетасы;
  • нәшрият үзәге.

Директорлар һәм ректорлар үзгәртү

  • Стойчев Степан Антон улы (1930—1931)
  • Красильщик Зинаида Исаак кызы (1932)
  • Козырев Александр Василий улы (1932—1935)
  • Погожев Поликарп Георгий улы (1935—1937)
  • Павлюченков Виктор Степан улы (1937—1943)
  • Алексеев Михаил Иван улы (1943—1944)
  • Чумаков Сергей Яков улы (1944—1948)
  • Маханёк Константин Семён улы (1948—1953)
  • Турченко Сергей Игнат улы (1953—1955)
  • Дедов Гавриил Иван улы (1955—1958)
  • Чумаков Сергей Яков улы (1959—1979)
  • Капцугович Игорь Севастьян улы (1979—2001)
  • А.К. Колесников (2001—2019)
  • Егоров Константин Борис улы (2019—х.в.)[9]

Танылган укучылар үзгәртү

  • Аликин Владимир Александр улы — биатлонист, 1980 елда Лейк-Плэсидта 4х7,5 км эстафетасында Олимпиада чемпионы, күп тапкырлар дөнья һәм СССР чемпионы, Россиянең атказанган тренеры.
  • Высокова Светлана Юрий кызы — тимераякта узышучы, 2006 елгы кышкы Олимпия уеннарының команда ярышында 500 м дистанциягә йөзү буенча бронза призёры, күп тапкырлар Россия чемпионкасы.
  • Девятьяров Михаил Талгат улы — 15 чакрымга узышуда (чаңгы ярышлары) Олимпия чемпионы (1988, Калгари).
  • Дергачёв Иван Алексей улы — Россия әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор.
  • Коновалов Григорий Иван улы — ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты.
  • Садырин Павел Фёдор улы — Совет футболчысы һәм Россия футбол тренеры. Спорт мастеры. РСФСРның Атказанган тренеры.
  • Томилова Наталья Валерий кызы — Россия спортчысы, спорт ориентлашуы буенча дөнья чемпионы (2002).
  • Шумкова Елена Александр кызы — Россия опера җырчысы, П. И.Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет академия театры солисткасы. Тавышы — колоратур сопрано.
  • Петров Александр Петр улы — Россия дәүләт эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясеннән VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты[10][11], Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, Екатеринбургта Словакия республикасының мактаулы консулы[12].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Об университете. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2020-10-27 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  2. Ведущие научные школы. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2020-10-31 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 100 лет главному корпусу. Пермский государственный гуманитарно-педагогический университет (2014). әлеге чыганактан 2020-12-10 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  4. Д. Михеенко. Прогулки по Перми: Башня над Сибирской. Комсомольская правда.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 История. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2020-08-10 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Капцугович И. С. . — Пермь: Книжный мир, 2014. — Б. 222. — 261 б.
  7. Факультеты и институты. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  8. Схема университета. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2021-03-05 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.
  9. Ректором ПГГПУ избран Константин Егоров. www.kommersant.ru (30 июня 2020).
  10. Итоги весенней сессии госдумы // Новости 41.
  11. Подслушивать всем! Депутаты собираются на срочную встречу с Путиным. Накануне прошло заседание Совбеза // Ura.ru.
  12. Почётный консул Словакии в Екатеринбурге // SlovakiaInvest. әлеге чыганактан 2019-01-16 архивланды. 2020-12-17 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Капцугович И. С. Биографический словарь: профессора и преподаватели Пермского государственного педагогического университета (1921—2003). — Пермь: Книжный мир, 2003. — 472 с.
  • Капцугович И. С. Пермский педагогический в судьбах людей: документально-публицистический очерк. Кн. 1-3. — Пермь: Книжный мир, 2006—2011.
  • Капцугович И. С. У истоков. Историко-публицистический очерк высшего педагогического образования на Урале. — Пермь: Книжный мир, 2014. — 261 с.

Сылтамалар үзгәртү