Татар Әбдекие

Шонталы районы татар авылы

Татар Әбдекие (рус. Татарское Абдикеево) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы татар авылы,[1] Каменка авыл җирлегенә керә.

Татар Әбдекие
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Шонталы районы
Координатлар 54°23'48.1"тн, 51°45'18.5"кнч
Нигезләнгән 1752
Беренче телгә алу 1752
Халык саны 474 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Татарское Абдикеево

Географиясе үзгәртү

Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба якынча 18 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы үзгәртү

Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя.[2] 1752 елда авылга нигез салына.[1]

1910 ел мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 4732 дисәтинә тәшкил иткән, земство почта станциясе эшләгән, 2 су тегермәне, сабын заводы, мәчет, мәдрәсә була. 1928 елга кадәр Бөгелмә өязе Әбдеки волосте үзәге була, 1924 елдан башлап, Богырыслан өязе Шонталы волосте составында.[1]

Халык саны үзгәртү

2002 елда авылда 537 (98% татарлар),[3] 2010 елда 474 кеше яшәгән[4], шуларның 452 кешесе татарлар.[1]

2017 елда авылда 212 хуҗалык исәпләнгән 500гә якын кеше яшәгән.[1]

1770-1780 елларда авылдан чуашлар күченеп Чуаш Әбдекие авылын нигезли.[5]

Шәхесләр үзгәртү

Авылның танылган кешеләре арасында дзюдо буенча СССРның атказанган спорт мастеры — Х.Х.Бикташев, физика‑математика фәннәре докторы Н.К. Гайсин бар.

Дин үзгәртү

Бүгенге көндә Татар Әбдекие авылында бер мәчет эшли.[2]

Социаль тармак үзгәртү

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Мәдәният йорты каршында «Сердәш» ансамбле оештырылган.[2]

2016 елда авылда икенче өлкә авыл Сабантуе уза.

Мәгариф үзгәртү

1910 елда авылда мәдрәсә булуы билгкде. 1930 елларда мәктәп ачыла, 2011 елдан Денис авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелә.[1]

Икътисады үзгәртү

1930 еллар башында Камил Якуб исемендәге колхоз оештырыла, 3 крестьян фермер хуҗалыгы эшли.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  2. 2,0 2,1 2,2 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
  3. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  4. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  5. Симаков В. Чувашские населенные пункты Самарской области (краеведческий словарь). — Чебоксары: Чувашская народная академия, 2005.