Хәйдәр Сафин

музыкант-аккомпаниатор, педагог

Хәйдәр Сафин, Хәйдәр Хәбиб (Хәбибулла)[1] улы Сафин (1953 елның 29 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Көлкәш) ― музыкант―аккомпаниатор, Казан педагогика училищесы укытучысы (1984―2009), А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле администраторы (2005 елдан), Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013).

Хәйдәр Сафин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Хәйдәр Хәбибулла улы Сафин

Туу көне

29 июль 1953(1953-07-29) (70 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Көлкәш

Эшчәнлек еллары

1976 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

музыкант-аккомпаниатор, педагог

Кораллар

баян

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Россия Федерациясе мәгариф отличнигы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре - 2013

Хайдар Сафин
Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Әлфия Авзаловага баянда уйный.
  Тышкы рәсемнәр
  Илһам Шакиров белән.
  Тышкы рәсемнәр
  А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле белән (сулдан беренче).

1953 елның 29 июлендә[2] Татарстан АССР Апас районы Көлкәш авылында тугыз балалы гаиләдә туган. Беренче гармунны әтисе Хәбибулла, укымышлы нәселдән булган әнисе Гөлҗамал алып биргән. Радиодан, пластинкадан ишеткән көйләрне үзлегеннән өйрәнеп, Хәйдәр хромкада да, тальянда да көйләр чыгара башлый.

Кызыл Тау авылы мәктәбендә 8 классны тәмамлагач (1968), Казандагы 29нчы һөнәр училищесына укырга керә. Кичке мәктәптә (хәзерге 17нче гимназия) укып, урта белем ала. Көндез төзелеш заводында эшли. Кичке мәктәптә укыганда үзешчән сәнгатьтә катнаша, Вәгыйзь Вәлиев оештырган музыка түгәрәгенә йөри, концертларда чыгыш ясый.[1]

1972 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә (Рәгъде Халитов классы). Марс Макаров җырчы Әлфия Авзаловага Хәйдәрне гастрольләргә баянчы итеп алып чыгарга тәкъдим итә. Студент егеткә атаклы җырчыга уйнавы авыр булмый, аның төркеме белән Советлар Союзын аркылыдан-буйга йөреп чыга.[1] 1976 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә Әлфия Авзалова төркемендә баянчы булып эшли башлый.

1973 елдан Ленин исемендәге Мәдәният йортында оешкан Татар хорында (хормейстер Суфия Шаһиева, баянчы Наил Бариев) музыкант-аккомпаниатор булып эшли. Соңрак Горький исемендәге клубка, Сара Садыйкова җитәкләгән хорга күчә. Әлеге хорга аккомпаниатор буларак, композиторлар Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров һ. б. әсәрләрен радиога яздыра.[1]

1976―1982 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә, музыкант-аккомпаниатор буларак, Татар хоры белән 37 җыр яздыра.

1980―1982 елларда Илһам Шакиров төркемендә эшли. Ул шулай ук Фәхри Насретдинов, Рафаэль Ильясовлар белән дә гастрольләрдә йөри.[1]

1984 елдан башлап, 25 ел Казан педагогика училищесында (1995 елдан көллият) укыта, укучылар ансамбльләренә аккомпаниаторлык итә. Эшендәге уңышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф отличнигы исеменә ия була.

2005 елдан А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле администраторы вазыйфасында. Ел саен ансамбльнең 200дән артык концертын оештыра. [3] Администратор буларак, филармония ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы чыгышларын оештыруда зур өлеш кертә. [4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Алсу Хәкимова. Милли җанлы сәнгать әһеле. Мәдәни Җомга, 21.07.2023 № 28, 11нче бит.
  2. Хайдар Сафин ВКонтакте
  3. Сафин Хайдар Хабибович. Сайт Татгосфилармонии им. Г. Тукая
  4. Государственный ансамбль фольклорной музыки РТ

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Алсу Хәкимова. Милли җанлы сәнгать әһеле. Мәдәни Җомга, 21.07.2023 № 28, 11нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү