Шакир Насыйров (1899)
Шакир Насыйров, Шакир Вәлиәхмәт улы Насыйров (1899 елның 15 июне, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Микулин вулысы, Тайсуган — 1970 ел, ТАССР, Бөгелмә районы, Карабаш) — «Сәйяр» труппасы артисты, скрипкачы, соңыннан Карабаш мәктәбендә музыка укытучысы.
Шакир Насыйров | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Вәлиәхмәт улы Насыйров |
Туган | 15 июнь 1899 РИ, Бөгелмә өязе, Тайсуган |
Үлгән | 1970 ТАССР, Бөгелмә районы, Карабаш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | артист, укытучы |
Балалар | кызы Бәширә |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1899 елның 15 июнендә Самар губернасы Бөгелмә өязе Микулин вулысы (хәзерге ТР Әлмәт районы) Тайсуган авылында мулла гаиләсендә туган. Җиде ел Уфадагы мәдрәсәдә укый. Инкыйлаб сәбәпле, дин әһеле булу өметләре акланмый. Сәләтле егет (берничә тел белә, курайда, тальянда, мандолинада, скрипкада һ. б. музыка уен коралларында уйный) югалып калмый, «Сәйяр» труппасына артист булып урнаша. «Сәйяр» артисты, булачак драматург Таҗи Гыйззәт белән бер бүлмәдә яши. Габдулла Тукайны якыннан күреп белә. Труппа таркалгач, укытучылар әзерли торган курсларны тәмамлап, Карабаш авылына мәктәпкә эшкә кайта. 40 елдан артык балаларга музыкадан белем бирә, талантлы шәхес буларак, авылда концерт-тамашалар оештыра. Татарның күренекле артистлары (мәсәлән, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Хәким Сәлимҗанов), композиторлары (мәсәлән, Заһид Хәбибуллин) белән якыннан аралаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1947 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — «мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен».
ХәтерҮзгәртү
- Карабаш бистәсенең Тау Очы ягында Насыйров исемендәге урам бар.
ГаиләсеҮзгәртү
Биш баласы да матур җырлый, шуларның берсе — Бәширә Насыйрова, Татарстанның халык артисты (2021).
ӘдәбиятҮзгәртү
- Флюра Исмәгыйлева. Шакир Вәлиәхмәт улы Насыйров. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 51 бит.
СылтамаларҮзгәртү
- Динара Әбүзәрова. Авылым һәйкәлләре. «Бөгелмә авазы», 18.04.2012.