Хәбил Бикташев – танылган татар көрәшчесе, дзюдо буенча СССР һәм Европа (1983, 1985) чемпионы, сумо буенча дөнья чемпионатлары (1993, 1994) бронза призёры. СССР атказанган спортчысы.

Хәбил Бикташев
Туган телдә исем Хәбил Хаҗи улы Бикташев
Туган 23 май 1957(1957-05-23) (66 яшь)
Самар өлкәсе Шонталы районы Татар Әбдекие авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре көрәшче, дзюдо
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены - 2022
СССР атказанган спортчысы (1985)
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әбдеки – Самар өлкәсенең Шонталы районындагы иң зур татар авылларының берсе. Кечкенәдән үк баһадир гәүдәле Хәбил 1957 елда шунда, Хаҗи Бикташев гаиләсендә дөньяга килә. Һәм, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, ул инде мәктәптә укыганда ук Сабан туйлары батыры булып танылырга өлгерә. Хәбил Бикташевның зур спортка тәүге адымнары шул Сабан туйларында бил алышудан башлана да.

Хәбилнең көрәшкә һәвәслеген әрмедә чакта күреп алалар. Самбочы буларак, ул озак еллар Куйбышев шәһәренең «Динамо» җәмгыяте данын яклый. Тора-бара халыкара спорт аренасына да чыга. 1983 елда аның исеме инде бөтен дөньяга танылу ала. Ул дзюдо көрәшендә авыр үлчәүдә Европа чемпионы исемен яулый. 1985 елда Сеулда (Көньяк Корея) узган дөнья беренчелегендә өченче урынга чыга. Тренеры - Н.Ф.Петров, ССРБ атказанган тренеры.

 
Хәбил Бикташев — Изге ният уеннары чемпионы, Мәскәү-1986

Шунысы кызык, күпмедер вакыт узгач, Хәбил Бикташев бездә шактый экзотик саналган япон көрәше – сумо белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда да ул, хәтта японнарның үзләрен дә шаккатырып, гаять зур күрсәткечләргә ирешә.

1992 елда 25 ил катнашында (шул исәптән Россия дә) Халыкара сумо федерациясе төзелә, һәм чемпионатлар үткәрелә башлый. 1993 елда узган II чемпионатта Самар спортчылары Рәфкать Шәфиев, Эдуард Кузнецов һәм Хәбил Бикташевтан торган Россия командасы, японнарга гына оттырып, 3 нче урынны ала. Ә Хәбил исә шәхси зачетта авыр үлчәүдә бронза медальгә лаек була. III чемпионатта Хәбил Бикташев үзенең уңышын тагын кабатлый, ләкин бу юлы инде ул абсолют үлчәү категориясендә өченче урынга чыга. Ә бу хәтта японнарның үзләре өчен дә шактый зур дәрәҗә булып санала. 1998 елда Подольск шәһәрендә Сумо буенча Россия федерациясе төзелә. Аны оештыру эшендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе – Хәбил Бикташев. Бер үк вакытта ул Самар өлкәсенең дзюдо федерациясен дә җитәкли.

Бүген Хәбил Бикташев – танылган эшмәкәр. Самар өлкәсе татарлары тормышына үзеннән гаять зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән мәчетләр салына. Сәләтле татар балаларына матди ярдәм күрсәтә. Самарда бер генә милли бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми. Сабантуйларындагы һәм Нәүрүз бәйрәмендәге көрәшчеләр бәйгесенең спонсоры, баш хөкемдары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2022«Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү